Әй балачак, балачак, тимер-томыр җыйган чак…

Туган авылым Минзәлә районы Тупач мәктәбенең 5нче сыйныфында укыган чаклар. Хезмәт дәресен сугыш ветераны (фашистларда әсирлектә булган һәм могҗиза белән исән калган) Ислам абый Гайниев укыта иде. Ул шулай ук мәктәбебездә математика да укытты.

Бервакыт хезмәт дәресе азагында кем күпме булдыра ала, шуның кадәр тимер-томыр – металлолом җыярга кушты. Ул заманнарда металл теләсә кайда диярлек аунап ята иде. Без классташ малайлар белән дәрестән соң аның кушканын үтәргә булдык. Авылыбызның калкуырак җирендә – ындыр табагында ДТ тракторын тартып йөри торган, тәгәрмәчләре һәм рамы гына торып калган комбайнга күзебез төште. Аны авылыбызның түбәнге өлешенә – алачык тирәсенә тәгәрәтеп этеп төшерергә булдык. Таррак тыкрык аша үтәргә кирәк иде. Менә шунда булды да инде хәлләр…

Ике малайны, рулевой итеп, алга утырттык. Этеп барган саен күңел күтәрелә. Тыкрыкка якынлашканда «рулевойлар» икесе ике якка җиргә сикерде. Чөнки безнең «машина» туры коймаларга таба китте дә, ун метрлап койманы баганасы-ние белән җиргә аударды. Әлеге «батырлыгыбыздан» соң төрлебез төрле якка йөгердек, чөнки бу коймаларның хуҗасы – сугыш ветераны Салихҗан абый атка атланып фермадан кайтып килә иде. Без классташым Нәкыйп белән Минзәлә елгасы ягындагы урманга таба йөгердек. Урман янындагы эскерткә кереп чуму иде ниятебез. Эскерткә качып, салам белән томаландык. Ләкин Салихҗан абый эскерт янына килеп җитеп, безгә «чыгыгыз!» дип кычкырды. Нишлисең, башларны түбән иеп, чыгып бастык. Әлбәттә, ул сукмады, бер-ике авыз «халыкчан» сүз әйтеп, чыбыркысын шартлатып китеп барды.

Икенче көнне мәктәптә линейка булды. Безне бик каты ачуландылар. Хезмәт укытучысы Ислам абый «икеле» белән бүләкләде.

Классташлар белән очрашкан саен, шул вакыйганы искә төшереп, көлешеп алабыз. Кызганыч, арабызда берничә сыйныфташыбыз юк инде, урыннары җәннәттә булсын!

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеевск районы, Ижтамак авылы

Комментарии