- 18.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №33 (19 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
(Чын хикәя)
Ялангач, салкын, шыксыз өй. Тәрәзәсеннән җил уйнап тора. Агач сәкедә баш астына салам тутырылган капчык салган, өстенә юрган ябынган, карарга куркыныч, хәлсез гәүдә ята. Бары тик калайланган ике күзеннән җаны чыгып бетмәве шәйләнә. Коточкыч нурсыз йөз, тәннәрне куырып алырлык күз карашы… Булса да булыр икән шулкадәр нурсыз күзләр! Ходаем, үзең сакла!
…Фәйзелхак гаиләдә бердәнбер бала булып үсте. Сәгыйдулла белән Гөлбануның, бик теләсәләр дә, башка баласы булмады. “Икене – бергә, берне юкка сана”, – дигән борынгылар. Ни хәл итәсең, Ходай бирмәгәч… “Ярар, шушысы озын гомерле булсын”, – диештеләр.
Еллар әкренләп үтә торды. Малай күзгә күренеп үсә, төрле шуклыклары арта бара. Кечкенә чагы бит, үскәч, барын да аңлар, акыл керер, Алла боерса, дип, аңа әллә ни игътибар да итмиләр.
Кышны – яз, җәйне көз алыштыра барып, еллар уза торды. Әти-әнисе Фәйзелхакка вак-төяк эшләр дә куша башлый. Мал-туар асрап торган авыл җирендә эшләгән кешегә эш күп, ләкин малай төрле хәйлә таба, тизрәк уенга качу ягын карый. Мәктәпкә укырга да көч-хәл белән генә ияләндерәләр. Качып кайтып укытучысының җелегенә тия ул.
Менә көтеп алган яз җитә. Яшел чирәм төртеп, каз бәбкәләре чыккач, әнисе аңа шуларны сакларга куша. Малай башта ризалашкан кебек булса да, бу эштән бик тиз туя, уенга чаба. Кич җитеп исенә төшеп, бәбкәләр янына килсә, аның берсен тилгән алып киткән. Ул озак уйлап тормый, янәшәдә чирәм чемченеп йөргән бер каз бәбкәсен сугып үтерә дә: “Безнең бер бәбкә үлгән”, – дип әнисенә алып кайтып күрсәтә. Әнисенең йөрәге чәнчеп-чәнчеп ала, нидер сизенә сизенүен, шулай да сүз әйтми. Йөрәге янса да, дәшмәү ягын карый. Иртәдән кичкә кадәр уенда йөргән малайның тагын да сәер гадәтләре күренә башлый. Печәнлектән йомырка урлап, аны үзләреннән ике өй аркылы яшәүче Зәйнәп карчыкка алып кереп, тәмәкелек акча сорый. Карчык үз колагына үзе ышанмыйча: “Ни сөйлисең син, яхшыдан яман туган нәрсә? Хәзер үк алып чыгып кит йомыркаларыңны, күземә күрсәтмә. Бер юлга гына әти-әниеңә, кешегә әйтми торам. Ташла андый начар гадәтеңне”, – дип әрләп чыгара.
Фәйзелхак, бераз уйланып торганнан соң, билгеле бер карарга килеп, тукта, син җен карчыгы алмасаң, Фәтхия апа, һичшиксез, алачак дип, томырылып шунда чаба. Әйе, малайның ышанычы аклана. Фәтхия, кеткелдәп көлеп, йомыркаларны шунда ук алып куя да аңа бер уч тәмәке бирә. Юлы уңудан шатланып, ул туп-туры су буена йөгерә, бер кинәнеп тәмәке тарта, бары тик карыны ачкач кына, өенә кайтып китә. Мәктәпкә барырга теләми, көч-хәл белән бишенче классны тәмамлый да укуын ташлый. Хезмәт сөймәгәч, эш рәтен дә белми. Кая гына кушсалар да, я бөтенләй бармый, барса да, эленке-салынкы генә йөреп кайта. Әти-әнисе улларының шулай эшлексез булуына исләре китеп, нәрсәгә дә юрарга белми.
Малай тора-бара бигрәк кансызга әйләнә. Һәр тере җан иясенә нәфрәтле: кайсын сугып үтерә, кайсын имгәтә, шулай итеп, тәм таба. Әгәр дә берәрсе кисәтү ясаса, үзеңне бәреп үтермәгәнгә рәхмәт әйт, дип, карт-корының котын ала. Һәркем аның тирәсеннән ераграк йөрергә тырыша. Ул ни генә кыланса да, авыл халкы эчтән генә рәнҗи, сүз әйтергә базмый. Әти-әнисен дә кадерсезли, сүзләрен тыңламый. Беркөнне аңа әнисе көтү чиратына чыгарга кирәклеген әйтә. Әнисенә сүзен әйтеп бетерергә ирек бирми: “Көтегез кирәк булса”, – дип кычкыра. Иртән әнисе кабат уятса да, икенче якка әйләнеп ята. Ни хәл итәсең, көтүгә, хәле булмаса да, әтисе чыга. Шул көнне, үч иткәндәй, көне буе яңгыр ява. Сәгыйдулла, хәлсезләнеп, лычма су булып, кич белән өенә кайтып егыла. Шул ятудан, үпкәсе шешеп, савыга алмыйча, үлеп тә китә. Әтисе үлгәннән соң ул тагын да явызлана. Күзләре начар күрә дип, аны армиягә дә алмыйлар. Хәзер ул Фәтхиягә тәмәкелек кенә түгел, ә эчәр өчен өеннән һәм янәшә-тирәдәгеләрдән әйбер урлап ташый. Кеше малларын урлап суеп, әче балга алмаштыра. Әнисенең сандык төбеннән бөтен тәңкәләре дә, алка-беләзекләре дә, келәттән ак он, каз түшкәсе дә – барысы да Фәтхия йортына күчә. Югалган әйберләргә йөрәге сызлаган Гөлбану Фәтхиягә рәнҗеп, аны каргаудан уза алмый. Алай да беркөнне: “Тукта әле, әйбәтләп әйтеп карыйм үзенә, бәлки, моннан соң сабак булыр, исерекләрдән урлап китергән әйберне алмас”, – дигән уй белән аның өенә бара. Кая ул?! Ояты качкан хатын аңа сүзен дә әйтергә ирек бирми, үзен гаепли. Гөлбану күз яшьләренә буылып бу йорттан тизрәк чыгып китү җаен карый. Өенә кайткач, бик озак елый. Бу вакытта аның бер пар киез итеге яңадан Фәтхия келәтенә күчкән була инде. Сабырлыгын җуйган Гөлбану төн урталарында торып айга карап: “Ярабби, хәрам малга тотса иде”, – дип исерекләрнең әйберсен җыеп, аларны эчертеп ятучы Фәтхияне каргый. Ходайның “Амин” дигән сәгатенә туры килгәндерме, Фәтхия сукырая. Өйлә вакытында мунчага кергән җиреннән шулай була ул. “Җен зәхмәте кагылган”, – дия кешеләр.
Бер килсә, килә бит ул. Ахырдан нәселе корыды. Кеше хакы, хәрам ризык ашап үскәнгәме, балалары тәүфыйксыз булды, аның исерекләрдән җыйган малын бик тиз таратып бетерделәр, үзен дә карамадылар. Картайган көнендә картлар йортында тилмереп үлде. Янында күрше авылның бик укымышлы карчыгы булган, шул ясин чыккан. Бик озак үлә алмый азаплангач, әйткән: “Эх, дөньяда дөрес яшәмәдем шул, шулар тоткандыр инде мине. Йә Хода, үз гаебеңне үзең танудан да авыр нәрсә бармы икән бу дөньяда?” – дип озак ыңгырашып яткан.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, Фәйзелхак турында сөйли идем. Фәйзелхакны, акыл кермәсме дип, әнисе өйләндереп тә карады. Күрше авылда ялгыз яшәүче Гасимә исемле кызны димләделәр. Кыз башта киреләнсә дә: “Ярар, бәхетемне бер сынап карыйм”, – дип, егет төскә-биткә чибәр булгач, ризалашкан.
Ләкин алтыдагы алтмышка дигән әйтем бар. Бергә яши башлауга ук ул хатынын да кимсетә, хурлый башлый. Эчеп кайтып кыйнаганнан соң, Гасимә үле бала таба. Шулай да, бәлки, эчмәс, рәтләнер, дип түзеп карарга була. Малаеның ачы кыланышларына эчтән янып-көеп йөргән ана бер көнне урын өстенә егыла һәм озак та ятмый үлеп китә. Каенанасы вафатыннан соң, Гасимәгә тагын да авыррак көннәр башлана. Фәйзелхак эчүдән башканы белми, эшләргә яратмый, явызлыгын көннән-көн арттыра гына бара. Әмма түзүнең дә бер чиге була. Көннәрдән беркөнне Гасимә бер ерак туганының адресын алып, беркемгә әйтмичә, авылдан чыгып китә.
Эчүдән күзләре тонган бу юньсез бәндә хатыны китүгә дә артык игътибар бирми, өйдә нәрсә булса, шуны сатып эчүен дәвам итә. Авыл кешесенә бик күп җәбер-золымнар сала, шулай да аңа сүз әйтүче булмый. Тагын да начаррак гамәл кылыр дип куркалар. Аның белән кеше аралашмый, капка турыннан да читләтеп үтәләр. Шулай йөри торгач, күп эчүдән шешенеп, ул хәлсезләнеп урынга егыла.
