«Люблю тебя, не забуду»

Медпункты, авыл советы, колхоз идарәсе, почтасы, мәктәбе һәм ике кибете булган уртакул татар авылы. Якын-тирәдә яшь эшче көчләрне суыручы зур төзелешләр, нефть объектлары әле юк дәрәҗәсендә. Армиягә киткән егетләр дә 3-4 ел хезмәт итеп туган-үскән төбәкләренә кайталар. Ата-аналарына хезмәт, хөрмәт күрсәтеп, кайсы тракторчы, комбайнчы, кайсы ферма тирәсендә эшләп йөри. Күбесе мантып киткәнче, солдат киемнәрен кешелеккә, соңрак эшкә киеп йөриләр. Алар бик чыдам һәм солдаттан кайткан егетләргә килешеп тора иде. Таныш кызымның да абыйсы хезмәт итеп кайтты. Алар үзара бик дус-тату, әниләре канаты астында гына үстеләр. Нәкъ шул көннәрдә авыл медпунктына училищены яңа тәмамлаган 17-18 яшьлек рус кызы килде. Шәфкать туташлары бу авылда озак эшләп кинәндерми, район, шәһәр тирәсенә берәр туганы, танышы «йолкып» ала. Яңа фельдшерны колакка катырак ялгыз әбигә урнаштырдылар. Әби урысчаны ипи-тозлык кына белә, кызый татарча бөтенләй белми. Медпунктта эшләрен тәртипкә салгач, китапханәгә йөрергә гадәтләнә. Армиядән кайткан егет тракторда эшли башлый. Көннәрдән бер көнне фельдшер кызны очрата. Төскә-биткә чибәр генә, буй-сыны да килешле кызны егет сеңлесе аркылы клубка чыгарга чакыра. Сеңел «күзгә чүп керде бугай» дигән сылтау белән кызны кич клубка чыгарга кыстый. Башта клубта кино карыйлар. Соңыннан эскәмияләрне кырыйга тезеп куеп, «вечер» башлана. Гармунчы «өчле», «сигезле» уеннарын уйнатканнан соң, вальс уйнап җибәрә. Бу биюне әле күбесе белми, читтән генә карап утыралар. Безнең кызны солдат егет биюгә чакыра. Кыз башта чыкмый. Иптәш кызы, бу минем абый, дигәч кенә урыныннан кузгала. Шул көннән соң егет вакыт тапкан саен кыз тирәсендә чуала, кичләрен озата башлый. Авыл кызларының фельдшерга ачулары килә. Кайберләре егетне үзләренә өмет иткән була. Әлеге хәлләр егетнең әнисенә дә килеп ирешә. Җитмәсә, кызының да катнашы булуы мәгълүм була. Ялгызы үстергән сөлек кебек улын чит милләт кызына бирергәме?! «Абыеңны ничек таныштырдың, шулай аер», – ди әни кеше. Малайга да таләпне каты куя – тупсамнан атлап кертәсем юк! Сеңел фельдшер кыз янына юнәлә. «Әнинең сине күрәсе, танышасы килә. Кич бүген безгә барырга әзер бул», – ди. Фельдшерны фатирына алырга килә. Чемоданда булган бөтен киемнәр арасыннан түше ачык, бик кыска итәкле күлмәк сайлап ала. Тегесенең киясе килмәсә дә, шул күлмәкне кидерә. Көлтә кебек сап-сары чәчне аркага таратып салалар. Сеңел бер-ике дога да язып бирә. Ашарга утыргач, бисмилла әйтерсең, аннары менә бу доганы укырсың, ди. Киләләр егет йортына. Булачак кайнана алдан ук яратмыйча тора инде. Өстәл янына утырышалар. Кызый алдына чәй килгәч, акцент белән, бисмилла әйтеп куя. Булачак кайнана чыраен ачмагач, әллә бу колакка каты инде, дип, бисмилланы тагын бер тапкыр кычкырыбрак әйтә. Чәен эчеп, чынаягын тәлинкәгә каплагач (анысын фатир хуҗасыннан өйрәнгән була), сеңел язып биргән икенче доганы укый: «Аллага шөкер, муллага кишер, абыстайга чөгендер». Хуҗабикә ни әйтергә, ни көләргә белми торган арада доганың икенчесен укып бирә: «Амин-амин аманды, авыз-борын ялманды, күз күрде, тамак туймады, шулай да йөрәк ялганды. Амин». Шулай ди дә, чыгып йөгерә. Догаларны бер укытучы хатынга укыткач, тегесе бөгелеп төшә. Тәрҗемә итеп бирә инде. Фельдшер кыз бик гарьләнә, кимсенә. Икенче көнне район үзәгенә барып, район читендә үк урнашкан кечкенә рус авылына эшкә китә. Бу хәлләрне егет тә чамалый инде. Кыз янына барып, аңлашып йөрми. Әни белән сеңел хәйләсе катышса да, бу отышлы юл булгандыр. Ни дисәң дә башка милләт баласы белән кавышып, туйлар ясап, балалары булган очракта да бәхетле яшәгән гаиләләр сирәк бит. Әле бәхетле дигәннәре дә тавыш-гаугадан арынмый. Килене рус булган бер кайнана: «Ичмасам рәхәтләнеп талашырга телен дә белмим бит», – дигән бит. Яшь чакта очрашып, «люблю, люблю» белән генә эш бетми шул әле. Кода-кодагыйларның да аралашып, очрашып яшиселәре бар. Шундый кода-кодагыйларның очрашуына шаһит булырга туры килде. Рус кода җырлый: «Куда (кода була инде) я вас люблю, уважаю...» Татар кода үз чиратында шулай җырлый: «Татарча «кая барасың», урысча «куда пойдешь». Ярларыңны ятлар алса, пожалуй, с ума сойдешь. Очып бара бер чыпчык, «люблю тебя, не забуду» дигән була, чукынчык». Кодага ярарга тырышып, урысча кайтыш җыр җырлый. Кызык та, кызганыч та хәл.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии