Үлеп терелдем

1948 еллар – сугыштан соң илебезне хәрабәләрдән торгызу, индустрияләштерү вакыты. Завод-фабрикаларны аякка бастыру, яшь кадрлар, эшче көчләр туплау, заемнарга язылу, гидроэлектростанцияләр төзү, металлургия тармагын алга җибәрү бара.

Бу вакытта колхоз кырларында «ЧТЗ», «Нати», «Форзун» тракторлары, уңыш җыюда ат көче белән «лобогрейка»лар, соңыннан «Коммунар», «Сталинец-6» комбайннары эшләде, аларны йомры тәгәрмәчле «ЧТЗ» тракторлары тартып йөрделәр. Йөк машиналарыннан «полуторка», соңрак «ЗИС-5»ләр шакмара ягып, парда хәрәкәткә килделәр.

«ГАЗ»иклар соңрак чыга башлады, җиңел машиналарда җитәкчеләрне генә йөрттеләр.

Шулай бервакыт Мәрдән абыйлар капка төбенә прицеплы «полуторка» килеп туктады.

Без, 7-10 яшьлек яланаяклы малайлар, балык сөзеп йөргәндә, бу хәлне күрүгә, су буеннан йөгерешеп кайтып, машинаны сырып алдык.

Бу килүдә дә рульдә Мәсъгүт абый иде, аларга ашарга-эчәргә кергән арада, Харис, Равил, Камил, Рәүф, Наил, Йосыфлар машина кузовына менеп, төбендәге салам өстенә тезелешеп яттылар, янәсе, күрмиләр дә, утырып китәбез. Ә үзем исә машинага тагылган прицепнең киңчә өлешенә сузылып яттым, артта ике тәгәрмәч, шыгырдатып тотындым, урак өсте, эссе көн, юлда тузан. Тегеләрнең каядыр урманга барышы икән. Тиз генә ашап-эчеп чыктылар да, машинаны кабызып кузгалып та киттеләр.

Теге малайлар кузовта, ә мин исә, прицеп өстендә. Чокырлы юлда әле бер якка, әле икенче якка сикерткәнне, ычкынып китеп, күз алларым караңгыланганны хәтерлим, башкасын юк.

Теге иптәшләрем дә сикерешеп төшеп калырлар иде, артта прицеп.

Ходай рәхмәте, шофер үзенең ян көзгесеннән бу хәлне күреп, тиз генә туктап, кузовтагылар да сикерешеп төшеп, кайсы кая йөгерешә башлаганнар, бик курыкканнар.

Мәсъгүт абый, Мәрдән абый әкрен генә, орышмыйча, башка болай эшләмәскә, дип әйткәч, йөгерешеп килеп, үземне өйгә алып кайтып салганнар…

Аңыма килеп, күземне ачканда, баш очында Зөһрә әбием, әнием кулларындагы дисбеләрен тотып, авыз эченнән нидер укыйлар иде. Ишек катында як-якта, иптәшләрем тезелешеп утыралар. Бар җирем әчетеп сызлый, башым чыңлый, гәүдәмне бора алмыйм, күзләрем шешкән, көчкә күрәм.

Иртәгесен хастахәнәгә күршем, тире, макулатура җыючы Лотфулла абый атын җигеп илтеп куйды. Бәхетемә, аяк-кулларым сау, ике кабыргам сынган, буын чыккан, башым каты яраланган, колак тиресе ярылган.

Хастаханәдә айга якын ятып чыктым. Табиблардан: хирург Петр Васильевич Петронов, ярдәмчесе Ролан Тукаев, шәфкать туташлары Лида Котова, өлкән шәфкать туташы Людмила Ивановалар кулларыннан килгәнне эшләделәр, тәүлекнең һәр минутын үземне савыктыруга юнәлттеләр.

Рәхмәт яусын аларга, хәзер андыйларны күргәнем юк, күрмәм дә, күрсәтмәсен дә.

Шулай итеп үлеп терелдем дисәм дә, хата булмас.

Әй, , шуклык, наянлык, шул вакытларны уйлыйм да хәйранга калам, ничек исән калганмын.

Хәзер илебезнең үсеше белән бергә халыкның аңы да үсте, алга китте, заманына әйләнде. Әмма ул чорда гөрләп эшләгән колхоз-фермалар юкка чыкты, эшче куллар кимеде, юк дәрәҗәсендә, барысы да юрист, финансист, артист, җырчы булдылар.

Нурислам ГАЛИЕВ.

Зур Кукмара.

Комментарии