Зур фаҗига

Зур фаҗига

22нче февраль көнне Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында бик зур фаҗига булды. Миңнемуллиннар хуҗалыгында янгын чыгып, йорт-җир, каралты-кура, мал-туар кара күмергә әверелде. Ә иң аянычы – ут нәтиҗәсендә ике бертуган сабыйның гомере өзелде. Бу хәбәр һәркемне тетрәндерде. Нәниләрне кызганудан үзәкләр өзелеп, күз яшьләре түгелде.

Өч һәм алты яшьлек сабыйларның әти-әниләре, балаларны әбиләренә калдырып, Кукмарага киткән була. Өлкән яшьтәге әби ут чыкканын күреп, күршеләренә ярдәм сорарга ашыга. Ләкин ул арада ялкын бөтен каралты-кураны чолгап алган була шул.

Районыбыз халкы бу гаиләнең авыр кайгыларын уртаклашып, матди ярдәм дә күрсәтергә омтыла. Шушы авыр кайгыны күтәрергә Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык бирсә иде.

Бу тәртипле, биш балалы гаиләгә «Безнең гәҗит»не укучылар да, бәлки, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәрләр. Тамчыдан күл җыела, диләр бит.

Акча күчерү өчен исәп-хисап счеты:

Получатель: Лейсан Фанзиловна Миннемуллина.

Номер счета: 40817810262120592380

Банк получателя: Отделение «Банк Татарстан» № 8610

ПАО Сбербанк

БИК: 049205603

Кор.счет : 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 165502001

SWIFT – код: SABRRUMM

Номер карты: 5469 6200 1691 9449

Кукмараның «Ак калфак» оешмасы активисты

Рафилә ФӘТТАХОВА

Комментарии