- 19.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №19 (18 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Кешеләрдән бик соңарып, 1947нче елның ноябрь башында гына әтине күрү бәхетенә ирештек без…
…Октябрь бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәр иде ул. Укытучым Җәмилә апа бәйрәм концертында сөйләргә дип «Әти кайтты» дигән шигырь ятлатты. 4-5 куплеттан тора иде ул. Күрәсең, укытучым әтинең кайту хәбәрен ишеткән булган. Чөнки атна-ун көн алдан күрше Тәкәнеш авылыннан Котдус исемле бер абый, әнине базарда күреп, бу сөенечне җиткергән: тиздән Хадиулла да кайтыр, югала торган кеше түгел ул! – дигән.
…Ул елны кар иртә төште. Без, малайлар, мәш киләбез: кем чанада, кем үзе ясаган чаңгыда, кем тимераякта. Мин дә тимераякта шуып йөрим. Басу капкасы янында бер төркем базарчылар кайта (базар – бездән 7 чакрым ераклыктагы район үзәге Тәкәнештә). «Бар, йөгер, әнә әтиең кайта», – ди бер апа. Басу ягына карасам, күз күреме юлда әни белән рәттән баһадир гәүдәле бер абый килә. Кап-кара мыектан. Өстендә шинелен чишеп җибәргән – итәге җилферди. Әни миңа кул изи: кил, янәсе. Мин кыяр-кыймас кына шунда таба шуам. Килеп җитәр-җитмәс, туктап калам. Әни: «Улым, кил, кочакла, әтиең бу», – ди. Мин бер мәлгә аптырап торам, әти дигәннәре шундый була микәнни? Кара син аны, нинди мәһабәт, Буденныйныкы кебек, кап-кара, калын мыек… Кыяр-кыймас кына әтине кочаклыйм. Ул мине билемнән тотып, күтәреп ала, каты мыеклары белән битемне кытыклый. Аның күз яшьләре битемне юешли. Ә мин тыпырчынам, кыргый җәнлек баласыдай, аска шуышам. Ниһаять, мин әти белән әни арасында, алар ярдәмендә, я шуып, я алар кулына өстерәлеп, басу капкасына кердек. Менә нинди була икән ул, әти дигән Кеше. Авыл башында яшьтәшләрем Нургали, ике Илсур, Фәрит, Рима, Фирдәүсә, Дамирә, Дания, Наилә, Хәмидә, тагын әллә кемнәр җыелганнар. Шунда әби-апалар… Кайсы кочагын ачып, әтигә ташлана, кемдер елый… Исән кайтканнардан иң соңгысы иде шул ул.
Әти Волхов фронтында сугышның икенче аенда ук әсирлеккә эләгә. Икенче фронт ачылгач, американнар кулыннан совет лагерьларына озатыла. Совет концлагерьлары фашист лагерьларыннан һич кенә дә «начар» булмавына ышандыралар әтине. Шулай итеп, Харьков трактор заводында һәм Ташкент янында уран заводы җимерекләрендә җәфа чиккәннән соң, 1947 елда гына туган ягына кайту бәхетенә ирешә әти.
Ә мин әтине бөтенләй хәтерләми идем, чөнки ул фронтка чакырылганда, миңа нибары 2 яшь тә 4 ай булган. Мин йоклаган булганмын, аркамнан сөеп, әнигә: «Балаларны сакла инде…», – диюдән башка сүз әйтә алмаган. Без әнигә 3 бала калганбыз: абыебызга ул вакытта –12, апага – 7 яшь.
…Без өйгә кердек. Әти биштәрле капчыгыннан калын брезент сумка чыгарды. Сумкадан авыз гармуны алып миңа бирде. Аннан өстәлгә сап-сары күмәч һәм ике шакмак шикәр куйды. Шикәрнең чәй эчкәндә кабыла торган ризык икәнен ишетеп белсәк тә, чын икмәкне, җитмәсә, мондый сап-сарысын беренче күрүебез иде. Ул икмәк байтак искергән – кипкән иде. Әбиебез сак кына күкрәгенә терәп, телем-телем итеп күмәчне кисеп безгә бирә. Мин инде әтигә ияләшә төштем – аның алдына ук менеп утырдым.
Әнә шулай, әти кайткан көн безнең өчен чын ипи капкан көн булды!
Азат ХАДИЕВ.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Әти кайткан көн – ипи капкан көн! ,

Комментарии