- 20.01.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №2 (20 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Газетада берәүнең язмасын укыгач, әнием белән озак бәхәсләштек. Язма авторы вакытсыз үлем була алмый дигән. Бу дөньяда барыбыз да вакытыбыз җиткәч, әҗәл белән кулга-кул тотынышачакбыз. Язмыштан калышып та, аны узып та булмый. Бөтен кеше дә бер яшьтә үләргә тиеш диелмәгән ич. Берәүләр гасыр буе яши, икенчеләре яшьли үлеп китә.
Әнием спортчы һәм актер Владимир Турчинский турында вакытсыз үлеп китте, ди. Газетадагы шул язмага таянып, шактый озын нотык укыганнан соң да, әниемнең үз туксаны туксан булып калды. 47 яшьлек ир-ат сау-сәламәт яшәп, һич көтмәгәндә аяк суза икән, бу вакытсыз үлем, имеш. Бер газетада Турчинскийның үлемен шулай ук “көтмәгәндә” дип билгеләгәннәр. Уйлап карасаң, әҗәлнең көткән кешегә килгәне бармы соң? Әнә, авылдагы күршебез мәрхүм Сания әби күптәннән үләсе килә дип йөрде. 100 яшендә бер күзен алдылар, бавырына операция ясадылар, әле шуннан соң да байтак вакыт йөгереп йөрде. Әбием дә “әҗәлем бүген, бүген килеп җитәр” дип туган-тумачаларны 15 ел буе куркытып, котыртып йөри. Каникулга кайтып, әби белән рәхәтләнеп сөйләшеп алыйм дисәм, һаман шул “бүген”нәр башлана. Ачу чыгып, җеннәрем белән бергә башка бүлмәгә кереп китәм.
Йолдызларның экрандагы белән тормыштагы образлары бик сирәк туры килә. Ян Арлазоров, Любовь Полищуклар хезмәтенә тугры калып, хәтта соңгы минутларын халыкка багышладылар. Турчинскийның үлеме шулай ук җәмәгатьчелекнең астын өскә китерде. Интернеттагы форумнар ботка сыман кайный башлады.
Динамит тәхәллүсе белән танылган Владимир Турчинский яздан бирле “Траст” банкының йөзе булып торды. Үлеменнән соң ике көн үтеп тә, Чаллының элмә такталарында “исән” иде әле. Ни хикмәт, әмма үлем көнне банкның рәсми сайтында элмә такталардан мәрхүм төшкән рекламаны алып кую турында мәгълүмат урнаштырылган иде.
Буыннар алмашын беркем туктатмады. Әллә йолдыз, әллә гади кеше үлгән – өстәгеләргә барыбер. Иң мөһиме – бу дөньяда сиңа дип билгеләнгән хезмәтне намус белән үтәү. Кемнәрдер аны бик тиз башкара, ә кемдер өчен күбрәк вакыт кирәк. Үлем нәкъ менә шушы гади формуладан гыйбарәт тә инде.
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Теләкләрең кабул булырмы?
Менә 2010 елны да каршыладык. Гадәттәгечә, мул итеп табын әзерләдек. Өй түренә чыршы алып кайтып утырттык. Үзем ел саен кибеттән алынган ясалмасын бизәп куйсам да, чынына өстенлек бирүчеләр дә күп. Шулай да бер төн өчен бу гүзәлкәй гомеренә балта чабу кирәк микән?
Балачакта Кукмара бистәсе каршындагы тауда гөлҗимеш, шомырт, миләш, балан, артыш куаклары үсә иде. 1941-45 елгы сугыш вакытындагы зәмһәрир салкын кышларда юкка чыгарылды алар. Авылда резервта торган солдатлар көн дә шуннан куак-агачларны кисеп, өй җылытыр, ризык әзерләр өчен өйләргә ташыды. Башкача мөмкин дә түгел иде.
Бу шыр калган тауларга 1965-1972 елларда кабат агачлар утыртылды. Әйдәп йөрүчесе райкомның беренче секретаре Атлас Булатов иде. Барлык оешма, мәктәп, балалар бакчасына, завод-фабрикаларга участок бүлеп бирелде. Шулай итеп, бердәм рәвештә эшкә алындык.
Бүген бу Кукмара тавы әллә кайдан куе урман булып күренеп тора. Биредә махсус чаңгы шуу урыны булдырылган. Туристлар да килеп, табигать кочагында ял итеп китә.
Әмма бу матурлыкка битараф булучылар да бар. Үз мәнфәгатьләре беренче урында. Алар бистә халкы көче белән утыртылган, сулар сибеп үстергән чыршы, наратларны кисеп, мунча, сарай корудан да тартынмый, бәйрәм кичендә өенә алып кайтып утыртырга да кыенсынмый. Ак, чиста яңа елны, минемчә, шундый миһербансыз адым белән башларга кирәкмидер. Аннан, халык хезмәтен санга сукмый алып кайтылган бу чыршы янында теләнгән теләкләр кабул булырмы?
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.
Төнге клублар кирәкме?
Пермь шәһәрендәге төнге клубта үлүчеләрне бик кызгандым. Шәһәребездә дә андый күңел ачу үзәкләре күп бит.
Күршебездә генә 18 яшьлек бер егет бар. 11 сыйныфны тәмамлап, институтта укый санала. Санала дим, чөнки төне буе клубта йөргәннән соң, көне буе йоклый. Өстерәп торгызып та караганнар, аннары чыгып китеп, 3 көн бөтенләй кайтмаган. Әниләре, клубка бармасын өчен, аяк киеменә кадәр яшергән. Ә ул иптәш малаеныкын кигән дә киткән. Әле укырга йөрергә машина сораган. Ул теләген дә үтәгәннәр: бер тотылган машина алып биргәннәр. Өч көн, өч төн йөреп, ахыр чиктә бәрдереп, эштән чыгарган. Ярты бәясенә сатып котылдылар.
Ул егетнең гаиләсе зар елый. Дәү әнисе военкоматка кереп, армиягә алыгыз, ичмасам, дип тә үтенгән. Юк шул, институтта укый санала! Ә клуб хуҗаларына акча гына кирәк. Яшьләрнең әти-әни акчасына төн буе күңел ачуында аларның эше юк. Пермь шәһәренең дә клуб хуҗасын күрсәттеләр: экранга сыймый. Имеш, шәһәрнең иң бай кешесе. Алар мал туплый, ә ата-аналар балаларын тыңлата алмыйча газап чигә.
Фәүзия ЗАРИПОВА.
Казан шәһәре.
Кайтаваз
Һәр чорның үз афәте
Узган ел газетабызның 36нчы санында Сания ханымның “Канәгать булыйк!” дигән язмасы урын алган иде. Анда эмигрантлар турында болай диелә: “Заманында яхшы тормыш эзләп, колхозда эшлисегез килмичә, чыгып киттегез”. Әмма чыгып китүчеләр арасында йөздән бере генә шуны күздә тоткандыр, бәлки. Чөнки 60нчы елларга чаклы авыл кешесенә паспорт бирү юк иде. Ә паспортсыз кая китәсең? Чыгып китүчеләрнең күбесе ФЗОга юл алучылар иде. Үзем дә шулар рәтенә керәм. Безне, 17-18 яшьлек малайларны, ирексезләп Кузбасс шахталарына җибәрәләр. Без, авылны ташлап китәсе килмичә, качып кайта идек. Тагын җибәрәләр, тагын качабыз… Шулай йөри торгач, 1948 елда Пермь өлкәсендә һөнәри училищега кереп, ике ел укыдым да хәрби заводта эшли башладым. Хезмәт кенәгәмнең беренче битендә үк “считается мобилизованным”, дип язылган.
1968 елда чакыру буенча Караганда металлургия заводына киттем. Союз таркалгач, Казахстанда чит ил кешесе булып калдым. Казахстан паспорты алырга куштылар. Паспортың казахныкы булмаса, пенсия бирмиләр. 1999 елда туган авылыма кайттым. Пенсиягә кызыгып түгел. Пенсиям анда күбрәк иде. Язмада: “Аларга җир, акча бирәләр”, – диелә. Белмим, кемнәргә бирәләрдер?! Мин җир дә, бер тиен акча да алмадым һәм андый кешеләрне ишеткәнем дә юк. Киресенчә, үземә күп чыгымнар чыгарырга туры килде.
Язмада сугыш елларындагы авырлыклар турында да әйтелә. “Шуңа күрә Җиңү көнен бәйрәм итәсе дә килми”, – диелә. Мине бигрәк тә шунысы кулга каләм алырга мәҗбүр итте. Чөнки мондыйларны инде беренче генә ишетү түгел. Кемнәргәдер безнең җиңелүебез кирәк булды микәнни? Сугыш булмасын өчен нишләргә кирәк булганын берсе дә әйтми. Сугышмыйча бөтен илебез белән пленга бирелергә кирәк булдымы? Алай җиңел булыр идеме? Сугыш безгә генә түгел, бөтен дөнья халкына кайгы китерде. Сугыш бетү халыкларга шатлык, бәйрәм алып килде. Бу очракта ил башлыкларыбызга рәхмәт. Елдан-ел Җиңү бәйрәменә әһәмиятне, игътибарны арттыралар.
Әйтеп карагыз: кайсы чор кайгы-хәсрәтсез булды? Элекке заманнарда ваба, үләт, тиф чирләре күпме кешене кырган. 21нче елгы ачлык… Ә хәзер СПИД, наркомания, эчкечелек…
Сугыш авырлыкларын мин үз башымнан кичергән кеше. Алар турында күп языла, күп сөйләнә. Бар да дөрес. Шулай да ул вакытта халык тирән кайгыда гына утырды, дип уйламагыз. Ул чорда да күңел ачулар, бәйрәмнәр булды. Менә аларын хәзерге заман кешеләренең күбесе белмидер. Сабан туйларын өчәр көн бәйрәм итә идек. Дөрес, мәйдан булмый иде. Бәлки, газета битендә минем сүзне куәтләп язучылар да табылыр.
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.
Тугач та картайдым
Сабый һәм үсмер чагым сугыштан соңгы авыр чорга туры килде. Шуңамы, балачак, үсмер еллары бәхетле мизгелләр булып истә калмаган.
Үсеп, аз гына кул астына керүгә, әнигә булыша башладым. Чөнки ул берьялгызы җигелеп тормыш йөген тарта иде. Ярар инде, бу авырлыкларны ил белән күтәрдек. Анысына үпкәләмим. Кыскасы, тугач та картайдым мин.
7 сыйныфны тәмамлагач, әни эшкә җибәрде. Анда олы-олы апалар рәтендә бертигез эшләп, әнигә үз ярдәмемне күрсәтә башладым. Әти-әниле тигез гаиләләргә кызыгып, балаларга хас көнләшү белән карый идем. Терәүледән якты өйгә күчү нияте белән янганга, ирләр хезмәтеннән дә чирканмадык. Менә шулай өй дә җиткердек. Ләкин анда тору миңа насыйп булмады. Күрше авылга урлап киттеләр.
Алдагы көннәремдә укып, кеше булу хыялларым челпәрәмә килде. Әни сүзен тыңлап, ирле тормыш җиңелрәк булыр дип, ризалаштым.
Төшкән җирем бик мактанырлык түгел иде: ике тәрәзәле салам түбәле гади өй. Әле шуның өстенә авыру каената, каенана бар иде. 17 яшь кенә булуга карамастан, килен хезмәтен җиренә җиткереп башкардым дисәм дә алдамыйм. Алар зарланырлык кеше түгел иде. Мине газиз кызларыдай яратып, үз иттеләр. Соңгы юлга да кешедән ким-хур итми озатып, инде ничә еллар буена рухларына дога иңдереп яшим.
Менә шулай төшкән җиремдә таш булып, җәбер-золымнарга түзеп, 6 бала үстердек. Ирем салу белән мавыкса да, зыянлы кеше булмады. Авылда аны хөрмәт иттеләр. Ләкин иремнең апалары кырыс, явыз булды. Яшьлек белән аларга да түзелгән, күңелдә ачу хисләре сакланмаган иде.
Тормыш бераз җайга салынып, балалар үсеп, ирем дә дин юлына басып, матур гына яшәп ятканда, тормыш юлдашым үлеп китте. Хәзер аның вафатына да 7 ел узды. Ялгызлык бик тә авыр нәрсә икән. Хагын-нахагын ишетергә туры килә. Күңелемне рәнҗетеп, төрле ялган ялалар ягып, апасы тагын үзенең мәкерле эшләрен дәвам итте.
Апасы бездән ерак тормый. Җизни булган кеше дә 75 яшен тутырып, һаман дөнья көтә, әмма барыбер апабызга ярый алмый икән. Менә беркөн, аяз көнне яшен суккандай, миңа хәбәр җиткерделәр. Имеш, җизни белән очрашам икән. Үземә дә гаҗәп: кайда, кайчан? Мескен гәүдәсен җыя алмыйча көчкә йөргән бабай белән очрашам микән?
Инде башкасына исең дә китмәс иде. Чөнки мине Хак Тәгалә, авыл халкы белә. Беркөн иртән иртүк күршегә шалтыратып сорый икән: “Анда безнең җигүле ат тормыймы, безнекенең анда кергәнен күрмәдеңме?” – дип. Ә ул вакытта мескен “сөяркә”м печәнгә киткән булган.
Апа кешебез биш вакыт намазын калдырмый торган кеше санала. Диндә гөнаһларны ярлыкарга, ир хакын хакларга, кешене рәнҗетмәскә, дигән. Менә шушы кешегә нахак ягып, авыл буйлап ямьсез ялган сөйләү килешә микән?!
Тагын шунысы гаҗәп: өендәге бәләкәй оныкларына бабагыз сезнең шул апа белән йөри, аларга кермәгез, дип тә әйтә икән.
Имеш, мин сихерләп, ирлеген көчәйтә торган дару эчерәм икән. Берсендә ул авыл халкы алдында тәмам оятка калды. Иренең эчке киеменә борыч сибеп куйган. Ни гаҗәп, ул борыч миңа түгел, аңа эләккән.
Аллага шөкер, шушы нигеземдә 47 ел яшәп, көн күреп ятам. Ике як күршемдә дә тигез гаиләле кешеләр яши. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, тату гомер итәбез.
Алты балам да үз тормышларын корып яши. Укып кеше булдылар. Кайтып булышып китәләр.
Балаларым кунакка кайткач та: “Апаның хәлен белегез”, – дип, аларны гел шунда җибәрә идем. Әтисенең апасы бит, кан туганнар.
Хөрмәтле укучылар, мондый хәлләргә дучар булуым, бәлки, көлке дә тоелыр. Шулай да моны ничегрәк аңларга?!
Сания апагыз.
Мамадыш районы.
Комментарии