Ленин башын туңдырмадык

Совет чорында мин Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында китапханәче булып эшләдем. Шул ук вакытта сайлау комиссиясе әгъзасы һәм агитатор да идем. Пропаганда эше алып бару өчен һәр өндәүчегә ун йорт бүлеп бирелә иде. Андый бүлекләр «ун йортлык» дип аталды. Кайбер кичләрне, шул йортлардан колхозчыларны җыеп, хөкүмәт карарларын халыкка җиткерә идем. Авылда куелачак агитация лозунгларын язу да минем өстә булды. Бу иҗтимагый эшләр гел бушка башкарылды.

Атнаның дүшәмбе көннәрендә кичке сәгать 7дә авыл клубында лекция тыңлау оештырыла иде. Анда авылның акыл ияләре, гадәттә укытучылар, чыгыш ясады. Без, агитаторлар, анда да катнашырга бурычлы идек.

Шул чорда авылның сайлау комиссиясе рәисе булып физкультура укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Ваһапов торды. Үз эшенә бик җаваплы карый торган кеше иде.

Сайлау көнне клубта урнашкан сайлау участогы иртәнге сәгать алтыда ачыла, төнге 12дә генә ябыла. Җитмәсә шул сайлау алды көнне, гадәттә, төнге 12ләргә хәтле киңәшмә уздыралар. Иртән йоклап кына калмасам ярар иде, дип, комиссия утырышында борчылып утыруларым хәзер дә күз алдында. Чөнки без, сайлау комиссиясе әгъзалары, иртәнге сәгать 4кә участокка килеп җитәргә тиеш идек.

Киңәшмә тәмамлангач, авылыбызның зур гына гәүдәле аучысы Мидхәт Латыйпов, мылтыгын тотып, сайлау участогын төнлә саклап кала иде. Ә иртәнге сәгать 4кә үк безнең белән бергә клубка Хәкимулла Ибраһимов хатыны Мәрьям апа белән килеп утыра. Болар инде авылыбызның алдынгы патриотлары – иң беренче сайлаучылар. Әле ул елларда беренче сайлаган кешегә бүләк тә бирү каралган иде.

Сайлау кабинасы каршында галстук таккан пионерны бастырырлар иде. Алар һәр сайлап чыккан кешегә салют биреп торды. Кайвакыт ул вакыйгаларны балаларым белән искә төшереп көлешәбез. Өлкән кызым Фәридәнең дә шунда басып салют биреп сәламләгән чаклары булган икән.

Кышның салкын көннәрендә бер сайлауга әзерләнү аеруча хәтеремдә уелып калган. Сайлау участогын гадәттәгечә әзерләп, матурлап бетердек дип уйлый идек. Ләкин сайлау комиссиясе рәисе Галимҗан абыйга гына һаман нәрсәдер җитми, участокны ул һаман үзенчә яхшыртырга тырыша. Ленин бабайның зур портретын кайдандыр табып алып, клубның тышкы ягыннан «Рәхим итегез!» дигән плакат өстенә ныклап беркетеп тә куйды! Шуннан соң гына тынычланды һәм зур канәгатьләнү белән Ленин портретына, ниндидер уйларга бирелеп, озак кына карап торды.

Сайлауга берничә көн кала районның партия комитеты җитәкчеләреннән берсе сайлау участогын тикшерергә килеп төште. Пеләш башлы Ленин бабай портретын күрүгә ул: «Мондый суыкта нигә аның башын туңдырасыз», – дигән сәер сүз әйтеп, безне ачуланырга тотынды. Аның алдында басып торган Галимҗан абыйның коты очты. Бер портретка, бер райком җитәкчесенә карап телен йоткандай булды. Шул арада райком кешесе: «Кичекмәстән Ленин бабайга бүрек кидерегез», – дип, сайлау участогына кереп тә тормыйча китеп барды.

Галимҗан абый бүрек кигән Ленин портретын озак кына авылда эзләп йөрде. Таба алмагач, район үзәге Әгерҗегә китте. Шуннан табып алып кайта алды.

Фәйрүзә ӘХМӘДИШИНА,

Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы

Комментарии