Беренче нигез ташы

Беренче нигез ташы

Төрле сәбәпләр аркасында таралган, яшәүдән туктаган, бетерелгән авыллар бихисап күп. Фәкать зиратлары гына сакланып калган ташландык салалар Татарстанда да җитәрлек. Бердәмрәк булганнарның, уртак килешүгә ирешеп, зиратларын койма белән әйләндереп алулары, җәйләрен бер көнне җыелып туган төбәккә кайтулары һәм Сабан туйлары үткәреп, кадерле очрашу мизгелләре вакытында күңелләрен бушатулары турында ишетеп-белеп торабыз. Әлбәттә, мондый матур традицияләр тууы күркәм күренеш. Ә менә болар белән генә чикләнмичә, үзләренең яшәүдән туктаган авылларын торгызу, яңадан яшәтеп җибәрү өчен җан атучылар хакында әллә ни хәбәрләр юк әлегә. Хәер, ни сөенеч, андый җанатар бар икән республикабызда. Ул – Чаллы каласында яшәүче Рәфыйк Йосыпов. Чистай районындагы, өстән кушу буенча бетерелгән туган авылы Тубылгыны яшәтеп җибәрү өчен җиң сызганып эш башлап җибәргән, әле җитмәсә, бу изге башлангычка энесе Рәисне дә җәлеп иткән.

Алты дистә ел гына яшәп калган Тубылгы совет хакимияте ныклап урнаша башлаган 1929нчы елда оеша, дөресрәге, 7 мәчетле, 7 мәхәлләле Татар Талкышы авылыннан аерылып чыга. 2015нче елда Казанда нәшер ителгән «Тубылгым» китабында язылганча, «1929нчы елда Чистай кантоны Советы башкарма комитетының җир бүлеге Талкыш авылы халкына да, мәхәлләләп, чәчүлек җирләре бирә». Хөкүмәтнең «Җир турындагы декрет»ка нигезләнеп кылынган бу масштаблы чарасын тормышка ашыру алдыннан, җирләрне бүлеп бирү шобага салып эшләнә. Бүлеп бирелгән җирләр шактый ерак булганлыктан, Татар Талкышы халкы дүрт мәхәлләне аерым, мөстәкыйль авыллар итеп күчереп утыртырга килешә. Нәтиҗәдә Талкыштан 3-8 чакрым ераклыкта урнашкан яңа Болгар, Кызыл Ялан, Уракчы һәм Тубылгы авыллары барлыкка килә. Иң әүвәл, кырыклап хуҗалык, бер мәхәлләгә дә кушылмыйча, үз белдекләре белән аерылып чыга һәм урман буена күчеп утыра. Чаткы атамасында йөргән ул авыл 1967нче елда яшәүдән туктый, ә яңа урында иң соңыннан нигез салган Тубылгы 1989нчы елда тәмам таралып бетә.

Ул чактагы күченү эшләренең ни дәрәҗәдә мәшәкатьле, авыр булганлыгы Рәфыйк бәян иткән сәхифәләрдә бик ачык чагылыш таба. Чынлап та, салам түбәле өйләрне, абзар-кураларны сүтеп, арбаларга төяп яңа урынга күчереп салулары бер дә җиңелләрдән булмый аттан башка транспорт чарасы төшкә дә кермәгән ул заманнарда. Әле җитмәсә, туган нигезне ташлап китүләре тагын да ныграк җанга тия, күңелләрне үксетә, җелеккә төшә. Хөсәен мулла имамлык иткән бишенче мәхәлләгә керүчеләрнең шобага төшкән җирләренә соңарып күченүләренең төп сәбәбе – авыл нигезләнәсе урынның бер өлеше ак туфраклы булуга бәйле. Икенче урам артында уйсулык җирләр башлануы да күпләр күңелендә ризасызлык тудырган. 1930нчы елга Тубылгы авылында барлыгы 86 хуҗалык көн күрүе мәгълүм. Бу урында һәр мәхәлләнең үз имамы, үз мәчете һәм үз тегермәне белән «башка чыгу»ын әйтеп китү мөһим. Чын табигать могҗизасы булган сихри күл тирәсенә сыенган авыл яхшы гына тернәкләнеп китә, зур авырлыклар белән «Тубылгы» исемен йөртүче ике бригадалы колхоз оеша, башлангыч мәктәп бинасы сафка баса. Рәфыйк күңеленә әтисе Рәшит абзый сөйләгән хатирәләр нык уелып калган. Аның әйтүе буенча, колхозның беренче рәисе Сибәт Гыйззәтуллин үтә кырыс, таләпчән һәм усал кеше булган. Мөгаен шуңадыр, җитәкчелек дилбегәсен үз кулларында озак тотарга туры килми Сибәт абзыйга, ике-өч елдан аны Садыйк Шәфигуллин алыштыра. Гомумән алганда, 1931-1960нчы елларда «Тубылгы» колхозы белән 11 кеше рәислек итә. Ә инде илнең ул чактагы җитәкчесе Никита Хрущев тарафыннан эреләндерү сәясәтенә нигезләнгән кампания башланып киткәч, биш авыл зур бер «Жданов» колхозы булып берләшә.

Ни аяныч, башланып киткән сугыш матур гына яшәп яткан авылның нигезен шактый нык какшата. Бигрәк тә, Бөек Ватан сугышына киткән 72 ир-атның 37се туган якка әйләнеп кайтмавын Тубылгы авылы авыр кичерә. Сугыш яралары әкренләп төзәлә, тормыш үз көе белән дәвам итә. 1967-1968нче уку елында Тубылгыда башлангыч мәктәпнең кирпечтән салынган яңа бинасы сафка баса. Ул елларда мәктәпкә йөрүчеләр санының берничә дистәгә җитүен исәпкә алсак, бу, һичшиксез, авылның киләчәген кайгыртуның гүзәл бер үрнәге буларак кабул ителергә хаклы гамәл. Мәктәп бар икән, димәк, авыл яши. Гомумән, Әсвәт Исмәгыйлов бригадир булып эшләгән ул чор, авылда зур төзелеш эшләре башкарылуы белән үзенчәлекле. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкәннәре дә күршеләргә үрнәк итеп куярлык: 50ләп хуҗалыгы булган авылның 4 фермасында мең баш үгез симертәләр, мең ярымлап гектарда иген игәләр. Ильяс Әхмәтҗанов бригадир булып эшләгәндә дә, авылны яшәтеп калу өчен күп көч салына, тик, ниндидер сәбәпләр аркасында, Тубылгы киләчәге булмаган салалар арасына эләгә. Шуннан соң авылга газ кертмиләр, хәтта туган нигезләрен бетерүгә каршылыкларын сындыру максатыннан чыгып, Татар Талкышы авылында Тубылгы механизаторлары өчен бушлай йортлар салып бирәләр. Әлбәттә, 10 гаиләнең уптым-алагаем китеп баруы эзсез үтми, нәтиҗәдә авыл әкренләп тарала башлый һәм 1989нчы елда бөтенләй яшәүдән туктый. Иң ахырдан гомере буена укытучы булып эшләгән Динә Гатина күченә: мәктәпнең соңгы директоры да, кызын кияүгә биреп, иң соңгы туй үткәрүче дә ул була. Хуҗасыз өйләр әкренләп җимерелеп бетә. Иң азактан, 2004нче елда, совет чорында да сакланып калган мәчетнең манарасы авып төшә.

Татар Талкышында урта белем алып Чаллыга килеп төпләнгән, шунда гаилә корган һәм тормышта үзенең лаеклы урынын тапкан Рәфыйк моннан берничә ел элек Татар Талкышының урта мәктәбен тәмамлаучы классташлары һәм аларның гаиләләре, мөгаллимнәре һәм сыйныфташларының туган авыллары турында гаять бай мәгълүмат туплап, китап нәшер иткән. 1990нчы еллар башыннан Әсвәт Исмәгыйлов инициативасы белән ел саен оештырылучы Сабан туйларын үткәрүгә дә акчалата ярдәм итеп тора Рәфыйк белән Рәис Йосыповлар. Һәр елны июль аеның соңгы атнасында зират янында үтә ул күркәм милли чара. Зиратлары тимер коймалар белән әйләндереп алынган, бер дигән өе бар. Тик болар гына юаныч була алмый Рәфыйк күңеленә. Авыл беткән кебек, яраткан Тубылгылары, анда алты дистә ел гомер кичергән якташлары белән бәйле хәл-вакыйгалар да хәтерләрдән җуелыр, дигән күңелсез уйлар изалый җанын. Барысын да кат-кат бизмәнгә салып караганнан соң, авылны торгызырга кирәк дигән ныклы карарга килә ул. Моның өчен исә, беренче чиратта, үрнәк өчен, үзеңнең йортыңны салып кую, ягъни тәүге нигез ташын булдыру шарт. Уен эш түгел, әүвәл үз ниятен энесе белән уртаклаша. Юкка чыккан авылны әрәмәлек каплап киткән, кайтып йөрер өчен юлы да юк, аннан килеп, Чаллы белән ике араны 150 чакрым аерып тора. Мәгәр авылны кабаттан тергезү, яшәтеп җибәрү теләге шул кадәр көчле була ки: ике туган бу изге эшкә алынырга карар кыла һәм җиң сызганып эшкә керешә.

Әлбәттә, проблемалар җитәрлек, бер әзерлексез кайтып нигез кора башларга алына алмыйсың, әле бит якташларның да хәер-фатыйхасы кирәк. Иң башта Чистайда яшәүче авылдашларын «Водоканал» директоры Тәлгать Әхмәтҗанов кабинетында җыя Рәфыйк. Сөйләшергә килүчеләр арасында Тәлгать кебек үк запастагы полковник, каладагы мәгълүм эшмәкәр Сәгыйть Рәхмәтуллин да бар. Авылны яшәтеп җибәрү идеясен бар да хуплый, үзләренең туган нигезләрен тергезергә ризалашучылары да табыла араларында. Билгеле, таякның авыр башы идеягә очкын кабызучылар җилкәсенә төшә. Ике туган шул ук көнне Чистай хакимияте башлыгына кабул итү буенча чиратка языла. Максат – фермерлык хуҗалыгы оештыру һәм шуның нигезендә арендага җир алу. Ризалык алу белән, туган нигезгә Балык Бистәсеннән сатып алган вагонны кайтарып урнаштыралар, зур чыгымнар чыгарып, олы юлдан авылга чаклы ике чакрым арадагы җимерелеп беткән юлга таш түшиләр, үз хисапларына электр линиясе сузалар. Чаллыдан кайткан саен гел вагонда торып булмый, былтыр көзен йортка нигез салганнар һәм быел көзгә күз явын алып торырлык йортны төзеп тә куйганнар. Инде үзләренең умарталыклары бар, быел бал аертканнар, 15 оя бал кортларын күрше авыл кешесе карап тора. Бертуган Рәфыйк һәм Рәис Йосыповлар шушы изге башлангычта үзләренә гел булышлык күрсәтеп торучыларга чиксез рәхмәтле. Аерата Чистайда яшәүче ирле-хатынлы Хәлимә һәм Рамил Хөснетдиновларның изгелекләрен онытырлык түгел. Үзләре дә Тубылгы авылыннан иң соңгылар булып күченгәнгәме, Хөснетдиновлар аларны һәрвакыт ачык йөз, якты чырай белән каршылый. Әле вагоннары да булмаган чакларда шул рәхимле гаиләдә кунып та калгалый ике туган. Күрше Уракчы авылы уңганнары Мансур Бадыйгинга, Ленар Кәримовка, Рәмзис Зариповка һәм Әхәт Галимовка да рәхмәтләре зур Йосыповларның.

Сөендергәне шул: алар идеясен хуплап кына калмыйча, авылга кайтып урнашу буенча беренче эш-гамәлләрен кылучылар да бар. Әсхәт Әхмәтҗанов булачак нигезләрендә йорт салу өчен каплау плитәләре кайтарган, Шәүкәт Вәлиев исә үзенә тиешле 30 сутый җирне сукалатып куйган. Димәк, авылның киләчәгенә өмет-ышаныч арта. Чаллыда милли җанлы гаилә корып, күпләргә үрнәк күрсәтүче Рәфыйк яңадан тернәкләнгән авылда яшәргә телүчеләр тагын да артыр дип өметләнә һәм яңадан калкып чыгачак Тубылгыга мөселман кардәшләребезнең кайтып төпләнүен тели. Инде беренче нигез ташы салынган, Рәфыйк белән Рәиснең тырышлыклары бушка китмәс, республика картасында кабат Тубылгы авылы пәйда булыр, Иншаллаһ.

Р.S. Яңа гына нигез салынучы авылга кайтырга теләүчеләр Рәфыйк Йосыповка шалтырата ала, аның телефоны – 8-917-296-57-02.

Рәис ЗАРИПОВ,

Чистай районы

Комментарии