Сагынулар сыза йөрәкне

Әниләр көне уңаеннан истәлекләр яңарды. Хәзер календарь бите бәйрәм көнен белдергән кызыл даталар белән чуарланып бетте: көн дә бәйрәм, көн дә туй! Һәркемнең шулар арасында үзе өчен генә кадерлесе буладыр дип уйлыйм. Миңа, мәсәлән, һөнәри бәйрәм булган Химиклар көне һәм Әниләр көне аеруча якын.

Әнкәй, әти. Без аларга һәрвакыт шулай дәшә идек. Аларны мәңгелеккә югалткач, сагыну-юксыну хисләре тагын да көчәя икән. Соңгы вакытта әнкәйнең ипи пешерүе белән бәйле хатирәләр яңара. Хәерчелек булмаса да, онга кытлык булды бер вакыт. Аптыраганлыктандыр инде, әнкәй кибет токмачын (без аны макарон дия идек) суда эретеп, шуннан камыр баса. Берара укытучыларга азык-төлек җыелмасы биреп алдылар, анда макарон да була. Әнкәй шуны кулланды. Шуны әйтим әле: аңа кадәр әнкәй ипине башкача да пешерде, ошамады булса кирәк, «макарон» рецептында тукталды. Он дефицит товарлар исемлегеннән төшеп калгач кына кабат он белән баса башлады камырны. Ә макароннан пешергән ипие аеруча тәмле иде.

Менә өйгә дөньяда берни белән чагыштырып булмый торган ипи исе тарала. Авыздан су килә. Мичтән алуга, бер кырыеннан сындырып аласы бик килә дә, тик әнкәйдән рөхсәт юк. Ул ипиләрне мичтән алырга әзерләнә башлый. Беренче эше: түр караваттагы мендәр өстенә калын тукыма җәя. Аннан ипи өстенә капланачак яулыкны чыгара да карават читенә куя. Менә ул мич каршына килеп баса. Кулына тастымал ала. Мич капкачын алып, аны читкә алып куйгач, табагач белән беренче ипи калаен мич алдына тартып чыгара. Күпереп пешкән ипине күргәч, аны сындырып алу теләге тагын да арта. Ләкин әнкәй рөхсәтеннән башка ипигә кагылу дигән нәрсә юк! Читтән генә әнкәйнең һәр хәрәкәтен күзәтеп торудан да тәм табабыз. Әнкәй, калайның ике ягыннан тотып, түр яктагы караватка таба китә. Ипине мендәр өстендәге тукыма өстенә тәгәрәтеп төшерә. Гадәттә, берьюлы дүрт ипи пешерелә. Инде дә күәстә калган камыр күбрәк булса (бер өлеше икенче камыр өчен баш куярга кирәк), әнкәй шишара (кечкенә ипи) сала. Мичтән беренче булып шуны чыгара әнкәй. Калганнары суынганчы, без шишара белән чәй эчәбез. Ә мендәр өстенә ипиләр өстен аска каратып тезелә һәм өстен яулык белән каплана. Кайнар ипинең пары яулык аша үтеп чыга, өй эче хуш исле җылы һава белән тула. Әле суынырга өлгермәгән ипидән дә татлы әйбер булмыйдыр кебек иде безгә. Их, менә шушы мизгелдә әнкәй пешергән шул ипине ашыйсы иде дә бит…

Сеңлем Әлфия (үзе дә өч бала анасы) әнкәй пешергән ипи турында «Ипекәйнең хуш исе» дип аталган шигырь дә язган иде. Аны газета укучыларга тәкъдим итәм.

Урамга чыккан тәмле ис –

Ипекәй салган әни.

Ул истән дә хуш ислерәк

Бармы тагын берәр ни?

Күпереп пешкән ипекәй –

Табынның иң түрендә.

Ике кояш чыккан бүген,

Берсе – өйнең күгендә.

Тәмле чәе белән сыйлый

Әни күрше апаны:

Җылы ипи, май-шикәре –

Сыйның җанга якыны.

Әни ипи салган бүген.

Ипекәй – муллык төсе.

Өй эче, ишек алдында

Ипекәйнең хуш исе.

Яшәлгән кадәр гомеремдә күп төрле ризыктан авыз иттем, ләкин әнкәйнең мичтә пешергән ипиеннән дә тәмлесен таба алмыйм.

Вәсил КАМАЛОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии