Катнаш гаилә фаҗигасе

Тарихи сәхифәләрдән билгеле булганча, Явыз Иван Казанны вәхшиләрчә басып алганчы шәһәрдә яшәүче урыслар Русия патшасына, Казан ханлыгы җәннәткә тиң, дип хатлар яза торган булганнар. Үзләренең мөрәҗәгатендә ханлыкны басып алырга өндәгәннәр. Хәзерге вакытта да Татарстан Республикасында яшәүче урыслар, балаларыбызны татарча укытуны туктатыгыз, дип, Мәскәүгә хатлар язды бит.

Бер танышымны очраттым. Бераз сөйләшеп тордык. Туган телебезне укыту мәсьәләсе дә читтә калмады. Хатыны марҗа, 15 ел бергә яшиләр. «Татарча бер сүз белми һәм белергә дә теләми. Балаларны татар телендә укытмауны сорап, ул да Русия Президентына хат язды», – ди танышым хатыны турында.

Үзен журналист дип санаган, исем-фамилиясе татарныкы булган Алсу Газизова кебекләр тагын бар әле алар. Алсу да катнаш никахтан туган. Әтисе татар булса да, аның үзен дә, телен дә хөрмәт итми. Алай гына да түгел, татар теленә каршы көрәшә, аны бетерергә тели. Гаилә корганда яшьләр бу турыда уйлансыннар иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии