- 18.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №45 (14 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Иртән эш сәгате башланганда, баш инженер үзенә чакыртып алды.
Исәнләшеп, бер-беребезнең хәлләрен сорашкач, ул миңа:
– Син, Рафаэль, Кукмарага командировкага барып кил әле. Аларга кайтарылган 10 тонналы кранны тапшырырга кирәк. Анда эшләү өчен «Гортехнадзор»дан рөхсәт кирәк. Улбезнең төбәккә хезмәт күрсәткәнне беләсең!.. Шул кранны җибәргән хәлдә, цехта җыелган кара металлны вагоннарга төяп, Ижевск металлургия заводына озатасы иде. Гордеев белән телефоннан сөйләшеп эшне тизләтергә иде дә, трубканы алмый.
(Ул һәрвакытта районнарда була.)
– Ярар, Рафаэль, без сүзне куертып тормыйк, хәзер үк баш хисапчы янына кер дә, кирәк кадәр акча ал. Иртәгә Кукмарага юл тот. Гордеевны да үзең белән иярт.
– Тырышып карарбыз, әле ярый Казанда булса.
Гордеевтан барысы да шикләнә. Ул эшен өстән-өстән генә башкармый. Инструкциядә ничек итеп язылган, шулай үтәүне сорый.Ул дәүләт вәкиле, төгәл кеше, аны шуңа күрә усал, дип беләләр. Ә мине «үз кеше» ди, күп сөйләмисең, ди. Кранны икәү карадык, монтаж эшләре төгәлләнмәгән. Гордеев монтажчыларга бер көн вакыт бирде. Иртәгә кичкә кадәр мин күрсәткән эшләрне төгәлләсәгез, кабул итү документына кул куям, диде. Кранны эшләтеп карады, бөтен параметрларга туры килә. Һәм куйды да. Җыелган металлны вагоннарга төяргә мөмкин, дип рөхсәт бирде.
– Безнең эш бетте, әйдә, Рафаэль, кайтып чәй эчик.
Ә минем чәйләр-мәйләр үзем белән. Ул кызылны да, акны да салмый. Яратканы коньяк.
– Георгий Иванович, бер литр коньяк җитәме? – дип сорыйм.
– Җитми ни, син нәрсә!
Сакалын сыпырды да берне каплап куйды. Аның озын сакалы үзенә килешеп тора иде. Азрак тәнәфес ясап алды да:
– Әйдә яңа кран өчен дә күтәрик, Алла кушып, тагын озак эшләсен, көн саен планны арттырып үтәсен, – дип тагын ярты стакан салып куйды. Ятып торыйк, дигән иде, йокыга китте. Ярар, иртәгә карарбыз, дип эчемнән генә уйлап куйдым. Шул вакытта фатирга кайту турында да искә төшердем. Өстәлдәге стакан гел миңа карап тора, түзмәдем, «шайтан суы»н бушаттым. Кайтырга чыкканны хәтерлим, калганы томанлы. Мин куначак фатирга эләгү өчен тимер юл аша чыгарга кирәк. Ава-түнә тимер юл янына барып җиткән идем, поезд килеп туктады. Мин поезд астыннан чыгарга булдым. Астына керүем булды, пальтоның якасыннан бер тимер эләктереп китте. Бетте баш, үлүем шушы икән, куркудан яртылаш айныдым. Ничектер мин пальтодан арындым. Буйга шпаллар өстенә яттым. Суламыйм да, көпчәкләр баш өстендә тук та тук үтә. Шулай итеп өстемнән ничә вагон узгандыр.
Ходай саклагандыр, гомер бетмәгән. Фатир хуҗасы Әминә апа күршедәге шәфкать туташын чакырып, яраланган урыннарны дару белән эшкәрттеләр. Бигрәк тә тезләр, аякларга эләккән иде. Өйгә көч-хәл белән кайтып җиттем. 10 көнгә больничный алып, хирургта дәваландым. Мәче уттан ничек курыкса, миндә дә хәзер шайтан суына аллергия.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Комментарии