Язмышларга язылса

Язмышларга язылса

Язмыш… Сиңа язылганнан котылып калып буламы? Юктыр, шагыйрьләр дә «язмышларны булмый урап» дип тик кенә язмагандыр. Әлбәттә, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга безне кечкенәдән өйрәтәләр. Тормышта гына барысы да син уйлаганча бармый. «Дөрес эшләмисең, алай ярамый», – ди берәүләр. Ә алар ничек дөрес икәнен каян беләләр? Алар синең урында яшәп караганмы? Шундый уйлар бер минем генә түгел, күпләрнең башына килгәндер. Кайсы кешеләр кайвакыт үзләре үк тормышларын сөйләп бирә. Димәк, әйтер сүзләре бар. Мин дә озак уйлап йөргәннән соң, бу язмыш, дөресрәге язмышлар тарихын гәҗит укучыларга сөйләп бирергә булдым. Бәлки, бар нәрсәгә берьяклы карап, кемнедер гаепләргә ашыкканнарга гыйбрәт булыр.

Узган гасырның 80нче еллары. Үзбәкстанның Денау шәһәре. Егетләрнең күз явын алырлык чибәр, акыллы, төпле тәрбия алган Халисә үзенә тиң озын буйлы, институт тәмамлаган, яхшы гына урында үзенең карьерасын башлап җибәргән Маратка кияүгә чыга. Яшь ир хәләл җефетеннән күзен алмый. Барча туганнар бу парга бәхет юрый, тормыш башлап җибәрергә дә бар нәрсәләре җитеш, зур урындагы хәрби атасы бердәнбер кызы өчен бирнәне мулдан әзерләгән, торырга фатир, әле күпләр хыяллана да алмаган машина да көтеп тора аларны. Бер-бер артлы балалары туа: кыз, малай, аннары игезәк кызлар. Халисә һаман балалар янында бөтерелә, ирен дә кеше янында ким-хур итми, кунакта, кеше янына чыкканда кояш кебек балкып торган, иренең һәр сүзен йотлыгып тыңлаган хатын була ул. Әлбәттә, башка ир, егетләр дә аңа сокланмыйча калмый. Тимер юлда диспетчер булып эшкә чыккач та, бер егетнең җылы карашын ул гел үзендә сизә. Әмма ниндидер сүз, имеш-мимешләргә ул урын куймый, һәм аңа Маратыннан башка берәү дә кирәкми, ул иренә гашыйк. Иренең кайвакыт артык кырыс булуына да, игътибарсызлыгына да, шулай тиеш, дип карый ул. Әтисе дә бит күп сүзле түгел, ләкин әнисенә җил-яңгыр тидерми. Гаилә башлыгы, бер сүз белән әйткәндә.

Шулай бер көе генә яшәп ятканда Халисә поликлиникада чираттагы тикшеренү узып йөри. Эштә кирәк булганга гына, болай бер җире дә авыртмый. Бар нәрсәгә өлгер ул, йорты да курчак өе, балалары да ялт итеп торалар. Мәктәпкә, балалар бакчасына да үзе чаба. Нәниләренә кадәр өйдә сирәк күренгән әтиләренә «әтием» дип кенә эндәшәләр, ата кешегә хөрмәт дигән нәрсәне Халисә үзе дә белеп үскән, балаларына да шуны сеңдерә. Кояшлы яз көне игезәк кызларының бакчадагы бәйрәмгә дип әзерләгән күлмәкләрен үтүкләп йөргәндә хатын-кызлар консультациясеннән шалтыраталар аңа. Табибның сүзләре аның тормышын икегә аерачагын ул вакытта әле аңламый. Яшь хатынның бу ачы хакыйкатькә ышанасы килми. Өенә кайтып, бераз аңына килгәч, ире кайтып керә. Иренә үзенә ышанган кебек ышанган хатын авыр зарын чәчми-түкми сөйләп бирә. Мараты гына ул көткән юату-аңлау урынына, бер сүз дә әйтмичә, эшенә чыгып китә.

Халисә дүрт ел буе чире белән берүзе көрәшә, балалары әниләренең аруын, кайвакыт күңелсез булуын сизми калмыйлар, әлбәттә. Инде башка чара калмыйча, пычак астына кереп ятарга ризалашкач, Марат өйгә бөтенләй кайтмый башлый. Халисә әти- әнисенә бернәрсә әйтми, каты авыруын да, ире белән аралары суынуын да яшерә. Ярый әле әтисен хезмәте буенча еракка күчерәләр. Болай да йөрәк өянәге булган ата газиз баласының шушы хәлгә калуына ничек түзгән булыр иде. Куркуы юкка булмаган икән Халисәнең, операциядән соң тиз генә тернәкләнә алмый ул, берничә тапкыр канын алмаштыралар, коры сөяккә кала. Яшәргә, үлем белән көрәшергә хәлем калмады дигәндә, палатага эштәге танышы килеп керә. Шушы килүеннән Халисәне ярты ел тәрбияли, кулында күтәреп йөри, кашыктан ашата Нургали. Хастәханәдәге табиб, шәфкать туташларын гаҗәпкә калдыра ул. Аның ышанычы, эчкерсез мәхәббәте Халисәне үлем тырнагыннан йолып кала.

Тормыш дәвам итә, Халисәнең балалары Нургалине үз әтиләреннән дә якынрак күрәләр. Әмма Нургали үз хатынын да ташлый алмый, ул аның балаларының анасы бит. Ике гаиләне тигез күреп, тормыш арбасын тартканда, бер дә җиңел булмый аңа. Ике хатын бер-берсен аңлап, кунакларга кадәр йөрешәләр. Нургалинең әти-әнисе дә Халисәне улларының икенче хатыны итеп кабул итә. Инде балалары үсеп җиткәч, белмим, ни сәбәпле Казанга күчеп кайтырга уйлый Халисә апа. Инде өлкән балалары үз тормышларын корган була ул чакта, алар да берәм-берәм әниләре янына Татарстанга күчә. Нургали абый да күчеп кайта бирегә, фатир алып аерым яши. Халисә апа белән көн дә күрешеп торалар.

Халисә апа – алтмыштан узган мөлаем хатын, ул әле хәзер дә чибәр, яшь чагында аның нинди булуы турында күзалларга гына кала. Нургали абый турында сөйләгәндә аның йөзендә нур балкый, ул – бәхетле хатын, ул хатын-кыз бәхетен татып яши, аның мәхәббәте бар.

Ә Марат абыйның тормышы нинди булды икән соң? Мин бу сорауны туп-турыдан Халисә апага бирүне яхшысынмадым. Аның яраларын яңартырмын кебек тоелды. Әмма ул мине сүзсез аңлады һәм: «Ул безнең белән яши, – дип әйтеп салды. – Улым аны алып кайтты. «Әни, син безне алай тәрбияләмәдең, мин картлык көнендә авыру әтиемне ялгыз калдыра алмыйм», – диде».

Чын мәхәббәт бар киртәләрне җимерә, һәм һәркем үз гамәлләренең җимешен татый. Кемнәрдер өчен ул татлы булса, кайберәүләр өчен бик ачы…

Миләүшә ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Арча районы, Ашабаш авылы

Комментарии