Әниемә олы бүләгем!

Әниемә олы бүләгем!

Әнием авылыбызда хөрмәтле кеше булганга, шулай ук, сезнең газетаны яратып укып барганга, аның турында язып җибәрергә булдым. Әниләрнең кадерен яши-яши ныграк аңлыйсың икән!..

Әнием 1941нче елның 13нче августында Азнакай районының Сарлы авылында алтынчы бала булып дөньяга килә. Әниемә 2-3 яшь булганда, әнисе авырып үлеп китә. Бабам яшь хатынга өйләнә. Менә шунда башлана инде сабыйлар өчен кара көннәр. Үги әни бер дә үз итми шул чит балаларны. Әниемә газапларның иң авыры эләгә. Кайда якты чырай, шунда җан асрый ул. «Алабутасын, кәлҗемәсен, балтырганын, кукысын, кычытканын – барын да ашадык. Ашаудан калганын сатып, китап-дәфтәрләр ала идек. Шулай укырга, кеше булырга тырыштык», – дип искә ала әни. Мәктәпне тәмамлагач, киномеханиклар әзерли торган училищеда укып, Азнакай районының Әсәй авылына эшкә кайта. Шул елларда әтием белән очрашып, матур гына гаилә корып җибәрәләр. Әтием әнине яратса да, холкы коры булганлыктан, кул күтәргән вакытлары да еш булган. Аның беренче бәбие үле туган. 3 кечкенә баласы булган әниемә язмыш сынауның тагын да авырын әзерләп куйган. Урман кисәргә киткән җирдән әтиемнең өстенә агач төшеп, безне калдырып, мәңгелеккә китеп барган. Ул безне аякка бастыру өчен, 3әр эштә эшли торган була. Кечкенә генә буе, нәфис иңнәре белән шундый авырлыкларга каршы торырлык көч тапты ул. 4 бертуганын хөрмәт белән тәрбияләп, җир куенына иңдерү бурычын да җиренә җиткереп башкарды.

45 ел гомерен халыкка кино күрсәтү эшенә багышлап, зур ихтирам казанып, бик күп мактау кәгазьләре, «Хезмәт ветераны» дигән исемгә лаек булды. Бүләк авылында ындыр мөдире булып эшләп, авылдашлары арасында ихтирам казанды. Бу авылда әнием аяк басмаган басу, ул утамаган чөгендер җирләре калдымы икән?! Бүгенге көндә дә әнием кешеләргә игелек кыла, мәрхүм булган авылдашларыбызны соңгы юлга озатканда юарга йөри. Бу аның тарафыннан зур изгелек, дип саныйм мин.

Әле һаман безгә дә ярдәм итеп яши. Оныклар дип тә җан атып тора. Ул миңа шигырьләр язу сәләте дә бүләк иткән. Рәхмәт сиңа, әнием!

Инде алдагы гомер юлыңда кадер-хөрмәткә күмелеп, фани дөньяларның рәхәтен татып, күңел тынычлыгы, тән сихәтлелеге белән, авырмыйча, безгә балаларына терәк һәм үрнәк булып, оныкларыңның да миһербанын тоеп яшәргә язсын сиңа, Әнием!

Бу дөньяны безгә бүләк иттең,

Назлы кочагыңа алып үптең.

Керфекләрең какмый төннәр буе

Бишекләргә салып тирбәттең.

Әни, әни, син бит минем, –

Кояшым да, аем да.

Дөньяларым җәннәткә тиң

Син булганда янымда.

Балачактан, әни, тоеп үстем

Назлы кулларыңның җылысын…

Ничек кенә сиңа җиткерим соң

Рәхмәтемнең иң-иң олысын?!

Бу үзем иҗат иткән җырым – әниемнең 70 яшьлек олы юбилеена олы бүләгем.

Гөлчәчәк ХАЗИЕВА – САДРЕТДИНОВА.

Азнакай.

Комментарии