- 19.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №28 (13 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Якты дөньяга килеп, үсеп, сугышлар кичереп, тиешле инвалидностьларын гына да ала алмыйча, тагын бер буын якты дөньядан бакыйлыкка күчеп бетеп бара.
Әле шушы көннәрдә генә үзебез дә әнине мәңгелек йортына озаттык. Әйе, бик авыр икән ата-ананы озату, шуңа күрә мин дә калганнарга исән чакта кадерләрен белегез дип әйтәсем, ялварасым, кемнәргәдер орыша-орыша аңлатасым килә, әмма һәрберебезгә дә акыл ана сөте белән керсен, һәрберебезгә миһербанлы, юмарт, акыллы булырга язсын!
Безнең буын да анысы әллә ни рәхәт күрде, дип әйтеп булмый: балачак чөгендер, суган басуларында узды да китте, аннары гомер буе тамак туйдырырлык акчага эшләп йөрдек. Чит илләргә бармасак та, Аллага шөкер, ачлык күрмәдек. Ә менә ата-аналарның үзәгенә үткән шул явыз ачлык, ялангачлык һәм бөек сабырлык аларга «печать» белән баскан сыман басылган.
Әни безгә ачлыкның ачысын, хәерчелек-ялангачлыкның үзәкләренә үтүен, балачакларының куркынычлылыгын, шулай ук ул вакытта ялагайларның, явыз-имансызларның да байтак булуын сөйләде. «Үгез җигеп урманга эшкә йөреп, башыңнан ук карга чума торган салкын елларда (ул вакытларда бигрәк тә) алама, юка кием белән, хәлсезләнә-хәлсезләнә хезмәт иттек. Туңып үлмәс өчен, арбадан чиратлашып төшеп йөгерә идек. Төнге 11ләрдә кайтып җитеп, суынып беткән учакта көлгә күмелгән салкын ике-өч бәрәңге ашыйбыз да иртән тагын шул эш. Бу бәрәңге урманга йөрүчеләргә һәм авыр эшләрдә эшләүчеләргә генә тәтеде. Ә күрше Башкортстан авыллары икмәк ашап яшәде, без аларга хәер сорашып, ачлыктан, черек булса да бәрәңге яки бер телем икмәк сорап, өй саен теләнеп йөри идек. Күбесендә усал этләр белән безне өстереп, куркытып, куалар иде», – дип көненә әллә ничә тапкыр кабатлады, үзәгенә үткән булгандыр инде. Безнең авыл бик авыр яшәгән, әбиләрнең дә шулай әйткәне бар.
Аллаһы Тәгалә биргән гомерен, авырый-авырый булса да, бер ыңгырашмыйча, «Аллага шөкер!» дип, бакыйлыкка күчте әни. Тыныч йокла, Габидин һәм Шәмгыя кызы, Урсай – Ык буе кызы Суфия!
Венера ХӘЙРЕТДИНОВА,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии