Яшьләр җыелган җирдә

Яшьләр җыелган җирдә

Саба районы Явлаштау авылы халкының дуслыгына яши-яши һәркем ышана бара. Кемнән генә сорама, берәр зур чара уза калса, яхшы үтүенең сәбәбен авылның Түбән һәм Югары оч халкының дустанә мөнәсәбәте дип саныйлар. Һәм шуның тагын бер нәтиҗәсе итеп, 10нчы февраль көнне авыл яшьләре тарафыннан уздырылган зур тамаша – «Яшьләр җыелган җирдә» исемле концертны да атарга була. Явлаштау авылының мәдәният йорты төзекләндерелеп, яңа сулыш алуына ике ай чамасы вакыт узды. Барлык авыл халкы, шулай ук күрше авыл тирәләрендә гомер итүчеләр бу зур бәйрәмне зарыгып көткәннәр иде. Яшьләр баштарак Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» музыкаль драмасын гына куярга дип әзерлекләрен башладылар. Ә ахырдан идеяләр артып китеп, икенче бүлеккә җырчы-биючеләр белән сөйләштеләр. Дөресен әйткәндә, сәләтле яшьләр тиз арада клубка җыелып, үз теләкләрен белдерде. Авылда китапханәче булып эшләгән Тәгъзимә апа Галиева үзенә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрдән баш тартмады, ә киресенчә, тиз арада пьесаны укырга керешеп, кызлар белән аны язып та чыкты. Кайбер көннәрдә яшьләрне спектакльгә әзерләп, эшеннән өенә кайтмаган чаклары булмады түгел. Шул рәвешле 15нче гыйнвар көнне репетицияләр гөрләп башланып китте. Якынча бер айга барган әзерлек барлык авыл яшьләрен берләштерде. Ничә ел күрешмәгән сыйныфташларга да очрашу насыйп булды. Санап китсәң, концертның уңай яклары бик күп. Ә иң мөһиме – ул һәр тамашачы күңелендә мәңге онытылмаслык хисләр калдырды. Залда алма төшәрлек тә урын калмау сәбәпле, халык ничек тә булса бәйрәмне карап бетерергә тырышты. Спектакль караганда күз яшьләрен сөрткән апалар, икенче өлештә рәхәтләнеп көлеп утырдылар. Шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәмнең иганәчеләре – авылның яхшы күңелле халкы иде. Түбән очның шәфкатьле ханымнары тәмле тортлар алып килсә, башкалар исә тәмле ризыклар алырга булышты.

Изображение удалено.Кыскасы, без – барыбыз да авыл халкының татулыгын, яшьләрнең бар нәрсәне булдыра алуын исбатладык. Әлеге зур тамашаны оештыруда зур өлешен керткән бәйрәм җитәкчесе – Тәгъзимә Галиевага, сценарий авторлары – Фирүзә Фәйзрахманова һәм Илүзә Нигъматуллинага, музыкаль бизәлеш белән тәэмин итүче – Илнар Галимҗановка, театр режиссеры – Зилә Абдуллинага һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәт әйтәсе килә! Шундый яшьләр булганда гына, авылның киләчәге якты һәм өметле!

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА,

Саба районы, Явлаштау авылы

Комментарии