- 19.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №15 (16 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Тиздән бөтен халык Җиңү көнен бәйрәм итәчәк. СССРны, илебезне саклап калган ветераннарыбыз олы хөрмәткә лаек. Исәннәрне хөрмәт, вафат булганнарны дога белән искә алырга бурычлыбыз. Ни кызганыч, хәбәрсез югалганнарны гына искә алырга онытабыз. Алар да фашизмга каршы көрәштә башларын салган солдатлар бит. Алар да кемнәрнеңдер уллары, оныклары, ирләре, сөйгәннәре, «әти» сүзен әйтә алмый үскән сабыйларның әтиләре. Ел әйләнәсе без төрле һөнәр ияләренең бәйрәмнәрен искә алып, бәйрәм итәбез, аларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Хәбәрсез югалган солдатлар хөрмәтенә дә берәр көн билгеләп, аларны аерым искә алсак иде. Бу чараны уздыру зур чыгымнар сорамый, бары безнең ниятебездән генә тора.
Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышланган кичәдән соң бик тәэсирләнеп, шигырь иҗат иткән идем. Шуны сезгә дә юллыйм. Бу иҗат җимешем хәбәрсез югалган солдатлар рухына дога булып барып ирешсен иде.
Ил өстенә төшкән авырлыкны
Күтәрербез диеп иңнәргә,
Бәхет булса, кире кайтырбыз дип,
Киткән идек яуга киткәндә.
Безнең язмыш шулай усал булды,
Изге ният белән кузгалдык.
Хат-сәламнәр язып юллый алмый,
Без хәбәрсез генә югалдык.
Безнең дә бит илләр-җирләр калды,
Әти-әни калды, калды туганнар.
Хезмәт шавы, яшьлек дәрте тулы
Киң басулар, иркен тугайлар.
Сөйгән ярлар калды безне озатып,
Читтә яшереп яшьле күзләрен.
Әниләре белән яшь балалар калды
Аңламыйча ятим үсәсен.
Юл чатына җиткәч, соңгы тапкыр
Борылып карап, куллар болгадык.
Әйтелмәгән сүзләр калды, ә без гүя
Томаннарга кереп югалдык.
Билгеләр юк безнең каберләрдә
Һичкем килеп чәчәк куймады.
Эссе комга тамган тамчы сыман,
Безнең гомер эзсез югалды.
Безнең гомер тургай сайравында,
Тук башакның без бер бөртеге.
Бер тамчысы җәйге яңгырларның,
Көткәннәрнең күңел китеге.
Еллар аша сезгә эндәшәбез
Югалганнар яуда хәбәрсез.
Онытылып, юкка чыгарбыз без,
Онытсагыз безне әгәр сез.
Сагынсагыз безне, чәчәк алып,
Һәйкәлләргә һәр яз барыгыз.
Сүзсез генә, тынып калып торып,
Дога укып искә алыгыз.
Васин ИБРАҺИМОВ.
Балтач районы, Таузар авылы.
РЕДАКЦИЯДӘН. Чыннан да, Бөек Ватан сугышы вакытында да, башка сугышларда да хәбәрсез югалган солдатлар «күләгәдә» кала бирә. Ә бит аларның саны йөзләгән генә түгел, меңләгән, йөз меңләгән. Волонтерлар әле һаман да аларның каберләрен, күмелмичә калган сөякләрен табып тора. Сирәк кенә булса да, хәбәрсез югалган саналып та, туган җирләреннән бик еракта гомер итүчеләр бар.
Дөньяда хәбәрсез югалган кешеләрне 30нчы августта искә алалар. Ә хәбәрсез югалган балаларны исә 25нче майда искә алып үтәләр. Боларга тыныч тормышта югалганнар гына керә. Ә хәрби бәрелешләр вакытында югалучылар кертелми. Бәлки киләчәктә андый көн дә булыр әле дип өметләник.
Комментарии