Бәхет ачкычларын таптыңмы?

Бәхет ачкычларын таптыңмы?

Классташым – чибәр, уенчак холыклы Хөллия (исемнәр үзгәртелде. Авт. Х.Г.), унынчы сыйныфны тәмамлагач ук кияүгә чыкты, озак тормыйча, иреннән аерылып кайтты. Тома ятимә иде ул бичаракай. Явыз ниятле бәндәләрдән яклар, ялгыш адымнардан саклар, акыллы киңәш бирер кешесе юк иде шул. Чирләрдән, хәерчелектән башы чыкмаган Мәсрүрә апаның – мәрхүмә әнисе сеңлесенең сыңар канатлы, авыр тормышлы гаиләсендә ачлы-туклы көн күрде ул. Беренче иреннән аерылгач, Үзбәкстанга китеп урнашты Хөллия. Янәдән тормышка чыгып, ире белән өч бала табып үстерделәр. Тулы канлы тигез тыныч тормышта яшәвен ишетеп, ихластан куанган идек. Янәдән хәвефле хәбәр килде: Хөллияне тол калдырып, Акмолласы фаҗигале төстә үлеп киткән. Халыкта «иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас», дигән гыйбарә бар. Хөллиянең бабасы сугышта үлеп, әнисе ятимлектә үскән, алма кебек кызарып пешкән Гөлсинәнең яраткан егете – очучы Галим, авыл кызын үзенә тиң күрмичә, авырлы килеш ташлап киткән. Хәсрәтеннән өзгәләнгән бичаракай, бала тапканда өзлегеп, мәңгелеккә күзләрен йомган...

Нишләп кайберәүләр гомер буе бәхет-сәгадәт, байлык-муллык эчендә рәхәт чигә, гаиләсендә сөеп-сөелеп, тормышыннан канәгать булып яши? Икенче берәүләрнең башы михнәттән, кайгы-хәсрәттән чыкмый, күзеннән яше кипми? Кая барсалар, кем белән аралашсалар, нишләсәләр дә, уңышка ирешә алмыйлар. Хаталанып, бер үк тырмага кат-кат басып, еш кына төп башында утырып калалар соң? Әйтерсең лә бетмәс-төкәнмәс проблемаларны магнит сыман үзләренә тартып китерәләр. Бүгенге көндә әйләнә-тирәбездәге вазгыятькә күз салсак, барысы да ал да гөл түгел. Хатын-кызларны кыен хәлгә куючы проблемаларның асылы нидән гыйбарәт? Берничә мисал китерәм. Финанс-икътисад институтының өченче курсында укучы танышым, гап-гади авыл кызы Рамилә, мул тормышлы Казан егетенә кияүгә чыккан чагында, үзен оҗмахның җиденче катына килеп эләккән кебек хис иткән иде. Рәсүленең таләбен үтәп, укуын ташлады, эшкә урнашмады, үзен тулаем иренә, балаларына багышлады. Бөтен көчен, йөрәк назын, булдыклылыгын эшкә җигеп, гаиләсендәге һәркемнең күңелен күрергә омтылды. Юды, җыештырды, пешерде, алларына китереп куйды, җайлады, көйләде, юатты. Уч тутырып акча табучы эшмәкәр ире белән эчтән генә горурланды. Туендыручысының хәтәр кыланмышларына түзде, каршы дәшмәде, күзләренә генә карап торды. Хуҗабикә роленә башы-аягы белән кереп чумган хатынның бөтен максаты – якыннарының кубызына биюдән, аларны сөендерүдән гыйбарәт иде. Идиллия унтугыз елдан соң җимерелде. Әйтерсең учарлы агачны аяз көндә яшен сукты. Беркөнне Рәсүл хатынын аяктан егарлык хәбәр җиткерде:

– Аерылам мин синнән. Синең белән яшәү кызык түгел. Тормыштан артта калгансың. Үз фикерең юк. Көнгә бер мәртәбә булса да көзгегә караганың бармы? Синең белән кеше арасына чыгарга оят бит. Зәвык белән киенә белмисең. Чучка урынына симерүең тагын! Киемнәрең мичкәгә капчык киерткән кебек. Гаилә дусларыбыз Фарук белән Илназның хатыннарыннан үрнәк алыр идең, ичмасам. Чибәркәйләр фитнесзалдан, бассейн белән саунадан, матурлык салоннарыннан кайтып керми. Билләре бал кортыныкы сыман, күзләре очкынлы. Кайсы темага сүз башласак та, синең кебек аңгыра сарыктай катып калмыйлар, ут чыгарып бәхәсләшәләр, иллә дә шәп фикер йөртәләр. Эштә карьера баскычыннан югары үрмәләгәннәр, сәясәттә дә, икътисадта да ирләреннән калышмыйлар. Ә мин кем белән торам? Үзе турында оныткан мәхлук янәшәсендә гомер уздырудан ни мәгънә? Улларыма нинди үрнәк син? Кухня белән ванна арасында чабулап йөреп, шәхесен югалткан надан Золушка белән көн уздырудан гарык булдым. Улларым минем белән калачак. Алар каршы түгел. Сиңа бер бүлмәле фатир сатып алдым. Иртәгә үк шунда күченәсең, – дип ультиматум куйды. Бичара Рамилә чарасызлыктан йөрәген тотып егылды...

Икенче очрак та тормыштан алынды. Якташым Рәйхана, «җилдән туган» кыз булганга, кимсенеп үсте. Үз йортлары янгач, яңасын салып керә алмадылар. Фермада каравыл торучы әнисе энесенең иске мунчасын сипләтеп, шунда җан асрадылар. Кыз яхшы укыды, әрсезлеге, үткенлеге, эшкә батырлыгы атасының геннарыннан килә иде. Булдыклы җитәкче иде Хәбир. Теләгәнен умырып алды. Хатын-кыз күргәч, нәфесен тыя белмәве генә хәтәр иде. Үсмер чагында үзен рәнҗеткән әтиле малайлар белән сугышып кайта иде Рәйхана. Хәбирнекеләрне кызганмыйча тукмады. Казанга китеп урнашты, кичкедә укып, КИСИ тәмамлады. Үз эшен ачты. Бригадасы белән йортларга ремонт ясап йөреп шомаргач, зуррак эшләргә алынды. Бизнесы гөрләп бара. Акчасы күп, яшәгән коттеджы әйләнеп чыккысыз зур, соклангыч матур җиһазлы, утырып йөри торган машинасы миллион ярымлык. Елга берничә мәртәбә илләр гизә, диңгезләрдә ял итә, кием-салымы Версаченыкы, алтын-көмешләре бихисап. Булдыклы, уңган, абруйлы, зифа буйлы, ут йөрәкле кырык яшьлек Рәйхананың шәхси тормышында бәхете юк. Әллә әтисез үскәнгә, әллә холкы чәнечкеле булганга, берәү белән дә якыная алмады ул. Ихластан ярата да белми бугай. Бүгенге көндә ул бөтен энергиясен, акыл көчен эшенә багышлый, шунда юаныч таба. Узган елда пандемия аркасында локдаунга эләккәч, үз-үзенә урын таба алмыйча, юләрләнә язды. Аның сер сөйләрдәй, күңел бушатырдай чын дуслары юк икән бит. Күптән түгел очрашып сөйләштек. Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә бер гаилә психологы белән якыннан танышкан иде ул. Мәскәүдән килгән Елизавета ханым белән аралашу Рәйхананың күңел күзләрен ачкан. Психологның сөйләгәннәрен диктофонына яздырып барган булган. Икәүләшеп кызыксынып тыңладык. «Хатын-кызның төп ихтыяҗы – үзе, гаиләсе өчен хәвефсез мохитта булудан гыйбарәт. Ирең белән ныклы, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру, уңышлы карьера ясау хатын-кызда иминлек хисләре тудыра. Әгәр боларның икесенә дә ирешмәсәң, иминлегең кыл өстендә генә. Иреңне югалтсаң да, эшеңнән колак каксаң да, шунда ук кризис чоңгылына чумасың, – дип сөйли Елизавета. – Безнең гаилә тормышына күпләр кызыгып, көнләшеп карады. Үрнәк гаиләгә, идеаль парга саныйлар иде. Гаиләм – ныклы таянычым дип уйладым. Ул чакта яраткан эшем булмавына исем китмәде. Көннәрдән беркөнне, ирем башка хатынга гашыйк булып, мине ташлап чыгып китте. Йөрәгем парә-парә телгәләнде. Күкрәк читлегем уттай янды. Иркенләп сулый алмас хәлгә килдем. Елап туйгач, акыл белән фикер йөртеп карадым. Бу хәлгә төшүемә ирем генә түгел, үзем дә гаепле икәнлеген таныдым. Ярый әле психолог дипломым бар иде. Аякка басарга эшем ярдәм итте. Тынычлангач, аек фикер йөртә ала башлагач, гаилә бәхетемне таптым. Үз-үзен имин хис итү өчен, хатын-кызга алты таяну ноктасы булган ныклы нигез кирәк. Тәне сәламәт булса, энергиясе, сексуальлеге ташып тора аның. Моңа ирешү өчен, үз ихтыяҗларыңны аңларга, үз-үзеңне кайгыртырга, яратырга, физик йөкләнешләрдән тайчынмаска, дөрес тукланырга кирәк. Хәрәкәттә булып, максатларыңа ирешү өчен, үз-үзеңә ышаныч һәм эмоциональ интеллектыңның ныклы үсеш алуы таләп ителә. Шул очракта үз эчеңдә чокчынып, бөтен нәрсәдән шикләнеп, үз-үзеңне ашап утырмыйсың. Теләкләреңне ачыктан-ачык белдереп, шуларны гамәлгә ашыруның әмәлләрен табасың. Һөнәрле булуың, осталыкка ирешүең, башкаларга кирәклегең, эш урыныңда үзеңне куя, булдыклылыгыңны күрсәтә белүең, тышкы вазгыятьтә теләсә нинди хәлләр килеп чыкканда да, сине ач калдырмас. Кешеләр белән җылы мөнәсәбәтләр урнаштыра белүе хатын-кызга көч бирә, мәхәббәт, илһам алып килә. Икең дә тигез хокуклы, уртак максатлы булган очракта гына, гаиләдә бәхетле булып була. Син тиң күреп яраткан кешеңә таяна, дәртләнеп ярата, ышана аласың. Төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән җиңел аралаша, дөрес итеп әңгәмә кора белүең бик мөһим. Остазларың максатларыңа ирешергә ярдәм итәчәк. Таяну нокталарының тагын берсе – рухиятеңә бәйле. Хатын-кыз бу дөньяга ни өчен килүенең фәлсәфи асылын аңлап, эчке дөньясын үзгәртеп, шәхесен үстерсә, үз-үзе һәм Галәм кануннары белән гармониядә яшәсә, бәхеткә ирешми калмас».

Хәмидә ГАРИПОВА,

 Казан шәһәре

Комментарии