«Безнең Фәрит»

«Безнең Фәрит»

Буа районының Яңа Шәйморза авылына машина белән кереп булмый – юл юк. Шуңа күрә Фәрит абый Хәбибуллин җигелгән ат белән чыгып алды. Капка төбе саен кое очрагач, авылда су проблемасы барлыгы да беленде. Журналистлар күргәч, зар капчыклары чишелер инде, дигән идек, юлыбызда очраган берәү дә зарлану турында уйлап та карамады. Ияләшкәннәр инде. Булганына шөкер итеп, хезмәт белән яши бу авылда халык.

Фәрит Хәбибуллин турында да абыйсы Хатыйп: «Ферма мөдире булып эшләве өстенә өендә дә бик күп мал асрый. Хөкүмәттән бернинди кредит-мазар да алганы юк», – дип сөйләгәч, авыл җанлы бу кешене үзебез дә кайтып күрергә булдык.

БҮГЕН – ТӨРКИЯДӘ, ИРТӘГӘ – ДУБАЙДА

4 сыер, 15 үгез, 4 ат – Хәбибуллиннарның бүгенге хуҗалыгы бу. Йорт хуҗасына 24нче апрельдә 60 яшь тулачагын, шушы мал-туарны хатыны Мәүлидә апа белән икәү генә карауларын, төп транспортлары җигелгән ат булуын исәпкә алсаң, сокланырлык урын бар! Әле Хәбибуллиннарның 6 сыер, 25 баш үгез асраган чаклары да булган. Ул вакытта хуҗалыктан сөт җыю юк, 6 сыерның сөтен эчеп тә бетереп булмый. Бозыла башлагач, май итеп язалар, күп булгач, анысы да бозыла – чыгарып ташларга гына кала. Табыш алу өчен түгел, эштән башка яши алмаганга асраганнар ул малны.

Бүген Яңа Шәйморзада сөтнең литрын 14 сумнан җыялар. Үгезләрен Шыгырданнан килгән эшмәкәрләргә тере килеш сатып җибәрә Хәбибуллиннар. Бер башын 54-55 мең сумга, ди Фәрит абый. «Шуның хәтле хайван асраганчы, сөтен-итен кибеттән алу отышлырак дип әйтәләр бит», – дим. Ирле-хатынлы беравыздан каршы төшә: «Юу-ук, үзең үстергәнгә җитми инде». «Көнгә 36 литр сөт бирә торган ак сыерыбыз бар безнең. Шуның сөтен өч чиләккә савып алгач (Мәүлидә апа сыерларын кул белән сава! – Авт.), шатлыгым эчемә сыймый инде. Терлекләр безгә энергия бирә, табышыннан бигрәк шунысы өчен асрыйбыз», – ди хуҗабикә.

Печәнен, саламын, кукурузын үз көчләре белән хәстәрләсә, игенен сатып ала алар. Авылда хуҗалык көтүе чыкмый икән – шунысы гына уңайсыз. Кышын сыерлар ишегалдында йөри, җәен болынга чыгаралар. Әле Мәүлидә апа көлдереп тә алды: «Беркөнне берәү телевизордан: «Безнең гаилә ярты елны Дубайда яши», – дип сөйләде. Без дә ярты елны – Дубайда, яртысын Төркиядә үткәрәбез. Кырларга шулай дип исем бирдек! Маллар качып китсә, эзләргә җиңел. Телефоннан бер-беребезгә шалтыратабыз: «Син кайда әле?» – «Төркиядә инде, кайда булсын!» Ераграк китсәң, анысы Дубай була».

Фәрит абый үз хуҗалыгында шуның хәтле мал тоту өстенә, фермадагы 200 сыерга да баш әле. Инде 30 елдан артык ферма мөдире булып эшли ул. Мәрхүм әтисе соңгы сүзе итеп бик акыллы киңәш биреп калдыра аңа: «Бу хәтле эшләмәгез – үләрсез». Элек 7 гектарда – чөгендерен, гектардан артык җирдә бәрәңгесен дә утырткан бит алар. Хәзер 4-5 сутыйга гына калдырганнар инде. Саулык булганда һаман да шулай малын тотарга исәпли әле Хәбибуллиннар.

«КУШАМАТЫ – ПӘЙГАМБӘР»

Мәүлидә апа үзе – Азнакай кызы. Хәер, Шәйморза килене булганына да 40 ел икән инде. Фәрит абый белән Буа ветеринария техникумында укыганда танышып, бик яшьли гаилә дә корып куйганнар. «Беренче кызым Лилияне тапкач, әни безгә кунакка килде. Каршысына авыл хатыннары очраган. Көянтәгә печән бәйләмнәре асып кайтып баралар икән. И-и, балам, бик зур хезмәтле авылга эләккәнсең, дип жәлләп кайтып китте әни», – дип искә ала Мәүлидә апа.

Һәр кешенеке кебек үк аларның да язмыш китабы шатлыклы да, борчулы да хәлләргә бай. Башта Фәрит абыйның әти-әнисе янында торган гаилә үзләре йорт җиткереп керә. Бу вакытта кечкенә кызлары Иркә укырга да кермәгән, олылары Лилия белән Илсөя мәктәп балалары була. «Апа шалтырата: «Әнинең башы эшләми башлады, нишләргә?» – ди. Фәриткә әйтеп торырлык та булмады, тизрәк Азнакайга кайтып киттем. Шуннан әнине ияртеп килдем инде. Ул 12 елга якын бездә яшәде», – дип искә ала Мәүлидә апа. Күзләре яшьләнә, рәхмәтле күзләрен иренә төбәп, аны мактый башлый: «Фәрит аны күп тапкырлар үлемнән алып калды инде. Берсендә кияүләр кайткан иде, ишекне ачык калдырган болар. Үзебез генә булганда, әни чыгып китмәсен дип, бикләп йөри идек. Төнлә Фәрит тышка чыкса, зур галуш юк икән. Шуннан кереп мине уятты. Әни чыгып киткән! Тотындык эзләргә, балаларны да уяттым, машина белән эзли чыктык. Салкын вакыт әле ул. Әни кулына бияләй, аягына зур галушны кигән дә бер кат күлмәкчән килеш берәүнең капка төбенә барып утырган. Туңып беткән, мескенкәем».

Акылы җиңеләйгән әбинең бөтен сүзе: «Миңа хөкүмәттән ярдәм тиеш!» – була. Тагын нинди ярдәм, пенсияң килеп торса, бик шөкер, дип тынычландыра аны балалары. Тик әбинең күңеле дөрес сизгән була. Сугыш ветераннарына фатирлар бирә башлыйлар, иң беренче булып Мәүлидә апаның әнисе ала. Кияве белән кызына рәхмәт укып, риза-бәхил булып 88 яшендә бакыйлыкка күчә ул.

Аннары Фәрит абыйның әтисендә яман шеш табалар, әнисенең күзе күрми башлый. Картларны тагын шушы йортка алып килеп, яхшы тәрбия күрсәтеп, соңгы юлга озаталар. Авыл халкы барысын да күрә бит ул. Әнә күршедә яшәүче әби дә үз коесыннан эчми, «сезнекендә изгеләр чишмәсе ага» дип, суны Фәрит абыйлар коесыннан ала икән.

«Тормышта төрле чак була, бер-береңә өф-өф итеп кенә тормыйсың. Шулай да кеше янында бар сүзебез: «Фәрит яхшы», «Мәүлидә яхшы» – булды. Бер-беребезне кешегә чыгып хурламадык. Балалар бакчасында эшләгән чагымда бергә эшләүче хатыннарга Фәритне гел мактап сөйли идем. Шуннан аңа Пәйгамбәр дигән кушамат тактылар. Тәрәзәдән күрсәләр, әнә Пәйгамбәрең кайта, диләр иде», – ди Мәүлидә апа. Ә туганнары Фәрит абыйны «Безнең Фәрит» дип йөртә. Алты бертуган алар, бер-берсенең хәлен белешеп, йөрешеп яшиләр. Фәрит абый белән Мәүлидә апаның олы кызлары – Әтнәдә, икесе Казанда үз гаиләләре белән гомер кичерә. Әби белән бабайның куанычы булып, өч онык үсеп килә.

Кайтырга кузгалгач, Мәүлидә апа иренә күрсәтми генә күз яшьләрен сөртә: «Фәритнең ике җирдән биле сынык. Машинадан егылып төшкән иде. Бик күп күз яше түктек, бик күп больницаларда йөрдек. Инвалидлык бирәбез, дигәннәр иде, кая ул, алырга да теләмәде, гарьләнде. Аны гарип калдырмаган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт!» – дип озатты ул безне.

P.S. Җаны-тәне белән җирне, мал-туарны яраткан мондый кешеләр булганда, авылларыбыз яшәячәк әле! Яңа Шәйморзаның хезмәт белән көн күрүче кешеләренә сокланып кайттык. Киләсе саннарыбызда да әлеге авылның тырыш халкы турында язачакбыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Буа – Казан

Комментарии