Кәҗә бәрәне һәм бозау

Яз көне җирләр җылынып яшел чирәм калка башлагач, кизләү тирәсендәге шул чирәмлеккә әти ике айлык бозауны җиргә казык кагып җепкә бәйләде. Без килгәндә анда инде шулай ук бәйләнеп куелган берничә яшь бозау яшел чирәм кимереп тора иде. Әти бозауны бәйләгәч тә колхоз эшенә ашыкты. Аннары тагын берничә кеше шулай ашыгып эшенә китте. Ә бозауларга күз-колак булырга тиешле без унлап бала кизләүдән өскәрәк урында – инде чирәм җир шактый кипкән җирдә шау-гөр килеп уйный башладык. Бервакыт Шакир абый малае Фоат кычкыра: «Расих, синең бозауны алалар!» Мин бозау янына барып җиткәнче күрәм: өч ир безнең бозауны ат арбасына салып маташа Ул вакытта миңа 6 яшь чамасы булгандыр, олыларга ни әйтергә белми торам. Болар шунда: «Бу Нигъмәтҗан бозавымы?» – дип сорап куйды. Хәтерләмим ни әйткәнемне, бауны казактан ычкындырдылар да, шул ук бау белән бозау аякларын бәйләп, китеп тә бардылар. Мин шунда гына кычкырып елап җибәрдем. Уеннан туктап калган иптәшләр, бер сүз дәшми, бу хәлне карап торалар иде. Иртән әнигә колхоз эшенә подвалдан бәрәңге чыгарырга наряд биргәннәрен ишеткән идем. Бар көчемә шунда чаптым. Подвал авылның икенче ягында, анда әнине табып хәлне сөйләп бирдем. Әни кулындагы чиләген җиргә ыргытты да бар көченә фермага чапты. Кичен, әти эштән кайткач, әни бу хәлгә аңлатма бирде. Безнең гаилә ит налогын 8 кило түләп бетермәгән икән. Менә шуның өчен ике айлык бозауны алып киткәннәр. Әни күпме генә ялынса да, бозауны бирмәгәннәр. Гаиләгә килгән бу фаҗигадә мин үземне дә гаепле санап, бик борчылдым. Миңа әти бозауны сакларга ышанып калдырды ич!

Икенче очрак. Бу вакытта мин мәктәптә укый идем. Урам яктан өйгә кереп барганда, үзебезнең авылның ике ире ак төстәге сарыкны этеп-төртеп урам якта торган чанага чыгарып салдылар. Әни артларыннан елап-ялварып, нигә аласыз, мин биш баламны ничек ашатам, дип, артларыннан чыкты. Тегеләр, без кушканны гына эшлибез, дип китеп бардылар. Кич җитте, әти эштән кайтты. Әни барыбызны да бишле керосин лампасы астында өстәл артына ашарга утыртты. Көндез булган хәлне барыбыз да белә. Өйдә тынлык, чебен очкан тавыш та ишетелер. Әмма сарыклар сараенда ике атналык бәрән, йөрәкне әрнетеп, бер туктамый мәкерди! Әни әйтә, башка сарыклар бу бәрәнне кыерсыталар, шешә белән сөт биреп карадым, эчми, әнисен дәшә, ди. Иртән әни безне мәктәпкә озаткач, фермага китте. Анда әйткәннәр, сезнең өйдә сарыклар законда каралганнан бер сарыкка артык. Шуңа күрә дәүләткә алганнар икән. Бәрән берничә көн шулай үксеп елады да үлеп китте. Әни әйтә, тегендә фермада әнисе шулай ук бертуктаусыз кычкыра, ди. Фермада эшләүчеләр ни эшләргә белмиләр икән.
 Менә шулай ул, «развитой социализм» төзеп, коммунизмга атлау адымнары...

Бу хәлләр «Безнең гәҗит»тә «Хәтер ул – геннарда» дигән язманы (№ 50, 21 декабрь, 2022 ел) укыгач исемә төште. Минем язган очракларда булган талауны НКВД хезмәткәрләре түгел, үзебезнең авылдашлар эшләде. Мин үзебезнең авылда репрессия корбаннарыннан гаилә әгъзалары белән 34 кешене эзләп таптым. Әле берничә гаилә, алдан белеп-ишетеп, бар мөлкәтләрен ташлап чит җирләргә качып өлгергәннәр.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии