Андый вакытлар булмаган

Русиядә рәхәт яшәгән вакытның булганы бармы икән? Нәрсә комачаулый икән безгә рәхәт яшәргә? «Безнең гәҗит»нең 12нче санында (25 март, 2020 ел) басылган «Рәхәт яшәргә ни комачаулый?» дигән мәкаләсен Рәфкать әфәнде әнә шундый кайнар сораулар белән башлаган. Гәҗитнең шул ук санында басылган «Кем яклар?» дигән мәкаләсендә Фирдәвес Галиеваның бүгенге тормышка бәяләмәсе башкачарак. «Олы яшьтәге кешеләрдән тормыш турында сорашсаң, алар бүгенге тормышны җәннәткә тиңли башлый», – дип яза ул. Рәфкать әфәнде санап чыккан, милләтнең рухи тормышына тыкшынулар әхлакның бозылуына китерә. Ә икътисад фәненең төп законы буенча, әхлак бетсә, ипи дә бетә.

Рәфкать әфәнденең «Русиядә рәхәт яшәгән вакытлар булды микән?» дигән соравына җавап бирмәкче булам. Академик Дмитрий Лихачев болай дип язып чыккан иде: «В России никогда не было счастливого настоящего, было только заменяющая его мечта о счастливом будущем». («Вопросы философии», З–1993 г.) Дмитрий Лихачев урыс дөньясын иң яхшы белүчеләрнең берсе ул.

Ә бәхетле тормыш булмауның төп сәбәбе – рус дәүләтенең милитаризмында. Иван Калитадан башлап, 400 ел дәвамында бәләкәй генә Мәскәү кенәзлеге дөньядагы иң зур империягә әйләнгән бит. Бу хакта абруйлы «Новая время» журналы болай язган иде: «Ненасытный Молох войны пожирал неисчислимые миллионы человеческих жизней и львиную долю труда». (1991 ел, № 5.)

Әнә шул гигант территорияләрне яулап алу рус халкында бөеклек маниясен тудырган да инде. Русның күренекле сәясәтчесе Николай Лысенко ул бөеклекне менә болай сурәтләгән: «Русскому народу история отвела высочайшее предназначение быть великим… Это объективная потребность мировой истории, в которой русским отведена великая роль Небесного меча, отсекающего огненным лезвием голову любого, кто не согласен с нами…» («Молодая гвардия», 9-1993 ел.)

Белүебезчә, 1994нче елда Чечня халкын массакүләм сую башланган иде. Рус халкының бөеклеккә дәгъвасы хакында мәшһүр язучы Максим Калашниковның фикерләре бик кызыклы. «Мы должны стать хомокреатор, метагон, люден. Мы должны стать страной гениев и сверхтворцов. И наша страна станет как экономической, так и военной сверхдержавой, цивилизационным лидером планеты. Теперь все остальные должны будут подражать русским обычаям, нашим модам и стилям…» («Геноцид русского народа» М. 2005.)

Бөеклеккә ирешү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген дә бик катгый итеп куя Калашников әфәнде: «Нам предстоит ожесточенная война во всем земном шаре». («Геноцид русского народа») Дума депутаты булган профессор А. Савельевның бу хактагы фикере мондый: «Нам нужен мир. Желательно весь (!). Русским придется воевать. Наш век получит еще свою большую войну». («Время русской нации» М. 2007.)

Халык саны буенча – дөньяда тугызынчы, ВВП буенча – унөч, халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча туксан икенче урында торган РФ хәрби куәте буенча дөньяда икенче урында – (АКШтан гына калышып) торуы бик шомлы күренеш, минемчә. Бу куәтне тәэмин итү өчен, Татарстан үзенең табышының 75-80 процентын Мәскәүгә бирә. Ә үзебезнең инеш аша күпер салу яки мәчетне ремонтлау өчен акчаны әби-бабайлардан җыябыз. 90нчы елларда Мәскәү Татарстанга налогны 50 процент кына итеп калдырган иде. Шул елларда без республикабызны тулысынча газлаштырып калдык, Чулман аша заманча күпер төзедек, күпме мәктәпләр, чиркәү, мәчетләр төзедек.

Рәфкать әфәнде урыс булмаган милләтләрнең кыерсытылып яшәве, хәтта ана телендә укуларын да тыюлары турында бик әрнеп яза. Кыерсытулар, тыюлар иң әүвәл идеологлар тарафыннан тәкъдим ителә дә. Исеме телгә алынган Савельев 2011нче елда болай язган иде: «Мы уверены – у России великое будущее. Но оно не состоится, если некоторые народности не поймут, что они должны ассимилироваться в русскую нацию…» («З.П.» № 8, 2011.)

Савельевның әйтүе булды, андый инструмент табылды да.

«Каждая нация имеет право на свой национальный очаг, где лица данной национальности могли бы приобщаться ко всем благам и достояниям современной цивилизации на основе родного языка, национальных традиций и духовных ценностей». Бу – БМО уставының беренче матдәсе. Безнең борынгы бабалар заманында СССР биләгән гигант территориянең күпчелек өлешендә югары цивилизация төзеп калдырган. Ә Русия ул цивилизацияне тар-мар итеп, ул территориядә империя төзегән. Дөрес, мондый хәлләр һәркайда булган. Мәсәлән, Британия империясе Русиядән дә зуррак булган. Әмма Русия белән Кытайдан башка империалистик державалар бабалары эшләгән явызлыклар өчен гафу үтенеп, колонияләреннән киткәннәр.

Табигый-зарури рәвештә Русия империясе кечерәя бара. 1917нче елда Польша һәм Финляндия, 1991нче елда союздаш республикалар Русия империясеннән ычкынды. Рус язучысы Александр Богданов үзенең «Тайны пропавших цивилизаций» дигән китабында (М. 2007) әлеге тенденция хакында болай дип яза: «Возникнет новая, никогда еще несуществующая на Российской земле данность – русская нация, хотя и немногочисленная, но добрая, мудрая, уважающая себя и других». Амин! Соңгысы – минем сүз.

Тыл ветераны Мәхмүт ХАФИЗ,

Казан шәһәре

Комментарии