Юллар, юллар…

Юллар, юллар…

Юллар, юллар, инде ничә еллар

Аерыла алмыйм сездән мин.

Ә.Ерикәй.

Әй, ул гомер буе йөрелгән юлларда күргән газапларны саный китсәңме?!

Студент чаклар… Ял җитүгә авылга кайтасы килеп «тыпырдый» башлыйсың. Ул вакытларда да автобуслар йөри… Тик юллар бик начар. Өсләренә җәелгән ташлары да югалып, як-якка таралып беткән иде.

Казан-Әтнә автобусына эләгеп, Әтнәгә кайтып төшкәч тә, безнең авылга кадәр 12 чакрым кайтасы бар. Бервакыт шулай кайтып барганда, «бәла өстенә бәла» дигәндәй, коеп яңгыр яварга тотынды. Автобусыбыз Бәрәскә авылы тирәләрендә үк, тауга менә алмыйча, артка «шуа» башлады. Пыр тузып, сүгеп, машина йөртүче абыебыз, машинаны арттан этәргә кушып, безне җиргә куып төшерде. Этә торгач, машинабыз бераз алга тәгәрәгән кебек итте дә, «дер-дер калтырап» утырырга тотынды.

– Булмый, бүтән бара алмый, машина ватылды, – дип сөйләнде абыебыз.

Без юлга чыгып, алга атлауга, машинабыз дөбер-шатыр килеп борылды да Казан ягына сыпыртты. Без, «машина ватык» дигән иде, ләбаса, дип, карап калдык.

Коеп яуган яңгыр астында, таеп егыла-тора Күәм авылына якынлашканда, төн урталары җиткәндер, дөм караңгы иде. Ярый, шушы авылдан бер таныш ханым очрады. Аның белән җитәкләшеп диярлек, аларга кереп аудык.

Иртәгесен азрак өс-башларны рәткә китереп, авылыбызга кайтырга чыксам, туфлиләрем юк. Өйгә оекчан кайтып кергәнемне хәтерлим, ә туфлиләрем, күрәсең, төшеп калганнар. Рәхмәт хуҗаларга, аягыма балдаклы галушлар кидереп озаттылар үземне.

Берәр ел узгач, Казаннан Күлле Кимегә кадәр көнгә ике мәртәбә җибәрә башладылар. Кимедән безнең авылга өч чакрым гына җәяү кайтасы кала.

Шулай бер ялга каршы көнне авылга кайтып төштем. Кайтканда җылы, җепшек көн иде. Ә дүшәмбе иртән суытып, катырып җибәрде. Иртә таңнан торып ашык-пошык автобус юлына чыктык. Кимедәге тукталышка бармыйча, турыданрак бәреп, автобус каршына чыгарга булдык. Без өчәү – мин, өлкән яшьтәге Салих абый (аксаграк та әле), күрше кызы Гүзәлия. Салих абый Казанга – кызларына, ә Гүзәлия Биектаудагы апаларына кунакка барырга чыккан. Йөгерә-атлый дамбага якынлашабыз. Тик, ни күрик, автобус кайткан, әмма бозлавык булгач, Киме үреннән менә алмаган, күрәсең, Казанга таба кире борылып маташа. Чабабыз. Ә Салих абый юньләп йөгерә алмый, титаклый гына. Кинәт ул юлдагы нәрсәгәдер абынып, тәгәрәп китте. Аны саклабрак килә идем, Салих абыйга сөртенеп, өстенә үк аудым. Гүзәлия дә безгә бәрелеп тәгәрәп китте. Өчәүләп җирдә утырганда, автобусның койрыгы гына күренеп калды. Салих абый ачыргаланып кычкырып җибәргәч, айнып киттек.

– Бетте, Разия апагызның күчтәнәчкә тыккан күкәйләре сытылып харап булды.

Аңа Гүзәлия дә кушылды:

– Әни күчтәнәчкә каймак, бал тыккан иде, нидер шытырдады. Банкалар ватылды, ахры.

Аякларымны сузып ук утырган килеш мин дә:

– Укырга соңга калам, болай булса, стипендияләр эләкмәс, – дип куйдым.

Менә шул хәлләр ничә ел буена онытылмыйча, күз алдында тора.

Ул заманнарда кесә телефоннары түгел, чыбыклы телефоннар белән дә хәлләр авыр иде. Авылларда телефоннар юк, булса да, үзәкләрдә генә. Шуңа күрә кайту-китүләрне хәбәр итү түгел, бер-ике җөмлә белән хәл белешеп тә булмый иде. Ярый, аллы-артлы авыр сумкалар асып кайтып-килеп була. Авылларда конфет, шикәр комы, токмач, ак он кебек ашамлыкәйберләренәкытлык иде ул вакытларда. Җиләк-җимешләр турында әйткән дә юк.

Яз көннәренең берсендә авылга кайтып килергә кирәк булды. Узган кайтуымда әниебез чирләп калган иде. Күңел тыныч түгел, хәлен белеп килергә кирәк. Дарулар алдым, күчтәнәчләр белән сумкаларымны шыплап тутырдым да кайтып киттем. Автобустан төшкәч шактый кайтасы, язгы кар суы дөньяны баскан диярсең. Боз дип басасың, асты су. Әйләнечтән кайтсам, ышанычлырак, тик бик озак, төнгә – караңгыга калам. Турыдан китсәм, инеш-елга аша чыгасы бар. Килеп туктадым да аптырап калдым. Кечкенә, сай инешебез елга булып гөрләп ага. Кайда ул без йөгереп чыгып йөри торган басмалар? Ничек чыгарга инде бу су аша? Агымы да көчле, егылып төшсәң, күз ачып йомганчы агызып китәчәк. Елганың таррак бер урынында кар китеп бетмәгән. Бер як ярдан икенчесенә кадәр күпер кебек торып калган, ә астыннан шаулап су ага. Нишләргә соң… «Тәвәккәл таш ярыр» дигәндәй, күп уйлап тормыйча, шул кар күпере янына килдем. Сумка, әйберләремне бар көчемә теге як ярга ыргыта башладым. Пәлтәмне салып, төргәк ясап ыргыттым. Аннан итекләрем берәм-берәм теге як ярга очты. Оекчан, күлмәктән генә, бисмиллаларымны укып, кар-күпергә якынайдым. Күперчеккә аркылы яттым да алга тәгәрәргә тотындым. Урта бер җиргә җиткәч, кар күперчеге шыгырдап куйды. Вак-вак кар кисәкләре аерылып, су белән агып киттеләр. Күземә йонлач җәнлек чалынып китте, чем кара күзләрен дә күрдем. Йә, Ходаем, су уртасыннан агып бара. Су кондызы булса кирәк. Каршы ярга тәгәрәп чыгып җиткәндә, бөтен җирем лычма юеш, ә күзләремнән бертуктаусыз яшь ага иде. Киенеп, әйберләремне җыям, үзем такмаклыйм: «Ходаем, исән калдым бит. Рәхмәт». Күперчеккә борылып карасам, аңа таба зур гына кар кисәге агып килә, тагын, тагын… Күперчек төбенә бөялеп, аны кузгаттылар. Күперчегем урталай ярылды, аннан вак кар кисәкләренә вакланып, агып китте. Шул вакытта нинди хисләр кичергәнемне белсәгез иде.

«Юл газабы – гүр газабы» дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әллә нинди кешеләргә очрыйсың, маҗараларга тап буласың.

Ул еллардаКазан – Әтнә, Казан – Арча, Казан – Балтач, Казан – Саба юлларын күп таптарга туры килде. Мең бәла белән чыгып китәсең, мең бәла белән кайтып керәсең.

Бервакыт автовокзалда авылга кайтырга автобус көтеп торабыз. Бер-ике атна алдан Париж Коммунасы урамындагы «предварительная касса»га барып, бер-ике сәгать чират торып, билет алып куйган идем. Менә хәзер соңгы дәрес-лекцияләрне «тозлап», авылга кайтып барышым. Әйдә, утырып, ял итеп кайтасы, борчылган юк анысына.

Яныма таза гына гәүдәле, ак яулыгы өстеннән яшел чәчәкле яулык та чөеп бәйләп куйган бер авыл апасы килеп туктады. Кулында зур гына төенчек, кәрзин аскан. Сумкасы да бар әле. Беләзек, йөзекләр, мәрҗәннәрнең эреләрен тагып җибәргән. Уфылдап, әйберләрен җиргә куйгач, елмаеп, миңа дәште:

– Кызым, Әтнә автобусы шушында туктый микән?

– Әйе, апа, шушында туктарга тиеш, – дим.

– Ә син, кызым, кая кайтасың?

– Күлле Киме ягына, апа.

– Ә мин Бактачы авылына кайтам, Алла теләсә.

«Сүзе бетте, ахры», – дип уйлап кына куйдым, апа тагын җиңемнән тартты.

– Утыртыр микән, шоферы дим?

– Утыртыр, апа, билетың булса.

– Ә кайда саталар ул билетны?

– Мондагы кассаларда билетлар юк бугай, алдан алып куйган билетың булса гына.

Алдан билетны кайдан барып сатып аласы икәнен әйткәч, апа кул гына селтәде.

– Ә синең билетың бармыни?

– Әйе, күптән алып куйган идем.

– Утырып кайтырга урыннары да күрсәтелгәнме?

– Әйе, 14нче урын диелгән…

Автобус килеп туктауга, халык этешә-төртешә керергә тотынды. Мин ашыкмыйм. Кереп бетсеннәр әле берүк. Билет кулда ич.

Менә безгә дә чират җитте. Төенчек, капчык, чемоданнар арасыннан атлый-атлый, эчкә узабыз. Алда буш урыннар гына күренми. Теге апа, ай-кояштай балкып, миңа кул изәп маташа. Үзе исә кычкырып диярлек:

– Кызым, мин урнаштым, Алланың рәхмәте төшкере, булды, – ди. – Шоферга «14нче урын», – дидем, кертеп җибәрде, «Бар, бар, апа, урнаш», – диде.

Тирә-яктагыларга да аңлатып алды:

– Рәхимле бала, алдан билет алган булган. Кереп утырдым әле менә. Аякларым ял итсен, дидем.

Капчык-төенчекләр арасыннан ул тирәгә барып тормадым. Бер утыргыч тоткасына ныклап тотындым да, юл буе тирбәлеп, «ял итеп» кайттым.

Фәрдия ҖИҺАНШИНА.

Казан шәһәре.

Комментарии