- 19.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №37 (17 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Яше барган саен, адәм баласы үзенең нәсел-нәсәбе – әби-бабалары, әти-әниләре турында ешрак уйлана икән. Инде үз балаларымның мөстәкыйль тормыш белән яши башлауларына да байтак гомер үтте, ә мин торган саен балачак хатирәләрен искә төшерәм һәм ихлас күңелдән канәгатьлек хисе кичерәм – без бик матур гаиләдә туып үскәнбез икән.
Әтиебез Кәрим белән әниебез Гөлсем тату яшәделәр. Мин аларның безгә – балаларга күрсәтеп тавышланганнарын хәтерләмим. Бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәтләре, безне дә шуңа өйрәтүләре исә гел хәтердә. «Әтиегез хәзер кайта, ул ни әйтер бит…» – бу әнинең сүзләре. «Әниегезгә тавыш күтәрмәгез, безнеке сыман әйбәт әни дөньяда юк!» – боларын әтидән күп тапкырлар ишеткән булды.
Без – сугыштан соң туган балалар. Ачлыгы, ялангачлыгы, заемнары, хезмәт көненә таякка эшләүләре белән истә калырлык авыр еллар иде әле ул. Әти дә, әни дә гади крестьяннар – тормышның кырыслыгы безнең гаиләгә дә кагылмый калмады. Шулай да безгә әле чагыштырмача җиңелрәк булгандыр, чөнки гаиләбез тигез, өстәвенә, әтиебез Кәрим Мирзаһит улы Мирзаһитов – бөтен Актаныш районына билгеле алдынгы механизатор. Сугышка кадәр үк тырыш, намуслы хезмәте белән абруй яулаган, беренчеләрдән булып, Ленин орденына лаек булган ул. Җидешәр тәүлек өйгә кайтмыйча кырда эшли торган булган әти. Әнинең шулай сөйләгәне хәтердә: сугыш вакытында авылда булачак солдатларны хәрби хезмәткә әзерләгәннәр, шулвакытта алар урамнан: «Беләсезме, Кәрим белән Татарстан Ленин ордены алган», – дип җырлап үтә торган булганнар.
Сугыш башлангач, әти беренчеләрдән булып фронтка киткән. Полкта автоматчы-стрелок булып хезмәт иткән. «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Сталин боерыгы белән Рәхмәт хатына лаек булган. Радом шәһәрен азат иткәндә, Бранденбург провинциясендә барган сугышларда күрсәткән батырлыклары, Көньяк Варшавада Висла елгасының көнбатыш яры буенда немецлар оборонасын өзүдә катнашканы өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Әти белән әни өч бала – өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Сугышлар кичергән, яшәүнең кадерен белгән фронтовик булгангамы, әти гаиләбезне аеруча яратты, безне исә тезеннән дә төшермәде. Шул ук вакытта таләпчән дә була белде. Башка гаиләләрдән аермалы буларак, мәктәпкә ата-аналар җыелышларына да бездә күбрәк әти йөри иде. Әниебез дә бик кече күңелле, ярдәмчел кеше булды. Авыл халкы әле аны һаман да ихтирам белән искә ала. Алар безне кечкенәдән тәртипкә, мөстәкыйльлеккә һәм намуслы булырга өйрәттеләр, өчебезгә дә югары белем бирделәр. Мин үзем озак еллар балалар табибы булып эшләдем. Туганнарым икесе дә укытучылар. Барыбыз да Чаллыда, аралашып, үзара дус булып, әти-әниләребездән килгән күркәм сыйфатларны балаларда, оныкларыбызда да тәрбияләргә омтылып яшибез.
Аллага шөкер, әтиебез, сугыш ветераны буларак, урындагы җитәкчеләрнең дә, район, республика җитәкчелегенең дә игътибарын һәм ихтирамын күреп яшәде. Без аларга да, Яңа Богады авылы халкына да чиксез рәхмәтле.
Дуна ГАЙНУЛЛИНА.
Чаллы шәһәре.

Комментарии