Болай да гарык булган авыл кешесе бу йортка аяк басып керми, хәлен дә белми. Керү генә түгел, хәтта шатлана да. Шулай да читтән генә булса да күзәтәләр. Беркөнне күршесе Гафиябану карчык, үзенә иптәшкә Гайнелбанатны ияртеп, аның ишеген ачып керә. Алар бу җан көегенең инде урын хастасы икәнен белә, әгәр шулай булмаса, аның янына керерләр идеме? Фәйзелхак урыныннан торырга тырыша, ләкин арык гәүдә аз гына селкенеп куя да кире ава. Хәленең мөшкеллеген аңлап, Гафиябану карчык:
– Фәйзелхак, инде шушы көнгә килеп җиткәнсең, әзрәк үкенәсеңме кылган явызлыкларыңа? Әти-әниең, сабыең синең гаеп белән генә вакытсыз гүр иясе булды, авыл халкына күпме зыян салдың, – ди.
Аңы бар иде, ахрысы. Ул күзләрен акайтып карады, нидер әйтмәкче булды, ләкин теле әйләнмәде. Хәл белешергә керүчеләр куркыныч карашыннан шүрләп, тизрәк чыгып китү җаен карады.
Икенче көнне авыл халкы аны җирләде. Кабере өстендә хәзер шайтан таягы үсеп утыра. Искитәрлек хәл?! Махсус утыртканнар диярсең. Шомлы һәм куркыныч!
И Ходаем! Бу дөньяда бер генә явызлык та җәзасыз калмый икән. Шаккатырлык хәл. Теге дөньяга баргач та, кылган гамәлләреңне искәртеп тора икән. Үлеп кенә котылып булмый шул.
Тәнзилә ШӘРӘФИЕВА.
Теләче районы, Максабаш авылы.
Нахакка рәнҗетелгәннәр
“Коедан алыгыз, коедан, кое суын сибәргә кирәк аларга, йөрмәсен уйнаш итеп”, – дип авылыбызның дин әһеле Фазыл абый инештән су ташучыларга – “чирмәкчеләргә” кычкыра. Кечкенә генә өйнең алдагы бер тәрәзәсен алып, ишекләрне төбенә кадәр ачып кереп, мич башында 12 яшьлек улын кочып утырган Минямал апаның өстенә су коялар, “чирмән” ясыйлар, янәсе, яңгыр яудыралар.
1950 елның җәе коры килде. Яңгырлар сирәк яуды. Халык телендә, янәсе, “чирмән” ясасаң, яңгыр явачак икән, дигән имеш-мимеш күп йөрде. “Чирмән” дигән сүз коры елны яңгыр теләп, бер-береңә су сибүне аңлата.
Минямал апага нахакка яла ягылды, янәсе, ирләр белән “типтерә”. Бу сүз телдән-телгә күчеп, авыл халкына җитә калды.
Беркөнне кояш чамадан тыш кыздыра башлагач, “чирмән” ясарга булалар. Гөнаһлы бәндәгә су койсаң, имеш, яңгыр явачак. Авыл халкына җитә кала, шулай эшлиләр дә. Әле алай гынамы, капка төбендәге, янгын очрагына куелган мичкәләрдәге яшелләнгән сулар беткәч, янәшәдәге мәчет каршындагы коедан да су алалар. Бу ханым мич башында авыру улын кочып, аны салкын судан саклап, елап утырса да, халык үзенекен итә. Улының: “Әни, туңам, коткар инде”, – дигән тавышын да ишетмиләр. Әнисе тешен-тешкә тидерә алмыйча, туңган хәлдә: “Түз, улым, түз”, – дип калтыранган гәүдәсе белән баласын каплап торса да, ярдәме тими, су сибү дәвам итә.
Бәхеткә, үзләренең чыбык очы туганы, авылның комсомол активисты Зәкия Гыйззәтова ишетеп алып, үзе белән иптәшләрен ияртеп, бу эшкә чик куя. Әмма эш эшләнгән. Аларны мич башыннан алып чыгып, ат арбасына салып, район хастаханәсенә алып китеп, ярдәм күрсәтсәләр дә, файдасы тими. Салкын тиеп үпкәләре шешә. Минямал апаның улы Мәхмүт шул елның көзендә дөнья куя. Минямал апа да бик какшап кала. Үпкә чире эләгә, ютәлләп, чирләп, кан косып тилмерә торгач, күп яшәми, улы янына җирләнә.
Бу көннәрдән соң бик күп сулар акты. Нахакка рәнҗетелгән җаннар, вакытсыз өзелгән гомерләр…
Аларны рәнҗеткән вәхшиләргә, миһербансыз, кансыз бәндәләргә Ходай үзе күрсәтте. Бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе дә яхшы көн күрмәде, юньле үлем белән үлмәде.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур Кукмара.
Комментарии