Тәүбә ит, улым!

Әй, кызу канлы да Галимулла. Ярты сүздән аны аңламасаң, берсүзсез һәр әмерен үтәмәсәң, сүз белән дә, кул белән дә камчылый иде. Кызулыгы нәселен киптереп корыта иде. Бу – Галимулланың үзеннән соң балаларына да (2 кыз һәм 2 малай) бирелгән булып чыкты. 40 яшьтән гүргә керүенең сәбәбе дә шул ук кызулык, дуамаллык. Кешегә күпме гомер бүләк итү кодрәте Аллаһы Тәгалә кулында шул.

…Минҗамал сабыен имезеп утыра иде. Сабыйның мес-мес имүеннән изрәгән хатын Галимулланың бар көченә атны куып киң урамга сыеша алмый кайтып туктавын ишетми калды. Сүгенә-сүгенә чыбыркысын шартлатып килеп тә керде, Минҗамал битенә сугып та җибәрде. Сабый бер якка, хатын икенче якка тәгәрәде. Илереп елаган белән чыбыркы чыжлаган тавыш шактый вакыт яңгырап торды. Минҗамал капка ачып өлгерә алмаган өчен җәза иде бу.

Шактый еш кабатланган мондый күренешләр балалар йөрәгенә сеңми каламы соң? 100 яшьлек бабай сүзләреннән дә шүрләмәде дуамал ир. “Алай итмә, улым. , әни, сабый күз яше төшә алар. Тәүбәгә кил”, – дигәч, берәр атна туктап тора иде үзе.

Дөрес, сүз белән камчылавы туктамады: ни генә әйтми иде ул! Бәлки, пәке кебек үткен сүзләре белән кешене рәнҗетәм дип тә уйламагандыр. Кыскасы, үзе дә рәхәт гомер кичермәде, гаиләсенә дә рәхим-шәфкать күрсәтмәде. Ә 40 яше тулган көнне атын ак күбеккә батканчы куган Галимулла аты-ние белән су төбенә китте. Бик кызу куган, ишелгән күперне күрерлек хәлдә булмаган. Менә шулай, дөньяны куып тотып яңаклыйм дигән баһадир ир 4 баланы ятим итеп, дөньядан китеп барды.

Минҗамал беркайчан да газиз иренә үпкәләмәде. Күгәргән җирләре бетеп тормаса да, үпкәли белмәде ул. Нинди генә михнәтләр күрсә дә, үз уена чумып яши бирде. Язмышына буйсынып, авызын биш йозакка бикләде, күзен сукырайтты, ир күзенә чалынмаска тырышты. Бар кайгырганы – балалары шуны күреп үсте. Алар белән ни булыр? “Аталары тарафыннан мәрхәмәт булмаса да, әти белән үскән булырлар иде”, – дип йөрәге сызлады.

Гомер үтте. Ул елларда хатын-кыз күргән мәшәкатьне бернинди үлчәүләргә дә салып үлчәп булмыйдыр. Революция, ачлык, репрессия, сугыш еллары… Җилкәләреннән көлтә, кулларыннан уфалла төшмәгән, ансат дигән сүзне, гомумән, кулланмаган елларда балаларга наз эләкмәде диярлек. Тормыш арбасын тартулар, ай-һай, авыр иде. Дөньясы күпне күрде, күпне кичерде, бихисап язмышлар бертөрле булды. Кая инде аларны сыйпап утыру? Исән калу турында уйларга кирәк иде шул ул заманнарда!

Аккан сулар кебек еллар үтте. Бакый дөньяга күчкән ирен искә төшереп балалар үсеп җитте. Ни хикмәт, дүртесе дә бер тамчы кебек әтиләренә охшаган. Ник берсе әнисе кебек булсын! Холыклары белән дә… “Бигрәк үзен калдырып китте инде”, – дип көрсенгән чаклары да аз булмады. Күпне күреп үссә дә, әллә нинди генә иде алар. Ир балалары сугыша, кыз балалары күзләре чәчрәп чыкканчы ызгыша, кайчак чәчләренә дә ябышалар иде.

Ананың төпле киңәшләре берсенә дә үтмәде. Үгетли башласаң, артлары белән борылып басарлар иде. Дустанә яшәү турында хыялланырга да юк. Ә үзара тату булган вакытта әниләренә ташланалар: башта сүз белән, аннан куллар да хутка китә. Иң төпчеге Гамирулла кыйнаганда, ник берсе ярдәм итсен дә яклап арага керсен. Ыгы-зыгыга тирә-күрше керә башласа, әниләрен идән астына ябып куялар иде.

Минҗамал бик булдыклы, аш-суга оста булса – кызларында уңганлыкның эзе дә юк. Алар фермага, кыр эшләренә бик теләп йөрсә дә, тегү-чигүгә исләре китмәде. Ана күпме генә тырышса да, ирдәүкә кебек дырык-дырык урамда да, кырда да аның кызлары чапты.

Төпчеге Гамирулла әнисе эштән кайтканны көтеп тормыйча, терлек-туарны карый. Кош-кортка җим сала, эре терлеккә башак болгатып бирә, мичкә дә ягып куя. Бер генә дә кул кушырып утырмый. Ләкин иң катысы әнисенә аңардан эләгә бит. “Ходайның рәхмәте, әтисен күрмәде дә, әтисе аны тәрбияләмәде дә, ә ул аны кабатлый, кан белән бирелә икән ул холык дигән нәрсә”, – дип елады ана. Тиргәп тә карады, юмалап та карады – үзенекен итте кул уйнатмый сөйләшә белми торган егет. Төенчегемне асып хәер сорашып йөрмим, барыбер түзәм дигән ана рәнҗемәде, елады да елады гына. Бөтен авыл еласа да, шул хәтле күз яше җыелмас иде, мөгаен.

Олы кызы Зәйнәп читкә киткән җиреннән Казах далаларында кияүгә чыгып калды. Еллар буена сәлам хаты да килмәде. Икенче малае Рәшит Украинага китте. Кунакка кайтуы гел сугыш-талаш белән тәмамлана. Кызы Рәшидә күрше авылга хәерле нигезгә булып төште. Ләкин үзенең эш-гамәле, холкы белән нигезне таратып диярлек бетерде дә ире белән читкәрәк китеп урнашты.

Гамирулла төп йорттан беркая да китәргә теләмәде. Улының тыныч кына эшкә барып кайтуы, ипле генә сөйләшүе ана күңеленә җылы яңгыр булып яуды.

Минҗамалдагы сабырлык бик сирәк кешедә була торгандыр. Аның сабырлыгын бәяләүче генә булмады. Намазын калдырмаган, пәйгамбәрләр аша кешеләргә иңдерелгән изге китаплар кулыннан төшмәгән ана күпме газап чикте, михнәт күрде. Улы тарафыннан кыйналганда, Ходайдан сабырлык сорады. Олы күңелле ана: “Мин рәнҗемим сиңа, улым, ләкин Ходайдан ярлыкау сора. Тәүбә ит, тәүбәгә кил”, – дип ялвара иде. Ана шулхәтле изге күңелле ки, баласы кыйнаганда аркасын куеп тора иде. Гүя катырак җирләренә сугып, кулын авырттырмасын дия… Тирә-күршедән, таныш-белештән ярдәм сорый алмады – урыны идән асты булды. Тән авыртуы басылды ул, ә җан авыртуы басылмады, билгеле. “Сабыр бул, бераз түз, акылына килер”, – дип үз-үзен юатты.

Уза бит гомер дигәнең. Шулай әйле-шәйле йөргән арада даладан адрессыз-нисез хат кисәге килеп төште: “Зәйнәп үлде. Дулап далага киткән җиреннән адашкан. Ком буранына эләккән. Малай Арысланбәкне сезгә бирмибез, килеп йөрмәгез. Хушыгыз”. Әнисенә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булмаса да, әни кеше өчен барысы да кадерле бала. Куанычы булып үсмәде, бәхет гөленең чәчәге булмады Зәйнәп, ләкин “әни” диеп дәшкән балага ничек бәхет теләмисең, ничек утка-суга кермисең?! Әни бит балага якты өмет баглый, киләчәктә сине акыллы, иң матур, бәхетле итеп күрә. Вакытсыз агарган чәченә тагын кырау өстәп, Украинадан Рәшит улы гаиләсен калдырып кайтып төште. Канаты сынган улына карап көенде Минҗамал. Намаз артыннан озак кына улының бәхетле булуын теләп, дога кылды.

Баштарак үзен тыныч кына тоткан Рәшит Гамирулла белән бергә төне буе шайтан суы эчеп утыра торган булып китте. Аннан китә ызгыш, сугыш, тәмсез тел, кул уйнату. Мәхшәр шушы буладыр дип поскан анага да эләгә. Идән астында күгәргән урыннарын сыйпап, сызланып утыра да, тегеләр йоклагач, чыгып, җимерек-ватык әйберләрне җыештыра. Үзен кыйнаганнары өчен дә түгел, үзен кызганудан узды инде ул, балаларының бәхете булмаганга елый. Рәшит хәзер югалткан гаиләсенең үчен дә әнисеннән ала. Әйтерсең әни гаепле. Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кеше әни икәнлекне аңламыйлармы соң алар?! Гел шул халыкка гына кайтарып калдырып булмый бит инде мондый вәхшилекне!

Ярар, яшь чак – юләр чак, кызу чак дисең. Ә бит олыгаеп барган кеше Тәүбәгә килергә тиеш! Тәүбә итәргә бер дә соң түгел! Ялгыз гомер кичерүче көтүче Гамирулла янында азапланып яшәгән Рәшитнең Украинага китеп өлгерүе булды, шахта басып үтерде дигән хәбәре килеп төште. Бу хәл ананы да, калган туганнарын да тетрәндерде. “Нишләп минем балаларым шулай иртә һәм фаҗигале төстә җир йөзеннән китә соң? Берсен ком бураны күмде, икенчесен шахта басты. Гел караңгы да караңгы. Үз гомерем дә гел караңгыда, идән астында үтте, әллә Ходай шулай җәзалый микән аларны?

Бер айнык көнне Гамируллага бу турыда сүз катты: “Тәүбәгә кил, улым, яшең бара, намазга утыр, мәчеткә йөр”. Бу сүзләр сакал-мыек баскан “бала”ның бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты.

Әйе, кеше гомере – чәчәк гомере. Ул бик кыска, тиз үтеп китә. Камыр баскан җиреннән Ана бу җирдән китеп барды. Ап-ак урын-җире җыелмаган, Коръән китабы ачылган килеш калган. Барлык сынауларны үтеп, сиксәнгә җитеп үлде. Ярабби, өсләренә карап елап үләрлек. Рәшидә белән Гамирулла сыңар күз яше дә чыгармады. Гаҗәпләнергә юк – каты бәгырьле була бит ул. Аның каравы, авыл халкы ничек олылап озатты аны. Картлык көнендә анасына булышмаган, аны якламаган, тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кадаклаган караңгы өйдә яшәгән Рәшидә әнисенең кырыгын үткәргән көнне дөм исерек иде. Тукталышта утырып хәл алгач, кайтып китәргә иде исәбе. Ләкин һаман изри барган тәнен тотарлык рәте юк. Торып басуы булды, авып китте. Үрмәләп озак барырга туры килмәде, җылы су торбаларын алыштырырга дип казылган чокырга мәтәлде. Өстенә байтак кына кызыл балчык ишелде. Эзләрен яңгыр юды. Хәер, аны эзләүче дә юк иде бит. Икенче көнне иртән генә табып алдылар.

