- 19.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №46 (15 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бөек Ватан сугышы темасы сугышта катнашкан кешеләр күңелендә дә, тылда хезмәт куйганнар күңелендә дә, шулай ук шул чорда туып, сабый чакларын һәм яшьлек елларын авыр газапларда үткәргәннәр күңелендә дә мәңге сакланачак. Сугыш башланган көннәрдән башлап илебез халыклары өстенә көн саен кара кайгы-хәсрәтләр арта торды, бигрәк тә авыл кешеләренә тормыш алып бару көннән-көн кыенлашты. Болай да иске, җимерек өйләрне җылыту өчен ягулык булмау, абзардагы әз генә сандагы терлекләргә дә ашату өчен азык, өс-башка кияргә кием, кышкы кичләрдә өйне яктырту өчен кулланыла торган «сукыр лампа» дип аталган лампаларга салу өчен керосин булмау, суга әз генә бәрәңге салып, умач дип аталган он салып аш пешерү өчен тоз юклыгы бар халыкның үзәгенә үткән иң зур хәсрәтләрнең зурлары иде. Өй тирәсендә булган агач каралты-коймаларны сүтеп яктылар, бакча һәм өй тирәсендә үскән бер агачны да кистермиләр иде. Ашка салырга тоз булмаганлыктан, тоз салып тоткан агач савытларны ватып, тоз урынына ашка салалар иде. Кич белән өйне яктырту өчен, каен агачы тапкан кешеләр шул агачны киптереп, чыра телеп, яндырып, кич утыра торганнар иде. Андый өйләр дә санаулы гына. Шундый авыр заманнар булуга карамастан, илебез халыклары киләчәккә өмет белән яшәделәр. Көндез колхоз эшендә эшләсәләр, кич белән «сукыр лампа» һәм чыра яктысында сугышчыларга җибәрү өчен бияләйләр, оекбашлар, шарфлар бәйләделәр.
Шундый авыр заманнарда да «Бөек октябрь бәйрәме»н билгеләп үтәргә дигән фәрман югарыдан булгандыр инде ул. Колхозда булган бригадаларның һәрберсендә бер йортта аш пешерелә һәм аш янына берәр телем ипи була иде. Аш пешкәч, шул йортка савытларын күтәреп кешеләр җыелып килеп, чиратлашып ашап китәләр. Ул аш безнең өйдә дә пешә иде. Көзге урам пычрагын чабата белән ерып килеп, бездә дә ашап китәләр. Аны бүлү өчен аерым кеше куела. Ул йә комсомол, йә партия члены булырга тиеш, чөнки башка кешегә ышанычлары юк. Абый белән икебезгә дә мондый көннәрдә агач савытка бүлеп, аш бирәләр. Шул көнне тамак туйгандай булып, рәхәтләнеп йоклыйбыз.
Тагын бер вакыйганы искә алып үтәсем килә. Моны хәзерге буын яшьләренә гыйбрәт өчен язам, хәзерге тормышның кадерен белсеннәр, без күргән афәтләрне аларга күрергә язмасын. Берзаман авыл урамында тәмле итле аш исләре чыга башлады. Без яшь балаларның борыннары бик сизгер бит, тәмле иснең кайдан килгәнен чамалыйбыз. Бу ис турында өйгә кайтып сөйләгәч, әни безне бик каты орышып туктатты, чөнки ул тәмле итле аш исе бездә дә бар иде. Кич белән ул ашны качып дип әйтерлек ашый идек. Әни безгә ул ит турында бер сүз дә сөйләмәде, без аны соңыннан гына белдек. Колхозның бер аты кич белән болында үлгән булган, шул атның итен дә, сөяген дә, эчәгесен дә калдырмыйча, авыл халкы бүлгәләп алып кайтып бетергән. Ничектер бу эшне зурга җибәрмәделәр, авыл тирәсендә тавыш-гауга чыкмады. Мин инде бу язмамны хәзерге заман кешеләренә гыйбрәт өчен яздым. Ул итнең тәме авызда һаман да тора.
Габделәхәт ШАКИРОВ,
Саба районы, Сатыш авылы
Комментарии