Таңнарда искән җилләр

Таңнарда искән җилләр

«Яшьлегем ач, ялангач заманга туры килде. Мактауны белмәдек, гел ачулану, гел тиргәү. Үз күңелеңне үзең күрсәң генә яшәп була иде. Мине җыр коткарды, җыр минем юанычым да, шатлыгым да булды», – ди үзешчән сәхнә ветераны, калфаклар чигү остасы, шушы көннәрдә 83 яшен тутырган Бәһиҗә Габделхак кызы Латыйпова.

Сарман Мәдәният йортында «Балкыш» конкурсының беренче туры бара. Сәхнәдә – чираттагы җырчы. «Үтте дә китте яшьлегем, үткәнен дә тоймадым. » Җыр башлану белән, жюри әгъзалары, сәерсенеп, моңарчы булмаган дикъкать белән сәхнәдәге ханымга текәлделәр. «Бәрхет тавыш» диләр мондый тавышны. Җырчыга иң зур бүләк булып, көчле алкышлар яңгырады. Казан вәкиле: «Каян табасыз сез мондыйларны! – дип куйды, сокланып. – Исеме кем әле? «Бәһиҗә Латыйпова, – диде район кешесе. – Мәктәптә укыган чагында Илһам Шакиров белән җырлаган ул. Былтыр шушы конкурста җиңүче булды».

САЛКЫН БАЛАЧАК ҖЫЛЫСЫ

1941нче елның февралендә Бәһиҗәгә дүрт яшь тула. Абыйсы Габбасны Мәскәүдә ФЗОда укыган җиреннән армиягә алалар. «Безне ил чигенә китереп тезделәр», – дип яза ул әнисенә. Хаты килеп күп тә үтми сугыш башлана. Абыйсы эзсез югала. «Изеп киткәннәрдер инде аларны, нәрсә икәнен белми дә калганнардыр», – ди Бәһиҗә ханым, күз яшьләрен яулыгына яшереп.

1944нче елның сентябре. Беренче класс. Яшь укытучы Мәрзия апалары: «Балалар, кем җырлый, бии белә?» – дип сорый. Бәһиҗә торып баса, чөнки аны моңа кадәр дә кич утыручы апалар җырлата иде.

Мәрзия апасы аны беренче булып сәхнәгә алып менә. Спектакльләрдә төп рольләрне бирә башлый. «Үги кыз» спектаклендә Бәһиҗә «Тәфтиләү» көенә җырлый. Солдат хатыннарының кайнар күз яшьләре авыл клубының салкын идәненә тамып, боз кисәкләренә әйләнә.

Ул елларны Бәһиҗә ханым тыныч кына исенә төшерә алмый: «Класслар шулкадәр салкын була иде, – ди ул, – тәнәфес вакытында укытучылар безне йөгертеп, арытып, җылытып, тагын дәрескә кертеп утырталар иде».

ИЛҺАМ ШАКИРОВКА БЕР СТАКАН СӨТ

Җидене тәмамлагач та Бәһиҗә эшкә җигелә. Алга таба уку теләге бик зур да бит, тик ул түләүле, очын очка ялгап барган гаилә күтәрерлек түгел. Кая ул, әле салымын да түләп өлгертеп булмый. Өстәвенә сукыр әнисен карарга кирәк.

Аның карамагында ат, арба, берничә бидон. Өйдән өйгә йөреп сөт җыя. Үсмер кыз бидоннарны үзе күтәрә, үзе төшерә.

Бервакыт, җыйган сөтен тапшырырга китеп барганда, Чаллы ягыннан килүче бер җәяүлене күрә. Илһам лабаса! Бу күрше авыл егете белән алар таныш инде: Теләнче Тамак сәхнәсеннән икәү җырлаганнар иде. Егет иске генә киемнән, бик боек күренә. Арбага сикереп менеп утырды. Үзенең зарын сөйләп бирде. Укырга керер өчен Казанга барган икән. Музыка училищесына алганнар. Ләкин барганда пароходта чемоданын урлаганнар. «Нишләргә хәзер, бөтен документ шунда иде», – ди. Юл буе ашамавы, ач булуы турында әйтә. Бәһиҗә аңа бидоннан сөт салып бирә. Шуннан соң: «Син иртәгә үк Ришат абыйны күр, ул берәр киңәш бирер, – ди. – Военкоматта эшләүче Ришат абыйны беләсең бит инде».

– Ул мине тыңлаган күрәсең, – ди Бәһиҗә ханым. – Барган, аңлаткан. Ришат абый әйткән: «Ярар. Син, энем, укырга кит, мин эшләрмен барысын да». Аның җырлап йөрүен беләләр иде бит инде. Бәлки, шул вакытта ук кем булып китәсен тоемлаганнардыр.

Илһам Шакиров белән юл аерылышына кадәр бер арбада баруын әле һаман яратып искә ала Бәһиҗә ханым.

АЙНЫҢ ЯКТЫ НУРЫ

Егетләргә күзе төшә башлаган чак. Актанышта яшәүче апасы килә. Бәһиҗәне Югары Чыршылы авылына кунакка алып китә. Кичке уенга чыга кыз. Уен тау итәгендә. Бәһиҗә җырлый: «Айның якты нуры төшә колхозым кырларына. »

Уен тарала башлый. Кемнең кем икәнен белми кыз, үзе генә кайтып бара. Инеш аша чыгасы бар. Аяк киемен салып чыгаргамы инде, дип торганда, берәү арттан күтәреп тә ала, су аша чыгарып та куя. Егет кызны озата китә. Күн кебек кап-кара кашлар, куе чәч. Чибәр егет кызга шунда ук ошый. Исеме Закир икән, шофёр булып эшли.

Капка төбендә торалар. «Керәм дисәм, кертеп җибәрер инде бу», – дип уйлый кыз. Егет бик йомшак күренә. Бәһиҗә сукыр эчәккә операциядән соң. Егет, бу турыда белгәч: «Ярар инде алайса, тыныч кына кереп йокла, – ди. – Иртәгә илтеп куя алам». Һәм, кызны шаккаттырып: «Көзгә бергә булабыз инде болай булгач», – дип өсти.

Кыз Чаллыга бәрәңге сатарга йөри. Егет шофёр, ул килсә, миңа ярдәм була, дип, ул ягын да уйлый кыз. Гаеп түгел, тормыш бит. Ләкин егет үзе бер күрүдә күңеленә хуш килә аның, билгеле.

Бәһиҗә ханым, инде бакыйлыкка күчкән ире Мөхәммәтзакирны исенә төшереп: «Үз көенә йөрүче караңгы гына чырайлы кеше иде ул, – ди. – Ләкин минем җырлап йөрүләремә бер генә дә комачаулык итмәде. Өебезгә якын дустым, Чулман фольклор ансамбле җитәкчесе Зиләрә Имаметдинова килә, гармун тартып җырлап утырабыз. Ирем мөкиббән китеп тыңлап утыра. Хәзер инде миңа бернәрсә дә кирәкми. Берәр кирәгең калдымы, дип сорасалар, иремне генә алып кайтып утыртыр идем шушында».

Күзләренә тагын яшь килеп тыгыла.

КАЛФАГЫҢНЫ КЕМ ЧИКТЕ

Туксанынчы еллар, милләт аңы күтәрелгән чак. Бәһиҗә Латыйпова калфак, түбәтәй чигүнең иң зур остасы булып китә. Бервакыт аны Чаллы шәһәренең Балалар Иҗат йорты директоры Светлана Ивановна Пипникова чакырып ала:

– Татар группалары кирәк, – ди ул. – Балаларга чигү серләрен өйрәтүче түгәрәк турында хыялланам. Бәһиҗә ханым, эшли алмассызмы шул эштә?

– Эшли алам, тик документ тәртибен белмим.

– Анысын гына үзебез карарбыз, – ди директор.

Эшли башлый Бәһиҗә ханым. Балаларны куып чыгарып булмый яныннан. Директорның, ата-аналарның куанычы чиксез: «Койрыгыңа тагылган инде алар синең», – диләр. Тикшерүчеләр балалар эшенә сокланып туя алмый.

Чаллы педагогика институтында да эшли Бәһиҗә ханым. Студентларны калфак, түбәтәй чигәргә өйрәтә. Бервакыт шул институт укытучысы Зәмзәмия ханым Казыйханова килә дә:

– Бәһиҗә апа, зинһар дип әйтимме, иремнең туган көненә түбәтәй чигеп бирәсем килә, өйрәт әле мине, – ди.

Өйрәтә, туган көнгә чакыралар.

– Казыйханов абый тальян алды да, мине җырлатты укытучылар алдында, – ди Бәһиҗә ханым.

Бервакыт шундый хәл дә була. Ишек кыңгыравы чылтырый, ачса, Рабит Батулла белән Рузия ханым. Хатынына калфак, үзенә түбәтәй чигеп бирүне сорый. Шуннан соң бер иске калфак чыгарып:

– Кем калфагы? – дип сорый.

– Белмим, – ди Бәһиҗә ханым.

– Зәһидә Тинчурина кигән калфак бу, – ди Батулла. – Музей өчен төзәтеп бирмәссеңме?

«Бик озак ятты ул калфак миндә, – ди Бәһиҗә ханым. – Карыйм, уйлыйм, булмый бит ул вакыттагыча эшләп. Ул чордагы җепләр юк бит инде хәзер. Шул бизәкләргә туры китереп, бүгенге материал белән эшләргә туры килде инде».

«ЯШИ БЕЛҮ – ҮЗЕҢЧӘ ЯШӘҮ УЛ»

Бәһиҗә ханымга тагын бер сорау бирми булдыра алмыйм: «Менә байлар яши белә-ә, диләр. Яши белү нәрсәдән гыйбарәт соң ул?»

– Күңелең теләгәнчә яшәмисең икән, мин моны яшәүгә дә санамыйм, – ди ул. – Гаилә коргансыз икән, икең бер уйда бул, бер-береңә юл куеп яшә, булганына бергә куан – шул вакытта яши кеше. Байлар, киресенчә, яши белми. Минем ике туганым яшьли генә үлеп китте, байлык дип. Чын итеп, юктан да ямь табып яшә. Мине җыр яшәтте – шатлыкта да, кайгыда да җырлый идем. Җыр ул – минем «таңнарда искән җилем».

1960нчы елда ире белән Чаллыга килгәч, мәдәният йортына йөреп җырлый, спектакльләрдә катнаша башлый Бәһиҗә ханым. «Зәңгәр шәл» спектакле белән хәтта Казан сәхнәсенә менәргә дә насыйп була.

«Минем бөтен эшләремә дә җыр-моңнарым салынган. Калфак, түбәтәй чиккәндә дә җырлап утырам мин, өй эшләрен эшләгәндә дә җырлыйм, – диде дә Бәһиҗә ханым, сузып җибәрде: – Идел бит ул, тирән бит ул. Тирән бит ул, киң бит ул. »

Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии