Без кая барабыз?

«Кыйблабызны табышырга ярдәм ит!» Белгәнебезчә, «Безнең гәҗит»нең девизы бу. Татар милләтенең кыйбласы дигән мәгънәдә аңлыйбыз моны, билгеле. Ләкин шундый заманда яшибез, гомум кешелек кыйммәтләре дә арзанаеп бара бит әле: кая карама нәфрәт, көнчелек, кешене, аның фикерен ихтирам итмәү. Яшь кенә хатын кечкенә баласын җитәкләгән, урам буйлап тәмәке порхытып, тирә-якка сасы ис таратып бара. Машина тәрәзәсеннән юл кырыена чүп ыргытып китү гадәти хәлгә әйләнде. Санап китсәң, күп инде алар. Менә шул яссылыкта уйлап куйдым: бәлки безгә бу эштә хайваннардан үрнәк алу да оят булмас иде. Аларның нәселе бит безнекеннән күпкә борынгырак. Нинди тормыш рәвеше аларга миллион еллар буе исән калырга ярдәм итте икән соң? Безнең кыйбла да шул юнәлештә түгелме? Без дә бит шул ук табигать балалары. Анабыз кануннарын аяк астына салып таптау нәрсәгә китерер?

Кошлар тормышыннан ике эпизод мине хәйран калдырды.

Безнең тәрәзә каршында гөлҗимеш куагы, анда һәрвакыт чыпчыклар кунаклаган була. Кыш иде. Куак һәм аның җимешләре карасу-көрән, чыпчыклар да шул ук төстәрәк. Кошлар хәрәкәтсез генә утырса, күзлексез мин аларны күрмим дә. Кайвакыт кемдер әлеге куак янына тары ярмасы сибеп китә, чыпчыклар шунда ук төшеп ашый башлыйлар.

Ул көнне мин тәрәзәдән карап тора идем. Каршыдагы йорттан бер хатын чыкты, кулында төргәк. Теге куак янына килде һәм төргәктән учы белән алып-алып ярма сипте. Читкәрәк китеп карап торды, ләкин бер чыпчык та ашарга төшмәде. Хатын үз юлы белән китте.

Шулай да нигә чыпчыклар төшмәде соң? Ашамлык ошамадымы, әллә яңа гына ашаганнармы? Әллә инде куакта кошлар юкмы? Мин шулай уйланып торган арада куактан өч чыпчык безнең өй артына таба очып китеп күздән югалды. Ун секунд та үтмәгәндер, алар киткән яктан чыпчыклар өере күренде, куакка килеп кундылар. Шуннан өерләре белән җиргә төшеп, тары ярмасын чукый башладылар. Игътибар иткән булсагыз, чыпчыклар болай ашый: өерләре белән төшеп бераз чукыйлар да, өерләре белән кире куакка менеп куналар; шуннан тагын өерләре белән төшәләр, бераздан, нәрсәдәндер курыккандай, бердәм кубып, тагын куакка менәләр...

Боларын инде һәркем беләдер. Мине шаккатырганы шул булды: әлеге өч чыпчыкны әйтәм. Кара син аларны, үзләре генә ашамыйча, иптәшләрен чакырып килделәр бит! Менә әйт син шуннан соң «кыргый табигатьнең кыргый кануннары», дип. Безгә алардан өйрәнергә кирәк икән бит әле.

Икенче очракны кодабызның «кырыгы»на килгән Актаныш кешесе сөйләде, үзләренең бер тавыгы турында. Ишегалдында чебиләрен иярткән тавык йөри. Ул, җирне тырный-тырный, балаларына нәрсәдер ашата. Менә чебиләр алюмин тәлинкә янына җыелалар. Ләкин су тәлинкәнең төбендә генә, чебиләрнең томшыгына эләкми. Тавык балаларына ярдәмгә ашыга: ул, аягы белән этәреп-этәреп, тәлинкә астына таш кыстыра. Савыт кыйшая, су бер якка җыела, һәм чебиләр чер-чер килеп эчәргә тотыналар.

Бервакыт әлеге ишегалдының бер почмагында песи балалый. Бер баласын авызына кабып алып китә, калган икесен алырга килми. Теге тавык көтеп йөри-йөри дә, бу песи балаларын томшыгы белән күтәреп, кетәккә алып керә. Өсләренә утырып җылыта, шуннан ашарга алып килә. Шулай тәрбияләп үстерә боларны. Аякларына баскач, песи балалары тавыкка ияреп йөри башлыйлар. Менә шундый кайгыртучан тавыклар да була икән.

Бал кортларының, кырмыскаларның тормышы ничек акыллы оештырылганын да беләбез бит инде. Алар үз кыйблаларын тапкан дияргә буладыр, югыйсә миллион еллар буе яши алмаслар иде. Кешеләргә үз тормышларын акыл нигезендә оештыру кулларыннан килми торган эш микәнни? Акылсыз хайваннардан да акылсызрак түгелдер бит инде без. Өстәгеләр дә, астагылар да кайчан аңлар икән соң: йә без, шул ук хайваннардан үрнәк алып булса да, акыл, иман юлына басабыз, йә кешелек тарихы өзеләчәк бит.

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

Чаллы шәһәре

Комментарии