Илһам сирпи күңелләргә Гакыйль абый иҗаты

Назла, әнием, сыйпап чәчләремне,

Башым иеп торам алдыңда;

Бала чактан синең назларыңнан

Сабырланды нинди кайгым да.

Г.Сәгыйров.

Гакыйль абый турында язарга алынуым юкка түгел. Минем дәү әнием (әтиемнең әнисе) аның белән бергә уйнап үскән. Дәү әнием Иске Җүрәй авылында туган һәм балачагы да шунда узган. Гакыйль абый белән алар дус булганнар. Бүген Гакыйль абый да, дәү әнием дә бакый дөньяда… Тик Гакыйль абыйның тормыш юлы һәркемгә гыйбрәт булырлык.

1938 елның 16 февралендә Татарстанның Октябрь районы, Әхмәт авылында Шәрифулла абый һәм Хәбибҗамал апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аның яшүсмер еллары һәм бөтен гомере Самара өлкәсенең Кошки районы, Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында үтә.

Мәктәптә иң булдыклы укучы була Гакыйль. Шигырьләр дә язгалый, матур рәсемнәр дә ясый. Ул җиденче сыйныфны «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Хыялларының иге-чиге булмый. Әмма язмыш үзенекен итә: көтмәгәндә генә авырый башлый. Яшүсмер Гакыйльнең бу язмыш белән ризалашасы килми.

Өйгә аны носилкага салып кайталар. Елларга торырлык газаплы көннәр, төннәр. Мең төрле уй. Аңа минут саен авыртулар «һөҗүм итә», газаплар, әрнүләр «ябырыла». Егеткә болай яшәү, җан асрау бер дә ошамый. Аның нидер эшлисе, ниндидер яхшылык кыласы килә. Язасы, рәсем ясыйсы иде. Кешеләргә әйтәсе килгән сүзләре, фикерләре күпме бит аның!

Бер көнне егет «Огонек» журналыннан бер мәкалә укый. Тешләре белән рәсем ясаучы рәссам турында. Бу бит бөтен газаплардан котылу дигән сүз. Бәлки, ул булдырмаслык та түгелдер!

Беренче күнегүләр, өметсезлекләр, уңышсызлыклар – барысы да исендә. Әнисенең кызганып елауларын, булдыра алмаслык кебек эшкә тотынуын да озак хәтерли ул. Әмма егет корычтан коелган булып чыга. Болай да әрнегән тешләрен тагын да ныграк кысып, күнегүләрен дәвам итә. Беренче хәрефләр… Кәкре-бөкре тәүге хәрефләргә беренче сыйныф укучысы кебек шатлана ул. Озын-озак газаплардан соң кәгазь битенә беренче шигырь юллары төшә. Аннары икенчесе, өченчесе, дүртенчесе…

Ул ясаган рәсемнәрнең композицион бөтенлегенә, җылылыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның рәсемнәрендә яшәү матурлыгы, тормышның ургылып, ташып торуы күзгә ташлана. Монда бернинди дә ялган, нәрсәгәдер көчләп ышандыруларга тырышулар юк. Ул тойган, күрергә теләгән хисләрне, күренешләрне табигатьнең үзеннән эзли башлыйсың. Аның шигырьләре оптимистик рух һәм һәркемгә якын таныш моң белән сугарылган. Ләкин Гакыйль абый оптимист булып кыланмый. Ул үзе булып яши.

Балачактан ук явыз язмыш аны түшәктә бер хәрәкәтсез ятып торырга дучар итсә дә, ул үзен, үз юлын тапкан олы шәхес. Каләмен тешләре арасына кыстырып, Гакыйль абый гаҗәеп матур эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр яза, берсеннән-берсе гүзәлрәк рәсемнәр иҗат итә. Хәзерге вакытта аның йөзләрчә картиналары, меңнәрчә шигырьләре бар. Шагыйрьнең берничә китабы дөнья күрде. Мондый сирәк язмышларны аңлап, аларга сокланып, алар белән горурланып, йөрәктән чыккан сүзнең кадерен белеп үскән балалар, һичшиксез, кешелекле дә, иманлы да булыр, дөрес белән ялганны аерырлар, матурлыкны таный белерләр.

Аның китапларының кайсын гына ачсаң да – һәр шигыре урман чишмәсенең саф сулары янында хисләренә бирелеп, күңеле тулганга өзелеп-өзелеп җырланган җыр кебек, чын йөрәктән агыла. Шуңа күрә безнең йөрәкләргә дә аның моңы, сафлыгы күчеп, шатлыкларны һәм сагышларны искә төшерә.

Гакыйль абыйга талантлар саналмыйча бирелгән, күрәсең, чөнки аның рәсемнәренә дә карап, сокланмый мөмкин түгел: һәркайсы пакьлек, табигатьнең үзе кебек үк, чын, тыйнак матурлык нурлары чәчеп тора.

Язмышның рәхимсез җилләре Гакыйль абыйның тәнен горур титанны өзгәләгән бөркет кебек, бер минут ял бирмичә, туктаусыз әрнүләргә, сызлануларга дучар итеп, инвалид коляскасына бәйләп куйса да, аның рухи көчен сындыра алмыйлар…

Ул безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк. Минем якташым Русия тарихына онытылмас шәхес булып кереп калачагына ышанам.

Гүзәл ӘЛИМОВА,

Нурлат гимназиясенең 5 сыйныф укучысы.

Комментарии