…Гамирулла кайгыга батты. “Нишләп һаман чокыр да чокыр, караңгылык соң? Ком бураны, шахта чокыры, тукталыш артындагы чокыр…” Өзек-өзек хәтер ялгарга тырышып, үлемнәрен шулай тапкан туганнары турында уйлады. Әниләрен дә гел чокырда яшәттеләр бит. “Рәнҗемәдем сезгә, улларым, кызларым”, – дия иде бит ул! Кеше рәнҗемәсә дә, күз яше төшә, диләр! Әллә, чыннан да, шулай микән?! “Мин дә шулай ялгыз, караңгыда үләрмен микән?” – дип шүрләп куйды. Шыр ялгыз бит ул, үлгәндә авызына бер кашык су салучы да булмаячак. Тиле-миле холкы тирә-күршене биздерде. Туган-тумача юк. Нишләргә? Соңгы араларда идән астыннан әнисенең елаган тавышы ишетелә сыман. Шәүләсе дә чагылып киткәли. Әллә әзрәк башына да сукты инде?! Сул якның авыртуына чама юк.

…Сакал-мыек баскан, ач-ялангач, саташып яткан Гамирулланы “Ашыгыч ярдәм” машинасына салып күршеләре озатты. Ишеккә терәү генә куйдылар. Анда кем керсен? Күз яшьләре елга булып аккан йортка кем аяк басарга җөрьәт итәр икән? Булган әйбер күптән бер яртыга сатылган, Коръән китабы чормада тузып ята.

Табиблар, йөрәк чирен дәвалагач, аны йортына билгеләде. Анда Гамирулла тазарып, чистарып, матураеп китте. Ашау яхшы, өс-баш каралган, эше юк. Йөрәк үзен сиздерә, ләкин алтмышта кем сау-сәламәт булсын?! “И җәннәт икән монда, нинди игътибар! Һәр сүзеңә колак салалар, теләкләреңне үтәргә тырышалар”. Ләкин холык, шәүлә сыман, артыңнан ияреп йөри икән ул. Монда аяк баскан көннән үк җитәкче белән әйткәләште, күрше бүлмәдәгеләргә теләсә нәрсә әйтте. Ни генә булса да, яшәде үзе. “Менә туганнарым нинди үлем белән китте. Ә мин нинди яхшы яшим! Алар кебек тилмермәячәкмен. Үлсәң дә, кадерләп күмәләр. Урын-җирем нинди яхшы, йомшак. Тамагым тук, вак-төяккә акчам бар. Бар нәрсәм дә җитеш. Әниемне нык рәнҗеттем инде, дөрес. Ләкин нинди рәхәт яшим гомер азагында. Әни тәүбәгә кил диде. Тәүбә итәмме соң?! Болай да яхшы яшим. Бернинди хәсрәтем юк монда”, – дип фикер йөртте.

Бар да яхшы гына бара кебек. Әгәр менә шул ак яулык ябынган әнисе һаман төшенә кереп йөдәтмәсә. “Чыгарыгыз, улым, идән астында миңа салкын бит!” Гел бер үк күреп, тирләп-пешеп уяна Гамирулла. Аллаһы Тәгалә белән очрашачак бер көн булачагын һәм ул көнне һәр гамәле өчен хисап бирәчәген вакыт-вакыт искә төшергәләде. Үзенең Ходай хозурына күчәчәген күз алдына китерде. Үлеме дә җиңел булачак, аны кадерләп күмәчәкләр. Әйтерсең ул ата-ана хакын хаклап яшәгән, әйтерсең ул кабахәт булып әнисен еллар буе караңгы гүр кебек идән астында яшәтмәгән, әйтерсең хата кылган очракта да тәүбә иткән, Аллаһыдан кичерү сораган…

…Ял көне төне буе яңгыр яуды. Бер генә минут та туктамаган яңгырга карап, Гамирулла йокыга китә алмый азапланды. Ә йөрәк – авыр таш, борылып ятарга да ирек бирми. Биш минутка күзен йомган иде, төш күрде. Имеш, бик-бик караңгы чокыр. Шунда әнисе тәсбих тартып утыра. “Улым, бәгырем, мин моннан чыгам. Туганнарың монда, алар бик интегә. Син дә монда төшмә. Гөнаһлардан мөмкин кадәр ерак тор. Раббыбыз безнең күңелдә ниләр барын бик яхшы белеп тора. Хак, Ул тәүбә иткәннәрне кичерүче. Ходайдан ярлыкау сора, тәүбә ит, улым”. Шундый матур төш, Гамирулла күзләрен ачуга, коеп торган яңгыр тавышына кушылып эреп бетте.

Ниһаять, таң атты. Хәлсез, агарып калган ир бер карарга килде: кайтып идән астын күмеп килергә! Үзалдына сөйләнеп йөргән Гамирулланы, берничә сәгатькә дип сорагач, шул якка баручы машинага утыртып озаттылар.

…Кайтты. Ул үзләренең бәрәңге бакчалары турысына килеп туктады. Як-ягына караңгалап алды да киртә аркылы бакчага сикерде һәм, буразна буйлатып кына барып, арт капкадан йортка керде. Ярабби, ник бер әйбер кузгалсын. Җыелмаган урыны да үзеннән соң ничек калган, шулай торган. Ниндидер ис борынны ярып керде. “Күптән кеше тормаганнандыр”, – дип уйлады йорт хуҗасы.

Менә ул төшенә кереп йөдәткән идән астын ачты! Ачу белән типте, каты көчәнеп ачып җибәрде. Шул мизгелдә йөрәк үзен сиздерде. Тәнендә җиңелчә калтырау булса да, әкрен генә атлап көрәк алып керде. Исәбе — идән асты чокырын күмү һәм мәңгегә оныту! Шул уй белән көрәген тоткан иде, йөрәк шундый иттереп китереп кысты – ул бөгелеп төште. Бөтен дөнья зырлап әйләнә, хәл бетә, күз аллары караңгылана, тын алуы авырлаша бара. Шундый хәлдә күпме яткандыр, борынына ят ис килгәнгә күзен ачса, каршында дуңгыз басып тора. “Ә-ә-ә, менә каян ис килә икән, менә ни өчен ишек яртылаш ачык икән! Дуңгыз ияләшкән икән монда!” Әгәр Гамирулла тора алса, мич артыннан идән астына таба дуңгыз борыны белән казып ясаган тишекне күрер иде. Тагын әзрәктән Гамирулла инде үзенең монда мәңгелеккә калачагын аңлады. Чөнки аяктан салкын алды, аң томалана башлады. Ярдәм сорарга юк, аның кайтканын да беркем күрмәде дә, белмәде дә. Капкадан да кермәде бит, ичмасам. Үз өенә качып керде, әйтерсең гаепле!

Менә аңын ярып ниндидер яктылык сирпелде – ул әнисенең төштә әйткән сүзләре икән! Икенче мизгелдә күз алдыннан кылыч кебек “Тәүбә” сүзе узды. Соңгы көчен җыеп торырга маташкан Гамирулла “т-т-ә-ә-ү-ү…” дип кенә өлгерә алды, ачык идәннән дуңгыз шактый тирәнәйткән чокырга очты. Аның ни әйтергә теләгәнен, үзе ясаган тишектән идән астына төшеп килүче дуңгыз гына ишетте, бугай…

P.S. Язмалары белән күңелгә үтеп кергән укучыбыз бүгенге сәхифәдә билгесез булып калырга теләгән.

Комментарии