Пионер галстугы

Пионер галстугы

Мин 1957нче елда беренче класска укырга кердем. Ноябрь аеның беренче көннәрендә укытучыбыз Сания апа Габитова барыбызга да яшь Володя Ульяновның баш сурәте төшерелгән күкрәк билгесе – йолдызчыклар өләште. Хәзер хәтерләмим – аның өчен акча түләдекме, юкмы. Аннары авыл клубында В.И. Ленин оештырган революциягә багышланган бәйрәмдә концерт-тамаша күрсәттек. Хәзер дә истә: миңа Ленинның: «Стенасы черек аның, төртсәң аварга тора!» – дигән сүзләрен әйтергә булды. Аны мин классташ малайлар ясаган пирамидада иң өскә менеп әйттем.

Ә өченче класста укыганда, апрель аенда, Сания апабыз 21нче апрельгә һәрберебезгә кызыл төстәге өчпочмаклы пионер галстуклары әзерләп алып килергә кушты. Шул ук вакытта галстукның өч чаты ни аңлатуын да тәфсилләп аңлатып бирде. Бер чаты – тәртипле һәм яхшы билгеләргә укучы пионерлар. Икенче чаты – СССР дәүләтенең иң ышанычлы коммунизм төзүче комсомоллары. Алар завод-фабрикалар төзүдә, чирәм җирләрне үзләштерүдә алдынгы сафларда. Өченче чаты – илдә барган барлык оештыру эшләрен җитәкләүче, тәҗрибәле һәм барлык Совет кешеләренә үрнәк тормыш күрсәтүче коммунистлар.

Көннәр үтә торды, кайбер классташлар берничә көннән инде мәктәпкә килгәндә галстуклары белән мактаныша башладылар. Мин һәр көн әнигә галстук турында сүз кузгатам. Ә әнинең җавабы бер генә: «Улым, акча юк бит!» Инде галстукның Буа шәһәре кибетендә кайда сатылганын, бәясе 1 сум 20 тиен торганын да белдем. Билгеләнгән вакыйгага ике көн калды дигәндә, үзем әнинең өйдәге бар ямаулык төргәкләрен актарып бетердем, бәлки кызыл чүпрәк кисәге бардыр, шуннан әзерләргә булыр, дип. Юк, андый бер кисәк тә табылмады. Аннары күрше Әсмә әптигә – үземнең кендек әбиемә кереп соранып карадым, булмады. Менә тагын бер көн үтеп китте. Әни эштән кайтты. Тагын, акча юк, диде. Апрель аеның карлы-сулы урамыннан ике мәртәбә әбиемә барып килдем, анда да булмады. Аякта аклы-каралы җепләр белән ямаулы галуш кидерткән, чыланып беткән итек бит. Инде тыела алмый елап беттем. Дәресләр әзерләргә дә күңел бармый. Өзгәләнеп, җәберләнеп борчылам – иртәгә мине галстуксыз пионерга алмаслар дим. Ә бит пионерга классташларның барысын да алмыйлар. Кем яхшы укый, тәртип бозмый – шуларны гына. Кичке тугызлар тирәсендә туганнан туган сеңлем Кадриягә юнәлдем. Ул миннән бер класска алдан укый. Бик җитез кыз. Алар безгә иртәгесен галстуклар бәйләргә тиеш, мин аны беләм. Аның белән килештек: мәктәп сәхнәсенә чыккач, ул минем артка баса. Галстуклар бәйләү башлангач, үзенекен сала да миңа бәйли! Аннары күз күрер ничек буласын. Менә булачак пионерлар сәхнәгә менеп тезелдек. Артыбызга 4нче класс укучылары тезелеп басты. Сизәм, минем артка Кадрия түгел, башка бала килеп басты бит! Шулчак мин тегендә-монда боргаланганда, Кадрия тиз генә тегене читкә алып, минем артка килеп басты. Директорыбыз Азат абый яшь пионерларны котлап берничә сүз әйткәч, сөйләшкәнчә, Кадрия үзенең галстугын миңа бәйләп куйды. Дәресләрдән соң мин аңа галстукны кире бирдем, билгеле, чөнки, иртәгесен мәктәп ишеге төбендә өлкән класстан берничә укучы беләкләренә кызыл чүпрәк тагып, сакта тора. Галстуксыз килүчеләрне мәктәпкә кертмиләр. Икенче көнне мин, билгеле, галстуксыз килдем. Ярый әле сакта күршем Рафаэль тора иде. Без бергә уйнап үстек, тоткарлаучы булмады. Берничә көн шулай аптырап йөргәч, әни, ниһаять, галстук алып кайтты. Ул көннең шатлыгын аңлатып булмастыр. Хәзерге яшьләр әти-әниләре машина бүләк итсә дә ул кадәр шатланмыйлардыр. Мин чын пионер булдым бит, башкалардан ким түгел, мәктәпкә кергәндә кача-поса, ничек класска үтеп керермен дип куркасы юк…

Соңгы сүзем: әти-әни ел әйләнәсе бер көн ялсыз колхозда эшлиләр. Ә галстук алырга да йортта бер сум акча юк. Гаиләдә 5 бала, ничек итеп тормыш ителгән бу заманнарда?

Расих ҖӘЛӘЛ,

Буа районы, Карлы авылы

Комментарии