Күрше хакы

Әнисәнең югары уку йортын тәмамлап эшли генә башлаган вакыты иде. Больницага ашыгыч ярдәм машинасында бер авыруны алып килделәр. Ул олы яшьтәге бер карчык булып, кан басымы күтәрелгән, йөрәге дә бик әкрен тибә иде. Авыруны бер палатага урнаштырдылар да тиз генә система куйдылар. Әнисә, эш сәгате бетсә дә, кайтып китәргә ашыкмады, авыруның хәлен кабат белеп чыкты, аннан соң гына өенә кайтып китте. Берничә көннән авыруның хәле яхшырды, аны башка палатага күчерделәр. Хәле шулай әйбәт булып торса, озакламый өенә дә чыгарырбыз, дип, Әнисә авыру тарихын алып утырган иде, ишек шакыдылар. Бу теге карчык иде. Аңа урын тәкъдим итеп, беренче тапкыр аның йөзенә игътибар белән карады, бу йөз чалымнары, усал караш ничектер таныш иде аңа. Әйе, бу ул – кечкенә чакта төшенә убыр булып кереп йөдәткән карчык шушы иде инде. Әнисәнең кечкенә чакта башыннан кичкән вакыйга бик тиз арада күз алдыннан үтте.

Әнисәнең әле биш яшьлек сабый чагы. Ул капка астыннан килеп чыккан кечкенә песи баласы белән уйнады да аны кире капка астыннан кертеп җибәрде. Каршы йортта гына торган Гөлфия апаларының өенә кереп җитә алмады, капкадан кулына тимер көрәк тоткан, әшәкелеге йөзенә чыккан күрше хатыны керде дә: «Миңа песи баласын нигә керттең?» – дип, көрәге белән Әнисәгә кизәнеп, аны куа башлады. Куркуыннан нишләргә белмәгән бала мич аралыгына кереп басты. Теге хатын, көрәген болгый-болгый, аның артыннан йөгерә, Гөлфия апасы да Әнисәне якламый, шул явыз хатыннан араламый. Мич тирәли берничә кат әйләнгәч, Әнисә ишегалдына йөгереп чыкты. Инде теге хатын куып тотам дигәндә генә, капкадан әнисе кереп кызын коткарды. Хатынның кулыннан көрәген тартып алды. Гөлфия апасын да кереп ачуланып чыкты. Әнисә дә сүзен әйтә алмый калтыранып, әнисенең муенына сарылды, бик озак тынычлана алмады. Төнлә белән дә йокысыннан куркып уянды. Әнисенең кочагында гына йоклап китте. Бу вакыйгадан соң ул бик нык куркып калды, өйдә дә ялгызы гына калмый, теге явыз хатын чыгып артыннан куар кебек тоела иде аңа. Табибларга күрсәтсәләр дә, сабый чакта кереп калган курку хисе үзен әле дә сиздереп ала.

Әнисә үзен бик тиз кулга алды һәм: «Хәлегез ничек соң, Хәлимә апа?» – дип, карчыкка карады. Ул башта читенсенеп нәрсә әйтергә белми аптырап торды, аннан соң: «Бик зур рәхмәт инде, Әнисә кызым, мине үлемнән алып калдың, элек эшләгән начарлыгым өчен, зинһар, кичерә күр, бәхиллегеңне алып китим, инде күп яшисе калмагандыр», – диде.

Мәгъмүрә МӘРДАНОВА.

Кукмара районы.

Комментарии