Cынаулы тормыш юллары

Cынаулы тормыш юллары

Тормыш юлы тигез асфальт түгел,

Чокырлар бар аның юлында.

Абынырбыз да, егылырбыз да,

Торырбыз да, Аллаһ боерса.

Наҗар Нәҗми.

Әйе, тормыш юллары һәрчак тигез, шома булмый шул. Күпләргә зур сынаулар аша узарга туры килә. Гаиләдә яхшы тәрбия алган күңеле чиста кешеләр генә намуслы, игелекле хезмәт белән, балаларга, гаиләгә, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып, матур картлык кичереп гомер итә. Шундый хөрмәткә лаек шәхесләр – Асаф белән Асия турында укучыларга да бәян итәсем килә.

Алар икесе дә авылда туып-үсте. Асафның әти-әнисе гомер буе авылда яшәп, колхозда эшләде. Әтисе Салих абый авылда, районда танылган механизатор, Сабантуйлар батыры иде. Әнисе күп еллар сыер савучы булып хезмәт куйды. Асаф кече яшьтән хуҗалык эшләрендә әти-әнисенең ярдәмчесе булып, эш яратып үсте. 5 сыйныфтан башлап, җәйге каникулда әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булды. Урта мәктәптә яхшы укыды, математика, физика, физкультура дәресләрен яратты. Авылдагы урта мәктәп тирә-юньгә бер булып, өч авылдан килеп укыйлар иде ул чорда. Район мәктәпләре арасында чаңгы ярышларында катнашып, һәрчак алдынгы урыннарны яулап килде егет. Көрәштә дә сынатмады, урта мәктәпне тәмамлаган елны авыл Сабан туе батыры булды. Районда яшьләр көрәшендә 2нче урынны алып, Вараксин гармуны белән бүләкләнде.

Көннәрнең берендә Асаф, күрше авылдан килеп, аның белән бер сыйныфта укучы Асиягә гашыйк булды. Йөрәгендә мәхәббәт хисләре чәчәк атты. Укуда, эштә, спортта алдынгы булса да, үзенең ярату хисләрен кызга әйтергә батырлыгы җитмәде егетнең. Ул аңа хат язды. Ике көне оялып, җавап көтеп узды. Асия дә үзенең егеткә битараф түгеллеген белдерде һәм чыгарылыш кичәсендә алар очрашып, аңлашты.

Икенче көнне Асаф Асияне авылларына озата барды. Шул көнне алар арада чын мәхәббәт булуына, чәчләре-чәчкә бәйләнгәненә дә төшенделәр. Асаф күрше авылдагы механизаторлар хәзерләү училищесына укырга керде. Асия исә шәфкать туташлары хәзерләү курсларында белем алды. Шулай очрашып, яратышып йөреп, бер ел узганын сизми дә калдылар. Асафның солдат хезмәтенә чакырылу вакыты җитеп, егетне салкын Мурманск якларына, төньяк флотына хезмәткә алалар. Саубуллашу кичәсен алар бергә уздырып, кайтуын көтәргә вәгъдә биреп, кыз да сөйгәнен читкә озатты.

Механизатор белеме алган Асафка хәрби корабль серләрен үзләштерү авыр булмады. Махсус курс үткәч, корабльнең машина бүлегендә моторист булып хезмәт итә башлады ул. Хезмәтен яратып башкарды. Өйдән, туганнардан, Асиядән хатлар килеп торды. Шулай бер елдан артык вакыт узды. Асаф хезмәт иткән корабль экипажы ерак салкын океанга, 3 айлык хәрби уеннарда катнашырга китте. Монда инде белемеңне, осталыгыңны сынау, үзеңне таныту кирәк. Сынатмады егет, командование тарафыннан мактау һәм ун көнлек ялга рөхсәт алды.

Шул ук сәгатьтә авылдан әнисенең кинәт вафат булу хәбәре килде. Авыр иде Асафка. Хәлне аңлаган корабль командиры аңа тагын 5 көн ял өстәде. Шатлыклы да, кайгылы да хәбәрләр өермәсендә авылга кайтып төште ул. Әнисен инде җирләгәннәр. Язмыштан узмыш юк, түзәргә кирәк. Әтисе дә боегып, гәүдәгә кечерәеп калган. Йөрәк яралары бераз басылгач, егет Асияләр авылына килде. Кыз Асафның авыр хәлен аңлап, кайгысын уртаклашты. Егетнең дә күңеле ачылып китте.

Вакыт тиз узды. Әтисе, туганнары, Асия белән җылы саубуллашып, яңадан хезмәткә китте егет. Калган хезмәт елларын намус белән үтәп, командирлары, иптәшләреннән рәхмәт алып, янә туган якларына кайтты.

Менә ул туган авылына кайтып килә. Әнә авыл, әнә таудагы зират. Аның янында кешеләр кайнаша… Күңелен, миен ниндидер сиземләү яндырып узды. Ул авылга кереп, зиратка якынлашканда, аны моңсу, ямансу авылдашлары, туганнары каршы алды. Алар Асафның әтисен җирләп кайтып киләләр икән… Хәрби хезмәт еллары вакытында гына да иң якын ике кешесен җирләгән егет өчен тормыш туктап калган кебек тоела.

Шулай итеп, Асафның шатлыклы булырга тиешле минутлары авыр хәсрәт белән бутала. Нишлисең, язмыш. Түзәргә кирәк. Авыр минутлар, моңсу каралты-кура, йорт… Бу хәлдә авылдан, өйдән китү дә яхшы түгел, ә йөрәк нидер тели. Ә Асия? Читкә китәргә йөрүеңне аңа ничек хәбәр итәргә? Күңеле изгеләрне ташламам, дигән Ходай. Моның шулай икәнлегенә Асафка да ышанырга туры килде. Озакламый районда шәфкать туташы булып эшләүче Асия килеп җитте. Үз күзләренә үзе ышанмады Асаф. Аңына килеп, кызны кочагына алды. Икесенең дә күзендә яшь, сүз дә әйтә алмадылар. Шатлыклы да, моңсу да очрашу…

Ике йөрәк бер теләк белән гаилә корды. Асия авылга кайтты. Мәктәпкә тәрбияче булып эшкә урнашты. Асаф исә җәен комбайн, машинада эшләсә, кыш көне чылбырлы тракторда хезмәт куйды.

Еллар да бер-бер артлы уза торды. Инде тату гаиләнең ике баласы үсеп җитте. Кызлары әнисе һөнәрен сайлап, Казан медицина университетында укый, уллары быел урта мәктәпне тәмамлый. Ә язмышның үз кануннары. Ул Асафка тагын бер сынау әзерли.

Өченче сабыйлары дөньяга туар вакыт җитте. Сау-сәламәт, үз бәхете белән тусын иде, дип көтте ата-ана баланы. Асияне, тудыру көне җиткәнче авырый башлагач, район үзәгенә илтергә кирәк булды. Машина юлы карлы. Табиблар сабыйны ярып алганнар. Ләкин иң авыры – алар Асияне коткара алмый. Күп кан югалтудан табиблар һәм Асаф кулында җан бирә ул. Мескен Асаф йөрәгенә ничәнче авырлык, сынау… Чыдасын бер йөрәк. Сабыйны нишләтергә?! Кем тәрбияләр, карар?! Уйлар, уйлар…

Авыр булса да, түзә ир! Нәсел дәвамчысы булырга тиешле Идрис тә бар бит. Ул бала тудыру йортында булганда баланы Асиянең шунда эшләүче сеңлесе Сәлимә карый. Аның ире 1 ел элек юл фаҗигасенә очрап вафат булган була. Асаф балалары, туганнары белән фикерләшә дә Сәлимә белән бергә кушылып яшәү фикерен белдерә. Үзебезнең апа дип, кызы да, улы да ризалык бирәләр. Әлбәттә, Сәлимә дә каршы килми. Ни дисәң дә, бер кан, бер нәсел бит. Шулай итеп яңа гаилә төзелә. Асаф белән Сәлимәнең бу изге фикерен бик күпләр хуплый. Идрискә дә 4 яшь тула инде. Уртак тормыш бүләге булып, кечкенә Алсу да дөньяга килә. Күңелләр күтәрелә, тормыш дәвам итә.

Менә шулай күпләребез өчен гыйбрәтле, сабак алырлык тормыш юлы узган Асаф белән Сәлимә инде намуслы хезмәт итеп, лаеклы ялга чыгып, балалар рәхәтен, тәрбиясен күреп, ныклап дин юлына басып, биш вакыт намазларын калдырмый гомер кичерә. Сәлимә читтән торып «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый. Асаф авылның мөхтәрәм кешесе, бакыйлыкка күчкән авылдашларны юып, соңгы юлга озатуда изге гамәлләр башкара. Мондый катлаулы дөньяда үз кыйбласын табып, динне, йолаларыбызны хөрмәтләүче мондый фидакарьләр күбрәк булса, тормышлар тыныч, дөньялар ямьле булыр иде.

Бәдамша ВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.

Комментарии