Кеше гомере кыл өстендә

Һәркөн диярлек дөньяның төрле почмакларында булып торган юл фаҗигаләрендә, янгыннарда, табигать бәла-казаларында, мәгънәсез сугыш хәрәкәтләрендә халыкның күпләп кырылуын телевизордан күргәч, радиодан ишеткәч, чәчләр үрә торырлык.

Әҗәл һәркемнең аяк астында, дип халык белми әйтмидер. Ул йә кешенең үз саксызлыгы аркасында, йә очраклы рәвештә килеп чыга. Шуннан күпләр гомерлек гарип булып кала яки якты дөнья белән хушлаша. Үземнең дә шуңа охшаш хәлләргә юлыкканым булды. Менә шуның бала чакта булганы аеруча истә калган.

1950 ел. Бу хәл сентябрь башында Төгәлбай авылында (Әлки районы) булды. Ул елларда мәктәп балаларын чиратлап, һәр көнне бер сыйныфны укудан аерып, колхоз кырына бәрәңге чүпләргә, мәк, башак җыярга йөртәләр иде. Балалар күп, һәр сыйныфта 35-40ар укучы. Шулай беркөнне безне дә мәк җыярга алып киттеләр. Көне буе мәк җыйдык, куелган планны үтәдек тә арып-талып кайтыр юлга чыктык. Авылга кадәр 2-3 чакрым ара бар. Шунда юлдан ерак түгел, авылга таба, 6шар калаклы ике сабан таккан «С-100», ягъни «Дизель» тракторы туңга сөрү эшен башкара. Ул «Фордзон», «Нати», «ЧТЗ» кебек тракторларның берьюлы берничәсен алыштырырлык. Аны сугышта катнашып, Берлинга кадәр барып җитеп исән кайткан иң тәҗрибәле ­чы Вәли абый Нургалиевка бирделәр. Ул чакларда малай-шалай аңа утырып йөрергә бик кызыга иде. Безнең малайлар да шул тракторның сабаны рамына чиратлашып утырып кайткалый башладылар. Менә Әгъзам исемле малай белән алгы сабанның рамына утырдык. җир башына җитеп, кирегә борыла башлады. Сабаннан башта Әгъзам, аннан мин төштем. Төшеп басуым булды, сабанның арттагы кечкенә көпчәге аягыма тиеп китеп мине җиргә екты, ә арттан алты калак белән икенче сабан өскә килә. Егылганымны күреп, сабанчы тракторчыга кычкырып карый, ә ул гөрелтесе белән ишетми. Шунда Әгъзам миңа каты итеп: «Тор, тапталасың!» – дип кычкырды. Мин каушаудан аны-моны уйлап тормыйча, бөтерчек кебек яткан килеш янга тәгәрәдем. Сабанның соңгы калагы гына бер аягымны балчык белән күмеп китте. Әгәр чыгып өлгермәсәм, сабан калаклары мине кискәләп, җиргә күмеп китәсе иде бит. Гомерем бетмәгәч, исән калдым.

Элек һәр сабан өстенә махсус ясалган тимер утыргычка берәр кеше – сабанчы утырталар иде. Ул штурвалны боргалап, сөрү тирәнлеген көйләп бара, янәсе. Шулай бер елны 18 яшьлек Нурдидә исемле кыз төнге сменада йокымсырап китеп, утыргычтан егылып төшеп, сабан калаклары астында калып һәлак булды. Шуннан соң ул сабанчы дигән вазифаны бетерделәр.

Сүзем тракторга да кагылгач, аның ул вакытлардагы тагын бер эшен искә алмый булмас. Ул «Дизель» тракторы һәр елны диярлек яңа ел алдыннан, махсус ясалган зур агач чана өстерәп, авыл халкын төяп, Казанга бара иде. Анда 30-40 кеше, берәр сарык түшкәсен, берничә казын төяп, салым, заем түләү өчен акчага әйләндерергә һәм бала-чагасына базарда сату итүче чегәннәрдән арзанлы кием-салым алып кайтырга бара. Ул чакларда базарларда чегәннәр тотылган киемнәр сата иде. Трактор Кама аша чыгып, Атабай аркылы ике көндә Казанга барып җитә. Өч көн анда булып, янә ике көн кайта.

Менә шундый заманнар да бар иде. Хәзер безнең як халкы өчен дә, Кама елгасы аша күпер ачылгач, Казан юллары җайланды, Аллага шөкер. 3-4 сәгать эчендә авылдан Казанга барып җитеп була.

Сөләйман ШАКИРОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии