Бигеш Макаренкосы һаман сафта!

Бигеш Макаренкосы һаман сафта!

1963-1977нче елларда Зәй районының Бигеш авылында урнашкан балалар йорты директоры, аннан соң тугыз ел Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2нче рус-татар мәктәбен җитәкләгән Русия Федерациясенең атказанган укытучысы, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Ирек Таһир улы Уразаевны коллегалары үзара шулай атап йөрткәннәр икән. Бигеш Макаренкосы! Заманы өчен бик тә дәрәҗәле кушамат бу.

Без, шул балалар йортында тәрбияләнеп чыкканнар һәм Ирек Таһировичның 45 елга сузылган педагогик эшчәнлеге чорында аннан тарих буенча төпле белем алган күп санлы укучылары, агымдагы елны шаяртып, «Уразай елы» дип атадык. Ни өчен дисәң, әле күптән түгел генә остазыбызның 85 яшьлек юбилее узды. Ә хәзер исә без 16нчы июльдә Бигеш урта мәктәбендә үтәчәк очрашуга әзерләнеп ятабыз. Бу безнең беренче генә очрашу түгел, әлбәттә. Мөмкинлек булганда гел күрешеп торабыз. Бигеш авылы кешеләре дә, бигрәк тә укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез, күрше авыллардан йөреп укыган сыйныфташларыбыз сагынып көтеп торалар безне. Ә быелгысы бик тә үзенчәлекле булырга охшаган.

Без үзебез дә инде пенсия яшендәге кешеләр. Еллар узган саен, яшьлек елларын ешрак искә төшерәсең, укытучыларның, тәрбиячеләребезнең фидакәр хезмәтенә бөтенләй икенче күзлектән карап бәя бирәсең. «Бу укытучы әйбәт иде, «икеле»ләр куймады, тегесе усалрак булды, дәрестән соң да алып кала иде», кебегрәк бәяләр бик тә беркатлы күренә хәзер безгә. Баксаң, алар безгә төпле белем генә биреп калмаганнар икән, мөстәкыйль тормыш алып барырга яраклы, җәмгыятькә файдалы чын кешеләр тәрбияләгәннәр. Уйлап кына карагыз, балалар йортында тәрбияләнгән 498 ятимнең 146сы – югары, 266сы урта профессиональ белемгә ия булган! «Бер генә балабыз да йөзгә кызыллык китермәде, милиция юлында йөрмәде!» – дип сөйли Ирек абый, горурланып. Һәм өстәп куя: «Һәр бала язмышы өчен башым белән җавап бирергә тиешле кеше идем ич мин. Бигештә эшләгән 14 ел дәверендә үземне дары мичкәсе өстендә утыргандай хис иттем». Әйе, 500 баланың атасы булу җиңел түгел икән шул. Әле һаман да аралашып торабыз – игътибарыннан читкә җибәрми ул безне, гел контрольдә тота. Кылган гамәлләребез белән борчырга тырышмыйбыз инде, шөкер.

Ирек Таһировичның тарих дәресләрен әле һаман да оныта алмыйбыз, чөнки ул үзе «аяклы тарих». Армиядә вазифасы буенча сержант Уразаев турыдан-туры легендар Валерий Чкаловның улы радиоинженер Игорь Чкаловка буйсына. Авиация полкы командиры – күренекле дәүләт эшлеклесе, КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы Анастас Иванович Микоянның улы подполковник Алексей Микоян, маршал Жуков, СССР Югары Советы рәисе К.Е.Ворошилов, Алексей Маресьев ише легендар шәхесләр белән очрашулар – боларның барысы да булачак тарихчы биографиясендә тирән эз калдырган мизгелләр, вакыйгалар. Һәм шул «байлыктан» Ирек Таһирович тарих дәресләрендә бик оста файдаланды. Авызларыбызны ачып, дөньяларыбызны онытып тыңлап утыра идек ул сөйләгәннәрне.

1977нче елда Ирек Уразаев гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күчеп килә. Аңа М.Вахитов исемендәге 2нче урта мәктәп белән җитәкчелек итүне тапшыралар. Мәктәптә 1650 укучы, 85 укытучы, 30 урыс, 17 татар сыйныфлары. Берничә ел эчендә мәктәп танымаслык булып үзгәрә: дус һәм эшлекле педагогик коллектив туплана, материаль-техник базасын ныгыту өчен бик күп көч сарыф ителә, укучылар өчен менә дигән уңайлы шартлар тудырыла. Вахитов мәктәбе укыту-тәрбия эшләре буенча Чаллының үрнәк мәктәпләре рәтендә урын ала. Коллегалары арасында директорның абруе югары була. Аның турында хәтта ата-аналар да: «Йөрәген балаларга бирергә әзер», – дип сөйлиләр. Эшләгән кешене югарыдагы җитәкчеләр дә тиз күреп ала. «Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» дигән исемгә лаек булу өчен, аһ-һай, күпме тир түгәргә кирәк булган икән!?

Ирек Таһирович Уразаев 2001нче елда 58 еллык хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга, әмма ул тик ятарга өйрәнмәгән. Хәләл җефете, шулай ук менә дигән педагог, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия апа белән әле алар һаман мәктәптән аерыла алмый. Элеккеге коллегалары үзләрен еш кына кунакка чакыра, безнең очрашуларга да киләләр, матбугат битләрендә кызыклы язмаларын бастырып торалар.

Ирек Таһировичның 85 еллык гомерендә күпме генә гыйбрәтле вакыйгалар булып узмаган да, күпме кызыклы шәхесләр белән очрашырга туры килмәгән?! Соңгы елларда ул әнә шуларның барысын да яңадан хәтер күңеле аша үткәреп, истәлекләр китабын әзерләү белән мәшгуль булды. Автор аны беренче чиратта 16нчы июльдә үтәчәк очрашуга килгәннәргә бүләк итәргә хыяллана. Әйе, быелгы ел безнең күңелләрдә чыннан да «Уразай елы» буларак сакланып калачак.

Гөлия САДРИЕВА (ҖАМАЛИЕВА),

пенсиядәге укытучы,

Фаяз ХУҖИН,

тарих фәннәре докторы, профессор

Комментарии