Заман кызлары нинди була?!

Бүгенге яшьләр заманнан артта калмаска тырыша. Кызларны гына алыйк. Күпләре модадан калышырга теләмичә, журналлар актара, интернет челтәрләреннән дә мода, кызларына хас булган яңалыклар белән танышып баралар. Бу, әлбәттә, гадәти күренеш. Ләкин заманга ияреп, күп начар гадәтләрне дә үз итә.

Минем дус, таныш кызларым арасында да шундыйлар бик күп. Заманча булырга тырышып тәмәке тарта башладылар, ара-тирә хәмер белән дә мавыгалар. Бу, әлбәттә, күпләрне алардан читләде. Үземнең дус кызымның да шундый гадәтләре барлыгын белгәч, сөйләшергә булдым. Ул әллә ни аптырап тормады: «Бу гадәти хәлләр ич, нигә аптырарга. Тәмәкене мин фигурамны тәртиптә тоту өчен тартам, ә хәмер белән күңел ял итә». Сәламәтлеккә зыян хакында сөйләгәч, битарафлык белдерде: «Әле кияүгә чыгарга иртәрәк, аңа кадәр ташлыйм инде мин аны», – дип җавап кайтарды. Мондыйлар арасында тулы гаиләдән булмаган балалар күп. Балачакта әтисенең әнисенә кул күтәрүен, хәмер эчүен күреп үскән бала да «үрнәкне» кемнән аласын әйбәт белә. Хәмер белән бергә җенси бозыклык та килеп керә. Төркем белән йөрүче кызларны белә идем. Ара-тирә алар хакында шундый яман сүзләр ишетелгәч, ышанмадым. Ләкин, тора-бара барысы да аерым-ачык күренә башлады. Әле 15 яше тулмаган кыз инде ике тапкыр аборт ясаткан, кызлыгын 14 яшендә үк югалткан булып чыкты. Башкалары да шактый кызыклы «биография»ле. Шундый сүзләрдән соң бөтенләй аралашмас булдым. Моны алар бик тиз сизде. Сәбәбен аңлатып биргәч, яла ягуда гаепләделәр. Хәзер исә юлларыбыз кисешсә дә, сөйләшмибез.

Бу хәлләр шәһәрдә булса, аерым игътибар да бирмәс идең. Бер яктан шәһәрне бозыклык оясы дип сүксәк тә, авылда да әле шәһәрнең төшенә дә кермәгән хәлләр бар. иске гореф-гадәтләрне саклап кала дисәк тә, замана авыруына да бирешә ул…

Тамчыгөл ТАКТАШЕВА.

Комментарии