Мәчене дискотека харап итте

Соңгы вакытта өебезгә ят бер баласы ияләште. Сөенеп куйдык, чөнки ул бик шаян булып чыкты. Аңа Муйнак исеме бирдек. Әле кайчан гына үз песиебезне туганнарыбызның кызы үзенә алып киткәч, бик ямансу булып калган иде. Гаиләбезнең һәр кешесе бу баласын үз итте. Ул әллә нинди уенчыклар табып, үзенчә шаярырга маташты, һәрберебез аның белән уйнау өчен вакытын кызганмады, шулай итеп кечкенә баласы гаиләбезнең үзәгенә әверелде. Муйнак тирә-ягын җентекләп өйрәнде, күп тә үтми, ул каядыр читкә китеп, югалып тора башлады. Аннан соң зур эш майтаргандай арып-алҗып кайтты, күңеле күтәренке була иде. Без аның кая йөрүен белә алмадык. Тора-бара читтән генә булса да, танышлары «хәлен белеп» китә торган булдылар. Алар безнең баласына караганда шактый зур булганга охшаган: киң күкрәкле, саллы гәүдәле, озын койрыклары артларыннан сөйрәлә. Аларны тиздән куып чыгардык. Явызланырга гына торалар, араларыннан берсе бигрәк тә. Үзләренчә холыкларын күрсәтүләредер инде. Әллә соң бу баласы начар төркемгә эләккәнме? Муйнак бик соң кайта башлады. Артыннан барып, кайда йөргәнен белергә тырышып карасак та, белеп булмады. «Кайда йөри икән бу соң гына?» – дип гаҗәпләнүебезгә сеңлем: «Төнге клубка «дискотекага» йөри бугай ул», – диде.

Беркөнне песи баласын күреп бөтенләй гаҗәпкә калдык: аның арт тәпиләре бөтенләй чәйнәлеп беткән, алардан кан саркый… Муйнак хәзер инде йомышын да үти алмый башлады, гел йомарланып ята. Әллә соң без яратмый торган явыз песи эшеме бу? Бу хайваннар арасында да «бандитлар» бар, күрәсең.

Үзебезчә дәваладык Муйнакны. Яралары бетә язды, кан агудан туктады, каты имгәнгән хайван гына аякларына баса алмады, аякларын көчкә сөйрәп йөри иде. Аңа култык таягы ясап биреп булмый бит инде. Песи баласы өчен шул төнге «дискотека» эзсез узмады, бөтенләй эштән чыгарды. Соңгы көнгә кадәр күзгә мөлдерәтеп карап, терелүне өмет итеп ятты да күзләрен мәңгелеккә йомды. Кеше балалары кебек «дискотекага» төнлә йөргән хайван затлары да имгәнми калмый икән. Адәм үз баласының төнлә кайда йөрүен белсә, шуңа охшаш вакыйгаларны булдырмый калыр иде. Ата-анасын тыңласа…

Миләүшә ГАЛИМОВА,

Казан шәһәре.

Комментарии