Тәүбә итәргә соңармагыз!

Мин –1941нче елның 5нче маенда Мәскәүдә туып, Сталин приказы белән эвакуацияләнгән чор карчыгы. Әти сугышта хәбәрсез югалган. 13 яшеннән Мәскәүгә китеп, шунда кияүгә чыккан әнием русчаны яхшы белә. Ул үги ата, өч сеңел (аналары бер) яшәгән якка – Буа районы Ташкичү авылына юнәлә. Апама – 3 яшь, миңа 3 айлар булгандыр, поездга утыралар. Мәскәү – Канаш поезды белән ун көн кайта болар. Дүрт елдан соң кызу кеше үги бабай безне куып чыгара. Әнием авыру сеңлесен аркасына асып, безне ияртеп, Камилә исемле карчыкка өйдәш булып керә, аның да ике баласы була.

Кар өстеннән яланаяк чабышып йөргәнебез хәтердә. Яз җиткәч, әнием каравыл өенә күченә, анда эшли, күрәсең. Сугыш беткәч, бабай кире үз өенә чакыра. Укырга теләк көчле булганга, башта 7, аннары 10 километр ераклыктагы мәктәпләргә йөреп, 10 класс тәмамладым. Ул чакта дәрес калдырыш юк. Мәктәп директоры Гобәй абыйның: «Урыс бияләе кадәр Җәлилова килгән, ком гарәбе кадәр Вәдүт килмәгән», – дип ачуланганы истә. Без Ленин бабайны Алла урынына күрә идек. Ул йөргән сукмаклардан атлап йөрү хыялы университетка китерде. Бер урынга җиде кеше. Икенче патокка эләктем тәки. Аннан укытучы булдым, тарихчы. Еллар мине йөдәтте, еламаска өйрәтте. Мин пионер, комсомол тәрбиясе алган чын патриот инде менә. Динсез еллар. Берчак Зотагин дигән инспектор мине директор дәресенә алып керде. Анализ ясатты. Мин инде анализ ясаганда совет фәненең нинди үсешкә ирешүен, Гагаринның галәмне әйләнүен, бернинди Алла да очратмавын әйтүгә: «Чын историк бу», – дигән иде. 40 елга якын гомер узды. Кабинет тактасы өстендә: «Можно не знать тысячи наук, но не знать историю может лишь тот человек, который умственно отсталый», – дип язып куелган иде.

Мин үз гомеремдә күп фаҗигаләр кичердем. Олы кызым Казанда табиб булып эшли иде. Ире рульдә 130 километр тизлек белән куып бәрелеп, кызым шунда ук үлә, икенче кызымны Апаска илтәләр, аягы сынган иде, 8 ай аны карадым. Кияүнең әнисе: «Безнең бөтие бар иде шул, ул саклап калган», – димәсенме? Без, янәсе (ирем 18дән коммунист, группорг, парторг булган, имеш), динсезләр, шуңа Ходай биргән җәзаны. Еллар үтте. Авылда Әлфия исемле бер хатын-кыз дин гыйлеме дәресләренә кешеләр җыя икән дигәч, мин дә бардым. Хатын-кызлар: «Гөлсем апа, тиз үзләштерер инде», – дип уйлыйлар икән, юк кына бит! Башкалар инде кушып укый, ә мин китаптагы сүзләр астына язып укыйм, оят, валлаһи. Син монда корбан чалуга каршы, уразага каршы 30 еллап доклад укыган кеше, кит моннан, дигән уй килә! Берәр ай йөрдемме икән, ташладым. Арадан берсе тиз эләктереп алды да Буада да укып, безне укытырлык булды. 8-9 хатын җыелдык. Динчеләргә көндәш булды бу. Кияүнең анасы «Йәсин» укып йөрүче иде. Телефоннан миңа: «Укыма аларда, фәләндә укы», – диде. Үземнең укучым янына бардым, үзем елыйм, үзем укыйм. 3-4 тапкыр бардым, Ходайның рәхмәтедер, «Йәсин»не укырга өйрәндем

Менә соңгы 4-5 елда еш авырый башладым. Ашыгыч ярдәм белән дә 2-3 мәртәбә алып киттеләр. Рәхмәт яусын табибларга. Аллаһның сынавыдыр бу, дия идем. Табиб Роза Фаязовна: «Бөтен анализларың яхшы, мондый анализ белән хастаханәдә ятмыйлар да», – дия иде. Ә кан басымы уйныймы уйный. Берсендә ашыгыч ярдәм белән алып киттеләр дә, томографиягә төшереп, шунда ук операция бүлмәсенә керттеләр. Кәрәзле телефоннан кызыма, миңа операция, дигәнмен. Ходай кушкандыр, өч көнгә ул больничныйга киткән булган икән. Казан – Буа ике сәгатьлек юл. Юл буе «Аятел-көрси» укып кайттым, әнием диде. Мин операциядән чыкканда, ул инде анда булган.

Министр Фәррахов «Татарстан яшьләренә» кунакка килгәч, үзәк сырхауханәгә лифт сораган идем, шуннан соң 30 ел эшләмәгән лифтны төзәтеп ходка җибәргәннәр иде. Өч еллап эшләгәч ватылды. МЧСтан килеп, тыеп киткән булганнар. Бер елдан соң күз чиратында торганда 19 кешедән кул куйдырып, министрга (сайтына) элдерттем. Ул ике миллион акча биргән, нәтиҗәдә бер ел эчендә лифтлы булдык. Мактанып язуым түгел, Аллаһы Тәгаләнең чын күңелдән йөрүче, пакь йөрәкле кешеләргә һәрдаим ярдәм итәсенә бик нык ышандым. Гомерем буе малга кызыкмадым, пенсия килгәнне көтеп яшим. Авылга газ кертүдә башлап йөрдем, су проблемасында янып-көйдем, Кавказ тавы кадәр чүп-чар оясын «Чаян»га язып түктерүгә ирештем. Авылга кергәндә үләксәләр дә шунда ята иде. Хәзер ул урында күл казылды, 300-400 баш каз-үрдәк йөзә. Авыру тарата – нурланыш бирә, дигәннәрен ишеткәч, каршымнан 200 метр ераклыктагы ниндидер сотовый каланчасын алдырттым. Болар белән шуны әйтмәкче булам: Аллаһ эчкерсез, гадел, мәрхәмәтле бәндәләрне генә ишетә икән, малга табынмагыз, соңармыйча Аллаһка кайтыгыз, тәүбә итегез, хөсетләнмәгез, изгелекне күбрәк кылыгыз!

Г. ҖӘЛИЛОВА.

Буа районы.

Комментарии