Оренбург ягындагы ятим балалар язмышы

Оренбург төбәгенең Татар Каргалы авылында яшәгән Динисламга кырык көн, Гүзәлгә өч яшь тулгач, башта – әниләре, озак вакыт та үтми, әтиләре авырып вафат була. 68 яшьлек әби кулында ике ятим бала кала. Бу вакыйгадан соң инде унбер ел үтте.

Берничә ел элек Вәлиевлар гаиләсе турындагы әлеге хәбәр “Азатлык” радиосы аша яңгыраган иде инде. Унбер ел вакыт эчендә гаиләдә үзгәрешләр барлыкка килде: яңа йорт төзелеп бетте, балалар да үсте, бер кешегә артты.

14 яшьлек Гүзәл бөтен гаиләнең кичке ашка җыелуын ярата. Ләкин һәрвакыт болай булмаган.

Сиксән яшен тутырып килгән Рәхилә апаны, язмыш күп тапкырлар сынаган: ире бакый дөньяга күчә, 11 баласыннан бүгенге көндә дүртесе генә исән. Улы белән килене дә, ике баласын калдырып, якты дөньядан киткәч, түрәләрнең: “Сез олы яшьтә булу сәбәпле, балаларны үзегезгә яздыра алмыйсыз”, – дигән сүзләре әби кешенең йөрәгенә пычак кадау белән бер була.

Озак уйламый, абыйлары арасында үскән Гөлнәфис, Рәхилә апаның бердәнбер кызы, абыйсының балаларын үзенә ала. Кредит алып, яңа йорт булдыра, балалар үз ятимлекләрен сизмәсен дип, алар белән һәрвакыт бергә була. Әлеге вакытлар турында әниле-кызга хәзер дә сөйләве бик авыр.

Күптән түгел Гөлнәфис Шамил исемле егеткә кияүгә чыкты, гаилә әтиле булды. “Инде хәзер безне тулы гаилә дип әйтергә дә була, балалар да өйрәнеп бара, бигрәк тә малай кешегә әти кирәклеге сизелә”, – ди Гөлнәфис.

Динислам хәзер дүртенче сыйныфта укый. Ул инде булачак һөнәре турында да уйлана. “Минем футболчы буласым килә”, – ди 11 яшьлек малай.

Динислам, башка малайлар кебек, мәктәптә хезмәт дәресен үз итә: “Иң куанычлысы – үз кулың белән эшләгән әйберне әти белән әнигә алып кайтып күрсәтү”, – дип саный ул.

Гүзәл мәктәптә “5ле”гә генә укый: яраткан фәне – математика. Ул әле мәктәптә яхшы укып кына калмый, барлык чараларда да актив катнаша. Моны раслаучы – 9 ел буена тапшырылган күп санлы Мактау кәгазьләре. Кыз биюләр белән дә мавыга. Кечкенә чагында аны әбисе белән әнисе, 25 чакрым ераклыкка Оренбургка, бию мәктәбенә йөртсә, хәзер андый мәктәп Каргалы авылында да ачылды. Сәхнә киемнәре әби белән оныгының хатирәләрен яңартты.

“Әбием, исеңдәме? Менә болары – кечкенә чагымда биегән чегән, клоун киемнәре һәм хәзергеләре – татар, заманча биюләренеке”, – ди Гүзәл.

Киләчәктә Гүзәлнең хыялы – Казанга барып, мәдәният һәм сәнгать уку йортында белем алу.

Шулай 11 ел элек, бер ел эчендә, әтисез дә, әнисез дә калган ике сабый, бүген әбиле, әни-әтиле тулы гаиләдә яши.

Ятимнәрне балалар йортына бирмәү – халкыбыз арасында гадәти хәлгә әйләнсә иде.

Фирүзә ӘБСӘЛӘМОВА

azatliq.org

Көн дә бәйрәм, көн дә туй

Минемчә, бездә ял көннәре, бәйрәмнәр кирәгеннән дә күбрәккә әйләнде. Яңа ел – 10 көн, майда – 4, ноябрьдә дә 4 көн ял. Моннан тыш, 8 Март, Җиңү бәйрәме, Ватанны саклаучылар көнен дә өстәсәк, 365 көннең яртысын бот күтәреп ятабыз, аракы эчәбез, ыштансыз калабыз. Күрәсең, кемнәргәдер бу файдалы. Чөнки түлисе юк.

Бөтен халык бәйрәменә дини, гаилә бәйрәмнәре дә өстәлә.

Әлбәттә, эш кешесенә ял кирәк, ләкин, кем әйтмешли, көн дә бәйрәм, көн дә туй зыянга. Беренчедән, ил күләмендә җитештерү кими, икенчедән, гаилә бюджетына күпме зыян килә: чыгымнар, һәм фаҗигаләр.

Бәйрәмнәребез ничек үтә соң? Билгеле, һәркем “юрганыңа карап аягын суза”. Күпчелек күңел ачулар, мәҗлесләр шашлык пешерүгә кайтып кала.

Гаилә мәҗлескә әзерләнә. Өйдә ыгы-зыгы. Кухняда мәш киләләр. Монда инде рухи азык түгел, матди азык хәстәрләү белән мәшгульләр. Шуңа күрә шаяру-көлүләр дә ишетелми, югыйсә ни дә булса көячәк, түгеләчәк, пешмәячәк. Хуҗабикә эсседән, шау-шудан, ыгы-зыгыдан, кичерешләрдән көчкә аягында басып тора. Мәҗлестә утырырлык хәле дә калмаган бичараның, ләкин түзә, әле кунакларны сыйлыйсы, хөрмәтлисе бар.

Дөрес, яшьләрнең күпчелеге: “Нигә бәлешләр, тортлар пешереп азапланырга, сатасың да аласың”, – ди. Чөнки яшь хуҗабикә камыр белән эш итә белми. Әмма уңган хатыннар икенче төрле уйлый. Аның фикеренчә, камыр исе генә дә күпме рәхәтлек бирә. Әкияттәгедәй матур кабартманы, бәлешне мичтән алып, кунакларга чыгарсаң, горурлык белән: “Моны үзем пешердем!” дияргә була. Берәрсе: “Бигрәк тә уңган, кабарып пешкән”, – дип җибәрсә, хуҗабикә шатлыгыннан чак кына егылып китми кала.

Менә мәҗлес башлана. Барысы чәкешә, чиратлап тостлар, котлаулар әйтәләр һәм рюмкалардан, бокаллардан өзлексез аракы һәм шәраб коела. Эчмәгәннәрне кыстау башлана. “Якаңа салабыз”, – диләр. Бөтен мәҗлеснең игътибары аңа юнәлә. Бу очракта спиртлы эчемлекләр белән кыстау әдәпсезлек итеп кабул ителергә тиеш. Һәр кеше үзен-үзе белә. Мондый эчемлекләр сәламәтлеккә ярамый торгандыр яки “кодировать” ителгәндер.

Гаилә бәйрәмнәрендә балалар өлкәннәр белән бер табын артында утыра. Кайбер әти-әниләр балалар белән чәкештереп, бик зур хата ясый. “Шешә бәхете” һич кирәк түгел, бары шул гына. Тәмәке белән дә нәкъ шулай. Үсмер “заман атрибутларын” татып карарга тели. Гаиләдә тәмәке тартучылар булса, балалар, һичшиксез, көйрәтергә өйрәнәчәк.

Җәмгыять белеме дәресендә укучылар белән бәйрәмнәрне ничек үткәрүләре турында әңгәмә үткәрелә. “Аракы яки шәраб эчеп караганың, әти-әниегезнең сиңа тәкъдим иткәне бармы?” – дигән сорау куелды. Бер укучы: “Әти- әниләр белән мин дә утырдым. Алар чакырылган кунаклар белән бергә тәмәке тартырга чыгып киткәч, тиз генә бер рюмка кызыл аракы эчеп куйдым, бик тәмле тоелды. Градусы түбән иде, бугай”, – диде. “Әти-әниең кергәч сизделәрме?” – дим. Ул: “Сизмәделәр, башланган шешәдән эчкән рюмканы аннан кабат тутырып куйдым”, – дип авызын ерды. Менә шул мәҗлесләрдә бала спиртлы эчемлекләргә тартыла башлый да инде.

Хәзер уздырыла торган туйларның, туган көннәрнең, юбилейларның икенче көне “шашлыкка чыгу” дип атала. Икенче төрле әйткәндә, табигать кочагында сузылып хәмер чөмерү, пешәр-пешмәс ит кисәге кимерү. Кирәк икән, яткан урыныңда гырлап йоклап та аласың, күрмәсәләр, шунда ук йоклап та каласың. Сине эзләп йөрүче булмый, чөнки калганнар да шундый халәттә.

Бәйрәмнәр, минемчә, эш кешесенә күп булырга тиеш түгел. Укытучы халкының бәйрәмнәре аз, ул атнага 6 көн эшли. Календарьга кызыл белән язылганнарны гына ял итә. Мәҗлесләрне дә еш уздыра алмый, чөнки күңел ачарга вакыты юк. Кесә ягы да такыр. Ел саен туган көн үткәрү урынлыдыр дип әйтеп булмый. Түгәрәк юбилей мәҗлесләре үткәрү дә җитә. Гаиләң ишле булса, ул да күпкә китәргә мөмкин. Һәрнәрсәнең чамасы да бар бит. Бәйрәмнәрнең төп хуҗасы булган хатын-кызга күпме мәшәкатьләнергә туры килә, аларга мәдхия җырларга гына кала.

Бер караганда, бүген эчүчелеккә каршы көрәш алып барабыз дип, сөйләнәләр югарыдагылар. Кеше буш вакыты булуга аракыга үрелә. Ял көннәре, бәйрәмнәр аз булса, “и эчәбез, эчәбез, кайда безнең шешәбез”, дип икенче көнне әзрәк йөрергә туры килер иде.

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

7 ноябрь – бәйрәм!

4 ноябрьдә ни өчен бәйрәм итүебезне дә, аны кем уйлап табуын да һаман да төшенә алмыйм. 7 ноябрь кая югалды? Ә 60-70нче елларда нинди зур бәйрәм иде бит ул! Ул елларда Мәскәүдә, Казанда нинди зур демонстрацияләр үткәрелде! Минемчә, тарихны берәүнең дә үзгәртергә хакы юк. 7 ноябрь хәзер дә зурлап үткәрелергә тиеш.

Әнәс ГАЛЛӘМОВ.

Түбән Кама шәһәре.

Кырлы-сырлы уйларым

Җиңүнең 65 еллыгын бик зурлап бәйрәм иттеләр. Сугыш һәм тыл ветераннарына күчтәнәчен, акчасын бирделәр. Хөкүмәт ветераннарны олылый, сугыш чоры истәлекләрен, һәйкәлләрен яңарттыра. Чыннан да, бу эшләр барысы да хөкүмәтебезнең үз акчасына эшләнәме соң? Җиңү көненә дип, һәр оешма үз хезмәткәрләреннән 50, 100, 150 сум акча җыйды яки бер көнлек хезмәт хакларын тотып калдылар. Ярый, җыйсыннар да, ди. Әмма әлеге акчаны нинди мәнфәгатьләрдә файдаланулары турында мәгълүмат чыганаклары аша белешмә бирелдеме соң? Әллә хөкүмәт ветераннарга булган бурычын халык җилкәсенә аударамы? Әле бит Җиңү көне – сугышта ятып калган солдатларның туганнары, гаиләләренең кабат йөрәк яралары яңарган көн. Әтиләре сугышта, я кайтып үлгән ятимнәрнең күңеле сыкрый. Аларның әтиләрен искә алучы да юк. Газета саен аларның йөрәк ачысы белән язылган хатлары урын ала.

Әтиләре сугышта һәлак булган балаларны дәүләт 18 яшь тулганчы кайгыртып торган, диләр. Күңелдә кабат сорау туа: 9-10 яшьтән күмәк хуҗалыкларда эшләтеп, заемнар, салымнар түләтепме? Хәтта үзләре ач утырса да, соңгы малына кадәр әлеге заем, салымнар өчен алып чыгып китә торган булганнар. Ярлы, хәерче, тышыннан эче күренә торган халыктан нинди “байлыклары” өчен алдылар икән ул салым һәм җыемнарны?…

Әлеге сугышта үлгәннәрнең яки кайткач пенсиягә чыга алмыйча мәрхүм булганнарның – рухын, ә балаларының күңелен рәнҗетмәс өчен, шундый карар кабул итүләрен теләр идем:

“Әгәр солдат сугышта я аннан кайтып, яшенә җитмичә мәрхүм булган икән, балаларына ул алырга тиешле пенсиянең 35%, ә алар мәхрүм булса, оныклары пенсиясе күләменә 25% кушып бирергә.

Сугыш ветераннары, һәлак булганнар каны һәм җаны бәрабәренә ирешелгән Җиңү ул.

Хөкүмәт тагын бик тә кызыклы канун чыгарырга җыена. Хатын-кызларга пенсиягә – 62, ә ир-атларга 65 яшьтән чыгу. Бу турыда укыгач, көләсе дә, елыйсы да килә. Халыкның күпмесе пенсионер, ничәдер өлеше группада, ә шуннан калган халыкка болай да илдә эш юк. Шушы эшсезләр гаскәренә кабат әлеге өлкән яшьтәгеләр дә кушылса, илдә мәхшәр башланырга мөмкин.

Ниһаять, көчкә эштән кыскартылмыйча пенсиягә чыктым дип сөенгән кешеләр турында ни уйлый алар? Халык теләсә нишләсен, тик хөкүмәтнең генә аларны үз өстендә яшәтәсе килми. Әле ул 60-65 яшьлек кешеләрнең сәләмәтлекләре дә нык какшаган була.

Бер көнне берничә йорт аркылы гына ялгыз яшәүче 61 яшьлек апа керде (ире пенсиягә чыгуга авырып үлде). Гомердә дә зарланганын ишеткәнем юк иде аның. Ә бу юлы ул:

– Бөтен буыннарым сызлый, көчкә йөрим, – ди.

Баксаң, әлеге апа, әби дип язсаң дөресрәк булыр, пенсия акчасы гына җитмәү сәбәпле, фермада эшләүче сыер савучы ханымнарны ял иттертеп, 2-3 көн алар урынына эшкә менгән. (Элек сыер савучы булган).

– Беренче көнне бар эшне дә үзем эшләдем, ә менә калган көннәрдә әйберләрне ташышырга бер егеттән үтендем.

– Кешегә тикмәгә генә пенсия бирмиләрдер ул, йөрәк җилкенсә дә, без дәүләт эшенә яраксыз, – диде.

Кеше 62-65 яшькә кадәр эшләсә, аның пенсия алып яшәрлек көче, гомере калырмы икән?! Түрдә, ак якалы күлмәк кенә киеп утырып эшләгән апа-абзыйлар, бәлки, 80 яшькә кадәр дә эшләр.

Тагын бер нәрсәне аңлап бетерә алмыйм. Халыкның банкларга салган акчасы 1-10 процентка кадәр генә үсә, әле анысы да бер елга исәпләнә. Ә кредит, ссуда алсаң, ул, һичшиксез, 20 проценттан да ким булмый, әле айлап, көнләп исәпләнә.

Хөкүмәт ягына процент зур, ә халык ягына ким. Нигә монда баланс тигез түгел?

Мин гади авыл хатын-кызы. Бәлки, илнең сәясәтен тулысынча аңлап та бетермимдер. Тик үземнең фикерләргә ачыклык кына кертергә телим. Бәлки, хатыма башка укучылардан кайтаваз булыр.

Рәзинә СӘМИГУЛЛИНА.

Олы Арташ авылы, Саба районы.

Комментарии