Хәтер көне-2021: «Рөхсәтне Мәскәү башлыгы түгел, үз президентыбыз бирергә тиеш»

Хәтер көне-2021: «Рөхсәтне Мәскәү башлыгы түгел, үз президентыбыз бирергә тиеш»

«Казан. 14нче октябрь. Хәтер көне. Бу күңелләрдә генә сызып янган әрнү түгел, бу инде чынбарлык. Ирек мәйданыннан Сөембикә манарасы янына кадәр сузылган халык ташкыны, тәһлил әйтеп баручы дин әһелләре, милли байраклар астында бердәм сафта атлаучы татарлар, азәрбайҗаннар, нугайлар, үзбәкләр, литвалылар – булган хәл, тарихи факт. Эчендә җаны булган һәр татар кешесе бу көнне шул бердәм сафка кушылырга ашыккандыр...».

1990нчы елда «Татарстан яшьләре» газетасында басылган «Татарда да җан бар икән» (ТЯ, 1990, 15 окт., №123) язмасыннан өзек бу. Әллә ни күп вакыт та үтмәгән, ләкин хәзер Хәтер көнен болай итеп уздыруны күз алдына да китерү кыен. Монысын үткәрү хокукын да теләнеп, ялварып алабыз бит.

ХӘТЕРЕ ШУЛ УК, ТЫЮЛАРЫ – ЯҢА

Казанда 33нче ел рәттән, 1552нче елда Явыз Иван гаскәрләре явыннан Казанны саклаганда hәлак булган әби-бабаларыбызны искә алып, Хәтер көне үткәрелде. Милли җанлы татар халкы 15нче октябрь көнне Тинчурин бакчасына җыелды.

Узган ел прокуратура Бөтентатар иҗтимагый үзәген экстремистлыкта гаепләп, әлеге традицион җыенны тыярга маташкан иде. БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев закон бозуга юл куймау турында кисәтүләр дә алды. Сүз иреге булган дәүләттә яшәп тә, авызыбыз бәйләнгән икәнен онытып җибәрү гөнаһ түгел дә бит, югыйсә. Әмма Русия хөкүмәтенә карата ярамаган сүз әйтү, плакатлар куллану быел, гомумән, рөхсәт ителмәде. Элекке еллар белән чагыштырганда, быел чарада Татарстан әләме дә аз, язулы плакатлар да икәү генә иде. Өстәвенә, берсендә 15нче октябрьнең Хәтер «кОне» булуы язылган иде.

БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев митингта катнашты, ләкин чыгыш ясамады, читтән күзәтеп торды. Узган ел катнашканы өчен 60 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасына тартканнар иде аны. Хәзер яңадан шул ук маддә буенча хөкем итсәләр, 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртачаклар үзен.

КАТНАШУЧЫЛАР КИМИ, ЯШЬЛӘР КИЛМИ

Хәтер көне – әһәмиятле вакыйга, Татарстан тарихының бер өлеше. 1990нчы еллар башында әлеге истәлекле чарага республика сәясәтенә йогынты ясарга мөмкин булган 10 меңнән артык кеше җыелган. «Мәйданга килгән һәм үз сүзен әйтергә курыкмаган һәр татар кешесеннән дер калтырап торалар иде. Сүзләребез ниндидер мәгънәгә ия иде. Хәзер шыпырт кына әйткән җөмләдән дә бәйләнерлек өтер эзлиләр», – дип беравыздан тасвирлый хәзерге вазгыятьне Хәтер көненә җыелган өлкән яшьтәге апа-абыйлар. Алар республиканың шул «чәчәк аткан» елларын күрүләре һәм сүз әйтә алулары, бу вакыйгаларның шаһите булулары белән бәхетле. Бу хакта искә алганда да аларның йөзләрендә елмаю барлыкка килә, кайберсенең күзләре яшьләнә. Яшьләнмәслек тә түгел! Хәтер көне турында Русия каналларында да сөйләнгән, чит ил тапшырулары һәм документаль фильмнары да төшерелгән. Ә без, яшьләр, бу турыда китапханәләрдә тузан җыеп яткан тарихи китап-газеталардан гына укып беләбез. Хәзер катнашучылар саны гына түгел, Хәтер көнен үткәрү турында мәгълүматны таратучылар да кими. Күпләр үткәрелү-үткәрелмәү мәгълүм булмады дип зарлана. Кайбер мәгълүмат чаралары быелгы митинг 200ләп татарны җыйды дисә дә, бакча аркылы үткән һәр кешене санаган очракта гына җыелыр ул сан. Чараның башыннан ахырына кадәр басып торучылар арасында полиция хезмәткәрләре генә булды түгелме?!

Күпләр чарага гадәт буенча йөри. Дөреслек эзләп, яңа сүз ишетермен дип килә алар. Өстәвенә, без килмәсәк, кем килсен, дигән фикерләр дә яудыралар әле. Әлеге сүзләр урынлы да, чөнки яшьләр юк, ә өлкән буын даирәсе елдан-ел тарая. Әйтик, быел инде татар халкының милли җанлы шәхесләре арасында Фарсель Зыятдинов, Җәмил Сафиуллин, Фәндәс Сафиуллин юк иде.

Өстә әйтеп узган «Татарстан яшьләре» газетасындагы язманың тагын бер өлеше: «Шунысына игътибар иттем: былтыр «ярамый!» диюче кабинет хуҗалары быел ул сүзне әйтмәгәннәр. Димәк, халык кирәк дип санаган һәрнәрсә тормышка ашачак. Бары тик бердәм булу гына кирәк... Аннары яшьләргә соклануымны яшерә алмыйм. Чаллы егетләре генә ни тора!». Ә быел нәрсә: килгән халык арасында 6-7 яшь кеше күренде (үзебезне дә кертеп санаган очракта әле!). Шуларның берсе КФУның 4нче курсында белем алучы Айсылу Шакирова иде. Аның белән сөйләшеп алдык.

– Чарага беренче тапкыр киләбез. Бу турыда социаль челтәрләр аша белдек.

– Икенче елга да киләбез дигән теләк уянмадымы?

– Уянды. Башка елларда да килгән булыр идем, әмма мондый чара узуы хакында белмәдем.

– Яшьләр күзлегеннән әйт әле: мондый чара оештыру кирәкме?

– Кирәк. Монда милли үзаң үсә. Мин бу турыда соңгы арада бик күп уйлыйм һәм Хәтер көне кебек чара уздырылуына шатланам. Әмма тискәре ягы да бар: биредә яшьләр бик аз. Мәйданга җыелучыларның 90 проценты олылар була дип уйлаган идем, шулай булды да. Безнең яшьтәгеләр әлеге чарага килергә кирәк икәнен, аның мөһимлеген аңлап бетерми. Бераз вакыт үткәч, бәлки, аңлый башларлар.

Хәтернең көнен дә, конен дә үткәрдек

– Син тарих һәм җәмгыять фәне укытучысы булам, дидең. Димәк, тарих фәнен ныклап өйрәнәсез. Ә менә Татарстан тарихының нәкъ менә бу елын, 1552нче елдагы әлеге кара датаны өйрәндегезме?

– Чагыштырып җавап бирәм: без биш ел укыйбыз. Татарстан тарихын икенче курста бер ел буе өйрәндек, ә Русия тарихы әле дә дәвам итә, ягъни беренче курстан бишенчегә кадәр укыячакбыз. Һәрбер гасырны, һәр датаны аерып укыйбыз, ә Татарстан тарихына вакыт бик аз бирелә. Гомумән, өстән-өстән карап чыктык. Соңгысыннан имтиханнар да «автомат» рәвештә бирелде, шуңа күрә юньләп өйрәнүче булмады. Явыз Иванның Казанны яулап алу тарихын үттек, моңа бәйле бер вакыйга да искә төште. Семинарга бу турыда төрле мәгълүмат табып килергә кирәк иде. Студентларның барысы да әзерләмәде, укытучы ачуланды да – шуның белән шул, онытылды. Бу вакыйга турында сөйләшү, аны анализлау да булмады. Аннан бигрәк, иң ачуны китергәне шул: төркемебездә урыс һәм татарлар укый. Урыс телендә сөйләшүчеләр: «Татарстан тарихының безгә кирәге юк, без аны өйрәнергә тиеш түгел», – дип белдерделәр. Алар Казандагы мәктәпләрдә татар теленең укытылуын өнәп бетермиләр икән. Бу турыда ачык итеп әйттеләр. Татарларның ачуы килде, билгеле. «Без Татарстанда яшибез. Ник алайса Русия тарихын өйрәнергә тиешбез», – дип җавап кайтардык. Татарстан тарихын яхшылап өйрәндек дип мактана алмыйм, кыскасы.

– Ә өйгә кайтып, татар тарихының бу сәхифәсе белән танышу теләге юкмы?

– Бар. Үзебезнең тарих белән кызыксынам. Әле берничә көн элек Милли китапханәгә барып Болгар, Идел буендагы идарәчеләрнең тормышы турында язылган китап алган идем. Анда Кол Гали, Кол Шәриф турында тарихи фактлар бар. Менә шулар турында күбрәк өйрәнәсем килә хәзер. Бер хыялым да бар хәтта. Шул татар зыялылары, идарәчеләре турында мәгълүмат туплап, социаль челтәрләрдә сөйлисем килә. Әлегә хыял, бәлки, чынга ашырырмын.

Хәтернең көнен дә, конен дә үткәрдек

«ИРЕК СОРЫЙ ТОРГАН УРЫНЫБЫЗ – ИРЕК МӘЙДАНЫ»

– Әйдәгез, Ирек мәйданына! Шәһәр читеннән безне ишетерләр дисезме?

– Анда барып ишетерләрме?..

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Нәҗибә Сафинаның мөрәҗәгатен һәр милләтче уен итеп кабул итте. Әмма халык алдындагы чыгышыннан соң, азатлык сорап, ике тапкыр булса да: «Азатлык», – дип кычкырырга җөрьәт итте халык.

– Мине әле генә провокатор дип атадылар. Ни өчен әле без Мәскәүдән Хәтер көнен үткәрик дип рөхсәт сорарга тиеш? Мәскәү бервакытта да үзенә каршы сөйләргә рөхсәт итмәде. Итмәячәк тә. Ул безгә латин әлифбасына күчәргә рөхсәт итмәде, безнең референдумнарны танымады, Идел-Урал штаты булдырырга ирек бирмәде, милли мәгариф системабызны юкка чыгарды, инде туган телебездә сөйләргә рөхсәт бирми. Без һаман да Мәскәү ни әйтер дип аның күзенә карап торабыз. Ирек сүзенең тамыры – ир, ирексезлек тамыры да – ир. Беренчесен сайлыйк. Ил язмышы – ирләр иңендә. Без, җәмәгать, Ирек мәйданына җыелырга тиешбез. Анда чыгыш ясар өчен рөхсәт кирәкми безгә – Татарстан безнеке! Без бит үз җиребездә. Фәндәс абый Сафиуллинны озатканда да без аны Ирек мәйданыннан озатырга тиеш идек. Фәндәс абыйны мәчет ишегалдыннан озаттылар да эш бетте. Тагын берәр елдан бу бакчада күпләребез булмас, тик куркыр хәлебез калмады. Безнең ирек даулый торган урыныбыз – Ирек мәйданы! Безгә рөхсәтне Мәскәү башлыгы түгел, үз президентыбыз бирергә тиеш. Милли мәгарифебезне Мәскәү түгел, Татарстан торгызырга тиеш. Телне сакларга түгел, ә туган телдә сөйләшергә кирәк. Әле соң түгел, – дип тәмамлады ул сүзен.

Митингка язучылар берлеге әгзалары Равил Фәйзуллин, Газинур Морат, Рөстәм Галиуллин, Зиннур Мансуров, Рифә Рахман, Рафис Корбан, Вахит Имамов, Фәнил Гыйләҗев та килгән иде. Никадәр эзләсәк тә, берлек рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла быел күренмәде. Ел да килә торган тарихчылар Илнар Гарифуллин белән Дамир Исхаков та күзгә чалынмады. Аларны җанисәп эшләре буенча йөриләр дип аңлаттылар – 15е көнне халык санын алу башланды бит. Хәер, килгәннәр дә бик тиз таралышты. Көннең җилле булуы ярамадымы, атап узган шагыйрьләрнең күбесе 15-20 минуттан соң кайту юлына таба борылды. Халык алдында чыгыш ясаучылар да аз иде. Әйтик, шагыйрь Газинур Моратны чакырып та таба алмадылар.

Ә менә Уфадан килгән татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәния Чемборисова чыгыш ясаудан курыкмады. Үз республикаларында кысрыкланган татарлар турында сүз кузгатырга да батырчылык итте әле:

– Башкортстанда бүген ике миллионга якын татар яши. Яши дип әйтү дөрес булмас, чөнки Башкортстан казнасына төп акчаны түләүче татарның дәүләт теле түгел, радио-телевидениесе дә, филармониясе дә, китап нәшрияты да юк. Менә хәзер яңа хәвеф яный – җанисәптә татарның санын киметү. 2002нче елда гына да Башкортстанда өч йөз меңгәчә татар киметелеп язылды. Күптән түгел административ көчкә таянып, башкорт этно-миссионерлары Башкортстанның татар күпләп яшәгән 22 районында монда башкорт ырулары яши дип стеллалар куйды. Татарның үзаңын юкка чыгару эше алып барыла. Әллә кая барасы юк: хәтта Балтач районында да мишәр милли-мәдәни үзәге ачтылар.

...Берәүләр өчен – җиңү, икенчеләр өчен тарихи имгәнү һәм мәңгелек җәрәхәт алып килгән 1552нче елның әлеге вакыйгасы турында күпне белмибез. Әмма алар миф, риваять, тарих дәреслекләре һәм популяр китаплар, кино, әдәбият, мәдәни һәм истәлекле чаралар аша актуальләшергә тиеш. Шуны искәртеп, моннан 3-4 ел элек мәктәпләрдә класстан тыш чаралар да уздырылган, китапханәдә риваятьләр сөйләнелгән. Ә быел Татарстан районнарының берничә китапханәсенә шалтыратып карасак та, уңай җавап алмадык. Бу исемлектә Арча, Биектау, Балтач, Буа районнары китапханәләре бар.

«Митинглар булып тора, алар инде гадәти нәрсәгә әйләнде кебек. Әмма мәгънәсе ягыннан булсын, кешенең искиткеч күп килүе ягыннан булсын, Хәтер көне җыены миңа һич булмаганча көчле тәэсир итте. Ниһаять, уянабыз икән, бездә дә җан үлмәгән икән! Һәр кешедә: «Мин ялгыз түгел: без күбәү, без бергә!» дигән уй тугандыр бу көнне». «Татарстан яшьләре»ндәге язмада журналист Миңназыйм Сәфәровның сүзләре бу. 1990нчы елда киләчәк өметле, хыяллар ак, Хәтер көненә килүчеләр күп булган. Хәзер дә әллә ни үзгәрмәде кебек. Бары тик милләтнең татары аз һәм киләчәге генә билгесез...

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии