КАЗ БӘБКӘСЕ ХИКМӘТЕ

КАЗ БӘБКӘСЕ ХИКМӘТЕ

Безнең татар халкында «оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дигән сүз бар. Безнең ак ата белән ак ана казның 10 бәбкәсе бар иде, шуларның 4 се – аклы-каралы. Аклы-каралы 4 бәбкәсен икесе дә чукый иде. Әнием өйләгә хәтле бибиләрне саклап, табаларына 1 бал кашык валерян тамчысы салды да, ана белән ата казның томшыкларына үз каурыйларын тыгып куйды.

Әни казлар янында такмаклый-такмаклый йөри, әздән еламый гына: «Үз бәбкәләрегез, үзегез саклагыз, үстерегез», ди. «Үзебезгә дә, күчтәнәчкә дә булыр, газиз бер Ходаем, әйдә булыш мин колыңа», диеп, өйлә җиткәч бәбкәләрен кәрҗингә җыеп алып кердек. Казларның үзләрен генә калдырдык. Әни белән чәй эчеп, тагын ата каз белән ана каз янына чыктык. Әнием каен гөмбәсе белән икесен дә төсләде. Әйдә, күз тигән булса китсен, бетсен, үз бәбкәләрегезнең барысын да тигез күреп үстерегез дип, тагын кәрҗиннән чыгарып бушатты. Инде кич, көтү кайтканчы, бәбкәләрне сакларга туры килде. Ходайның рәхмәте, ана каз бөтенесен дә канат астына җыеп, башын да яшереп ятты. Ходаем могҗиза ясагандай булды бу хәл. Каралы бәбкәләрне бүтән чукымадылар да, әллә валериан тамчысы әллә каен гөмбәсе төнәтмәсе, әллә томшыкларына тыккан каз каурыйлары ярдәме тидеме, өшкерүләр шулай иттеме, анысын белмим. Мин дә бүтән каз бәбкәләрен сакламадым. Бәбкәләрнең барысы да исән-сау үстеләр.

Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА,

Лаеш районы, 25нче совхоз бистәсе.

Комментарии