«Булгария» сөреме безгә дә кагылды

«Булгария» сөреме безгә дә кагылды

Авылыбыздан теплоходта киткән 7 кешенең 2 се генә әйләнеп кайтты. Авылыбызны кара болыт каплап алган кебек. бик күп кешеләрнең ишеген какты. Изге урыннарны карап кайтканда, «» титаниктай су төбенә китте. 3 яшьлек улын калдырып, 25 яшьлек кызлары һәлак булды. Ике кыз һәм бер ир бала үстергән, лаеклы ялда булган Әхмулла белән Тәскирәнең моңсу йөзләренә карыйм да, сүз таба алмыйм. төш кебек бу хәбәрне кичерүе бик авыр булды. Алсулары яңа гына тормышка чыгып, чынлап аякка да баса алмыйча китеп барды. Улына 16нчы сентябрьдә 3 тула. Дәү әтисе Әхмулла белән дәү әнисе Тәскирәгә Ходаем саулыклар биреп, оныкларын үстерергә гомерләрен озын итсә иде!

Инде икенче Алсуыбызга 38 яшь иде. 19 яшьлек улын, 12 яшьлек

кызын калдырып китеп барды. Алар әбиләре Флюра белән бабулялары Валентинага калды. Дәү әтиләре – мәрхүмнәр. Алсуның хәләл җефете үзенә урын таба алмый. Ходаем бу кара кайгыдан һәммәсен аралап, хәсрәт эчендәге әти-әниләргә саулык, сабырлык бир. Рузиянең кызы Аидага 18 яшь. Бу бала да дәү әнисе Нурханиянең шатлыгы булса иде, дип әйтәсе килә. Татьянаның әнисе Зәйтүнәгә дә сабырлыклар бирсен. Калган кызының гомере озын булсын. Ул: «Ичмасам, баласы да калмады», – дип яшьләрен түгә.

«Булгария» хәсрәтен татыган әти-әниләргә, әби-бабайларга, хәләл җефетләренә, туганнарына, калган балаларына озын гомер, сабырлык биреп, оныкларын үстерергә көч бирсә иде Ходаем. Исән калган Гөлнара белән Регинаның бу көн – икенче туган көннәре. Аларга да кабат мондый хәвефләр күрмичә, озын гомер кичерергә язсын!

Мин үзем «Булгария» теплоходын 14нче причалдан кузгалганын күреп калдым. Ул уң якка бераз янтайган иде. Ярты сәгатьтән «Борис Полевой» теплоходында ирем, кызым, оныгым белән юлга чыктык. «Чебаксарда 1963нче елны булган идем», – дигән идем кызыма. «Иделдә йөзү тынычландыра», – дип билетлар алып кайткан. Рәхмәт чaбаксарлыларга, бик матур итеп каршы алдылар! Теплоходыбызның капитаны өлкән кеше иде, һәрнәрсәне радиодан хәбәр итеп торды. Безнең белән өлкән күп иде. Бүлмәбездә карават, диван, суыткыч, телевизор, душ, бәдрәф. Ялның ахыры гына аяныч хәлне ишетү белән тәмамланды. 10нчы июль көнне көндезге аштан соң хәбәр иттеләр бу куркыныч хәбәрне. Без, өлкәннәр, башка палубага чыкмадык. Бүлмәләребездә дарулар эчеп, догаларыбызны укып, исән калсыннар, иде дип теләп утырдык.

Ходай шулай язгандыр инде. Язмыштан узмышлар юк шул. Инде үлгәннәргә җәннәтләр, исән калганнарга күркәм сабырлыклар сорап, хәерле гомерләр теләп кенә каласы…

Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.

Лаеш районы, 25нче совхоз бистәсе.


Комментарии