Салкын Чишмә «Әлмәндәре»

Салкын Чишмә «Әлмәндәре»

...Тиздән зур өебез булачак! Әти-әни, балалар урамда күтәрергә әзерләнгән бурага карап куанышалар. Сабыр холыклы Гарифә әнкәләре: «Бу көннәрне күрергә насыйп ит, Аллаһым», – дип, теләкләрен тели. Гаярь ире Борһан бураны күтәрү өчен урын әзерли, сазлыктан йолкып әзерләнгән мүкне барлый. Өч кыз, өч малай бура тирәсендә уйныйлар. Шул вакыт Садыйкныкылар озын арбалар белән килеп, бураны сүтеп төйи дә башлыйлар. Яннарында пүнәтәйләре дә бар. Борһан бу хәлне белгән булса кирәк, берни дә эшли алмый. Балалар елашып, бер-берләренә елышалар. 5-6 яшьлек малай озын бүрәнәләр төягән арба артыннан йөгерә. Үзе елый. Аякларына ташлар кадала... Авылны чыгып киткән атларга карап каплана. Тезләре канаган сабый үксүдән бер сүз дә әйтә алмый. Зәкия әби аңсыз яткан баланы күтәреп өенә алып керә.

Миңа бу хәлләрне кодам – Сәлахетдин Борһан улы елый-елый сөйләгән иде. Авылдашларының әләге аркасында, Борһан балалары рәхәт яшәмәсен дип, бураны алып китеп, идарә йорты итеп салалар. Сталин чоры, 1933-34нче еллар бу. Берни эшләр хәл юк. Әләкчеләр бик күп, үз дөньясын үзе күргән, хәлле авылдашларын чагып, башларына җиттеләр бит. Авылның бетә башлау еллары да колхозлашу еллары булды. Өлкәнрәк кызларны, егетләрне мәҗбүриләп читләргә җибәрделәр. Өч кызның берсе – Шәрифә апа поезддан төшкәндә аягын өздереп, гомерлек гарип булып яшәде. Бәхетенә, Асиясен табып үстереп, аның тәрбиясендә олы яшькә җитеп бакыйлыкка күчте. Ә ике бертуган малай гаярь ирләр булып җитеште. Хәләфетдин озак еллар колхозда эшләде. Соңгы елларда урманчы булып, тирә-якка бик күп урманнар утыртты. Яшьтәше Галиев Әсгать белән бик изге эш эшләделәр – авылга аен балкытып торучы мәчет салдырдылар. Үзләре вафат (урыннары оҗмахта булсын), авыл халкы мәчетне карап тора. Монда җомга намазлары, дини бәйрәмнәр уза.

Сүзем кодам турында иде. Колхозның авыр эшләрен һәр авыл баласы кичергән кебек, Сәлах кодама да бик авыр була. «Армия коткарды мине, – ди ул. – Аннан кайткач, Ютазыда автотранспорт оешты. Шунда эшли башладым». Гомер буена Татарстанның көч-куәтен арттыруда намуслы хезмәт итә ул. Бишьеллыклар, социалистик ярышларда гел алдынгы сафта була. Командировкалардан кайтып керми. Өч баласын хатыны Нәҗибә үстерә. Шушы елларда Сәлахетдин төп нигездә алты почмаклы йорт сала. Эшчән, тиктормас егет авылдашларына гомер буена изгелек кенә эшли.

Укытучы буларак, миңа бу авылның һәр йортында булырга туры килде, һәр гаиләне эчтән беләм. Минем кодам балаларына гаять дәрәҗәдә миһербанлы булды. Гаиләләребез туганлашкач, мин аның сердәше булдым. Ул кичләрен үз башыннан үткәннәрне, читкә киткән туганнарының язмышын сөйли иде. Кече эне буларак, барлык туганнарын да кайгыртып яшәде. Урал заводларында эшләп, җирсеп яшәүче туталарын хөрмәт итте. Алар кунакка кайта алмый башлагач, күчтәнәчләр төяп, хәлләрен белешергә бара иде. Аның, халыкча әйтсәк, гүрнәчә кебек яңа салган йортында балаларының никахларында, кызыл туйларында катнаштык. Аның эчке куанычын күреп, аның зур хезмәте, тырышлыгыннан канәгатьлеген аңлый идем. «Кодагый, куанам, әләкчеләр үлеп беттеләр. Балалары да бәхетсез булды. Әнкәем әйтә иде: «Балалар, кайгырмагыз, еламагыз, гаделсезләргә язмыш нәрсә әзерләр әле». Хак булды бу сүзләр. Кеше бәхетсезлегенә сөенмим, кулымнан күпме килә, шуның кадәр ярдәмләштем», – дип шөкер итте ул. Әйе, авыр хәлдәге бик күп авылдашларын 25 чакрымдагы хастаханәгә алып барыр иде. Менә ул Гарифә әнкәенең: «Таш атканга аш белән җавап бир», – дигән тәрбиясе.

«Мин 1929нчы елгы. Паспортны үз вакытлары җиткәч алганнар», – дип көлә иде. 90 яше тулгач, шофер таныклыгын алыштырырга барган. Бернинди таләпләр куймыйча, бабай, 100 яшькә кадәр исән-сау йөр, дип, яңа таныклык биргәннәр.

Салкын Чишмә «Әлмәндәре» инде өченче йортын салды. Нәҗибәсе үлгәнгә дә 9 ел тула. Яңа йортын курчак өенә охшатып салды. Хыяллары күп иде әле – кое казу, яңа җиләк-җимеш бакчасы булдыру... Эшләмичә тора белмәде. Кышын көздән әзерләп куйган ботаклардан себеркеләр бәйләде. Беркем аның кебек матур, ыспай итеп бәйли белми аны. Матур сапка саплап, авылдашларга бүләк тә итә иде аларны. Ярминкәләрдә дә фермерлар аңа заказ бирәләр иде. Кош-корт асрады. Аның помидорлары да үзе кебек: төзләр, матурлар, куагында кызарып пешеп утыралар иде.

Декабрьнең соңгы көннәрендә кодабыз вафат булды. Ике ел элек коронавирус зәхмәте тигән иде аңа. Шуның шаукымын җиңеп яшәде. Авыруы нык булса да, өметләнде, безне кунакка чакырды. Соңгы төнендә оныгы Булатның күкрәгенә башын куеп күзләрен йомды.

Туганлык үрнәге күрсәтеп яшәде ул. Барлык туган-тумачалар белән зурлап озаттык без аны. Тыныч йокла, Салкын Чишмә «Әлмәндәре», Сәлахетдин кода. Урының оҗмахта булсын.

Рәсимә МӨРӘСОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии