«Мескен» оныкларга 100 мең сум!

«ТНВ» каналында барган «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин белән барган тапшыруны карадым да, күңелемдә аңа рәхмәт хисләре туды. Эчкерсез тапшыру булды ул, елатты да хәтта. Бу тапшыруда ул сабый чаклары каһәр суккан сугыш чорына туры килгәннәр турында бик дөрес итеп ачып салды.

Сугышка барудан качып калган сатлыкҗаннар, җитәкче вазыйфаларына утырып алып, ирләре сугыш кырында ятып калган хатыннарны, ялгыз кызларны мыскыллап та күрсәткәннәр. Ул елларда бригадирлар да авылда ярыйсы гына җитәкче булып саналган. Нишләсәң дә авыл халкының йомышы шуларга төшкән.

Сабый булсам да, минем дә күңелемә онытылмаслык булып кереп калган вакыйгалар бар. Кыш көне мичкә ягарга утын беткән. Абый бригадирдан утын алып кайтырга ат сорагач, тегесе стакан сораган. Мин – сабый, «стакан юк бит безнең», дип кайгырган идем.

Тагын бер кат рәхмәт Нуриәхмәткә, мескенләнеп йөрмәгәненә, хыялына ирешүенә, халыкның яраткан артистына әверелүенә. Әнисенә булган ихтирамы, мәхәббәте дә күпләргә үрнәк булырлык.

Быел безне ятим иткән сугышның бетүенә 75 ел була. Шул уңайдан тагын сугыш ветераннарына, ягъни оныкларына ярыйсы гына күләмдә матди ярдәм булачак. Ә сугыш ятимнәренә ике бармак арасына кыстырылган «кукиш» булачак. Булса да булыр икән гаделсезлек. Ичмасам, хөкүмәт түрәләре, Дәүләт Думасы депутатлары арасында бу гаделсезлекне аңлаучы, күрүче юкмы икән? Бардыр дип уйлыйм. Ләкин алар дәшми.

Бу хакта инде язганым да бар: исән калган сугыш ветераннары бу гаделсезлекне күреп, сугыш кырында ятып калган авылдашларының ятим калган балаларына да ярдәм итүне сорап, мөрәҗәгать итәргә тиешләр иде. Шушы ятимнәр урынына үз балаларын куеп карасыннар иде. Алар сүзенә игътибар итми калмаслар иде, минемчә. Юк шул, күбесенчә үзләре мескенләнергә яраталар. Һаман үзләрен генә кайгырталар.

Без әнигә биш ятим идек. Исәне хәзер мин генә инде. Кайчан туйганчы ипи ашарбыз, дигән хыяллар, бер перәннекне ике-өч көнгә сузып ашаулар бер дә онытылмый. Черек бәрәңге кәлҗемәсе, алабута күмәче тәме, кыш көннәрендә салкын өйләр сабый чакның мәңгелек хатирәсе.

Әле бу көннәрдә үзебезнең Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич сугыш ветераннарына биреләсе 75 меңгә тагын 25 мең сум өстәп, 100 мең сум бирәбез диде. Әйдә, кинәнсеннәр инде сугыш ветераннарының «мескен» оныклары. Югыйсә, сугыштан соң җимерелгән илне торгызуда сугыш ятимнәренең өлеше күбрәктер дә әле. Төптән уйлаучы юк шул. Берәүләргә – 100 мең, икенчеләргә «кукиш» бер дә килешми инде.

Кәүсирия МОСТАФИНА,

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы

Комментарии