- 18.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №45 (14 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Дустым – Кукмара кызы Алия, ялга кайтып килгән саен, сумка тутырып тәмле ризыклар алып килә. «Әниең пешердеме?» дигән сорауга, «Юк, барысын да әби булдыра, бик уңган ул безнең» дип җавап бирә.
– Әби 17 яшендә бабайлар өенә килен булып төшкән. Идән юудан башка бер генә нәрсә дә эшли белмәгән, – дип сөйли Алия. – Әби килен булып төшкәннең икенче көнендә, туйдан соң, кайнанасы әбигә килен коймагы пешерергә кушкан. Килен кеше әле онга, әле йомыркага карап тик басып тора икән. Терәлеп калган сеңлесен күреп, апасы әбиемә сыек кына камыр әзерләп биргән. «Карап, өйрәнеп тор. Көн дә сезгә килеп, камыр ясамам», дигән ул сеңлесенә.
Әби әзер камырны болгата-болгата, кызган табага коймак сала башлаган. Тегенең коймагы яна да чыга, яна да чыга икән. Кеше күрмәгәндә генә, әби янган коймакларын итек эченә сала да, тагын табага камыр агыза. Шулай итеп, коймак итек кунычына җитә язган. Шулай да, тәлинкә төбе бераз коймак белән капланган үзе. «Әз булса да и тәмле булган иде ул, бер онытасым юк», дип шаярта бабай хәзер шул вакытларны искә төшереп. Әби дә югалып калмый: «Ярар, беренче камыр төерле була ул», дип кеткелди.
Коймак «пешерүдән» соң, әбием әниләренә юл тоткан. Кайнаналары исә, и балакаем, коймаклы итекләрен киеп, кайтып китте дип елмаешканнар.
Әби кайнаталарының бу хәлне белүен, үзе кайнана булып, килен төшергәч кенә белгән. «Киленем янымда кайнанам шушы хәлләрне сөйләп и оялткан иде», дип искә төшерә әбием. «Киленең янында кызарып тору кызык түгел икән ул», дип тә куя.
Шул көннән әби камыр ризыкларын әзерләүгә зур көч куйган. Ә хәзер исә, Кытай, Япон рестораннары читтә торсын, безнең әби ризыгы телеңне йотарлык була. Кукмарада иң тәмле коймак пешерүче ул гына, – дип җибәрә Алия, әбисенең тәмле коймагы белән сыйланып утырганда…
Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА.
Саба районы.
Беренче камыр төерле була ,
Комментарии