Әбиебез киләчәкне күрде

Данлыклы күрәзәче Ванга белән бер чорда яшәгән дөм-сукыр, ләкин гаҗәеп талантка – киләчәкне белү үзлегенә ия булган, үлгәннән соң гына танылган, 1885нче елда Тула өлкәсендәге Себино авылында туган, Мәскәүдә яшәп, 1952нче елның 2нче маенда шунда җирләнгән Матрена Дмитриевна Никонова, үләр алдыннан, якыннарына: «Барыгыз да каберем янына килеп, ничек яшәвегез, борчу-хәсрәтләрегез турында сөйләгез. Мин сезне күрермен, ишетермен һәм булышырмын», – дип әйтеп калдырган.

Бүген аның кабере янына меңләгән кеше килә һәм эчен бушатып, күңеленә тынычлык алып китә икән. Күпләр кабер өстеннән ком алып, аны авырткан урыннарына куя һәм тереләләр, имеш, дигән юлларны укыгач, үзебезнең нәселдә дә шуңа охшашлы хәлләр булганы хәтердә яңарды.

Телевизор экранына үз гомерендә күз төшермәгән Галия әбиебез (исемнәрен үзгәртеп, кызыннан рөхсәт алып язам) алдан күрү сәләтенә ия иде. Олуг мулла нәселеннән булган, дини кануннар буенча яшәгән әбиебез турында кайбер истәлекләрне сезгә җиткерәм.

…1977нче еллар тирәсе. Галия әбиебез бездә Коръән укыды. Искиткеч матур тавыш белән укыганын яшерен рәвештә магнитофонга яздырдым. Үзенә әйткән булсам, рөхсәт итмәс, дип уйладым. Мәҗлес таралганда, әбиебез үземә генә: «Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, ярый, яздырдың инде. Тик кызык өчен генә теләсә кемгә тыңлатма», – диде. Ни хикмәт, бер-ике генә тыңлап калдык, катушкалы иске магнитофон ватылды. Төзәттермәдек тә, аннан соң кассеталы магнитофоннар заманы китте. Ленталары исән, әбиебез язмасы да шунда саклана. 34 ел беркемнең тыңлаганы юк.

1961-1965нче еллар тирәсе. Колхоз кырларына торф чыгаралар. Шунда Галия апаның, ачынып: «Кирәкмәгән эш эшлиләр икән, җир белән торф беркайчан да кушыла алмый. Яңгыр, кар сулары белән агып, елга, инеш, күлләрнең төпләренә ләм булып утырачак, чишмә күзләре күмеләчәк», – дип уфтанганы исебездә. Елга, инеш, күлләрнең төбен метрлап ләм басты, чишмә күзләре капланды.

Авыр сугыш елларында салымын түли алмагач, Галия апаның сыерын алып чыгалар. «Юкка азапланасыз, өч көннән соң кире китерәсез бит», – ди ул. Чыннан да, өч көн үткәч, сыер нык кына чирләп китә. «Сыерыңны алып кит, үзеңдә үлсен», – диләр аңа. Галия апа үзе генә белгән догалары белән сыерын аякка бастыра. Бу вакытка налогын да түләп бетерә. Сыеры сугыштан соң да шактый еллар Галия әбиебезнең ишле гаиләсен сыйдан өзми, сәламәт бозаулар белән сөендереп тора…

…«Хәзергә әле барыбыз да тигез яшибез, ләкин бу тигезлек кителәчәк, – дип еш кабатлаган ул. – Миңле патша килеп бүлгәләп-таратып бетерәчәк илне. Ата – улны, ана кызны белми торган заман килә. Шырпы тартмасыннан сөйләшәчәксез, көзге янына утырып дөньяның теге башындагы кешеләр белән аралашачаксыз, хәрефләрне бармак белән төртеп язачаксыз, капка төбе саен кан булыр (көн саен күпме кеше үлә, зират тулы яшь кешеләрнең каберләре)». «Аннан соң ни булыр?» дигән сорауга: «Тигезсезлек башланачак. Берәүнең тулы капчыгы янында ярлының янчыгы тишек булыр…» – дип җавап биргән.

Галия әби, үлем түшәгендә ятканда, өй кыегына каткан боз сөңгеләренә карап, кызына:

– Кызым, шул бозны алып кереп бирче, күкрәгем яна, суырып карыймчы, – ди.

– Әни, авырыйсың бит, йөткерерсең?

– Юк инде, кызым, минем йөткерерлек вакытым калмады.

Кызы кертеп биргән бозны суырганнан соң:

– Менә өчәү килделәр мине алырга, – ди Галия әби.

Кызы, як-ягына каранып:

– Әни, беркем дә юк бит, – ди.

Әби аңа җавап бирми, сүзен дәвам итә:

– Әнә ничек мәшәкатьләнәләр минем өчен, – дип, үзенә кайсы җирдә кабер казылачагын әйтә. Аннары: – Бик авыр хәлләргә калсагыз, эшләрегез артка тәгәрәсә, каберемә килегез. Берәм-берәм генә сөйләгез, юк-бар белән борчымагыз, – дип кенә әйтергә өлгерә әбиебез…

Бервакыт эшмәкәр оныгының эшләре бармый, бөтен нәрсәсе кирегә китә. Шунда кызы:

– Балалар, тәһарәтләнеп, госел коеныгыз да әнинең каберенә барабыз, – ди.

Чистарынып, зиратка менәләр, тезелешеп утырып, мәрхүмә рухына дога кылалар. Аннары оныкны үзен генә кабер янында калдыралар. Ул әбисенә проблемаларын сөйли.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, өч көн дә узмый, төрле яктан шалтырата башлыйлар, зур эшләр тәкъдим итәләр. Бүгенге көндә, Галия әбиебез оныгының тырышлыгы белән, Татарстанда зур гына объектлар төзелде һәм төзелә, эше гөрләп бара.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Комментарии