Безнең заман герое

Безнең заман герое

Идел буе федераль агентлык, «Бердәм Русия»партиясе һәм «Яшь гвардия» иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән тапшырыла торган «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясенә быел Татарстаннан һәм Русиянең тагын сигез төбәгеннән 70 кеше лаек булды. Әлеге проект 2013нче елдан тормышка ашырыла. Баштарак ул Республика күләмендә үткәрелде, аннары Идел буе федераль округын колачлады, быелдан исә федераль статус алды.

«Яшь Гвардия» оешмасының Казан бүлеге һәм «Бердәм Русия» партиясе көндәлек тормышта батырлыклар кылган геройларны ачыклау өчен ел дәвамында матбугатта, социаль челтәрләрдә яктыртылган вакыйгаларны күзәтеп бара.

Быелгы каһарманнар – 17 яшькәчә малайлар һәм кызлар «Яшь герой», 18 яшьтән өлкәнрәкләр «Безнең Заман Герое», Луганск Халык Республикасы территориясендә ярдәм күрсәткән волонтерлар «Гуманитар миссияләрдә катнашучы», Луганск һәм Донецк республикаларыннан күченергә мәҗбүр булган кешеләргә кирәк-яраклар җыйган оешмалар «Гуманитар штаб» номинацияләрендә бүләкләнде.

Бу бүләкләү тантанасында быел райондашыбыз, авылдашыбыз Госман Гомәр улы Хәсәншин катнашты. «ХХ гасыр башында татар йорты мохите, аны яңарту һәм шушы мохит белән яшь буынны таныштыру» номинациясендә җиңүче булды. Аңа «Безнең заман герое» исеме бирелде. Госман ага шушы исемдәге медаль, герой тасмасы, диплом белән бүләкләнде, шулай ук аңа кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды.

Гөлназ ГАТАУЛЛИНА,

Балтач районы

Комментарии