Урының җәннәттә булсын, Герой

Күп еллар күрше йортта яшәүче Әнәс абый белән туганнарча якын дуслар булып яшәдек. Мин каһәр төшкере коронавирус белән авырып хастаханәдә ятканда Әнәс абый вафат булган. Әле кайчан гына ул матур һәм пөхтә киенеп, һәркөн җәяүләп бөтен кварталны әйләнеп кайта иде. Шул чакларда очрашып, күп нәрсә турында гәпләшә идек. Ул Икенче Бөтендөнья сугышы ветераны. Мин үзем Әфган сугышы ветераны, шуңадыр аның белән уртак сүзне тиз таба идек. Ахыргы берничә елда мин аны 9нчы май – Җиңү бәйрәме көннәрендә Ирек мәйданына хәрби парад карарга алып барырга, анда җыела торган ветераннар белән күрештерергә теләгән идем. Чөнки ул Икенче Бөтендөнья сугышының башыннан ахырына кадәр катнашкан. Гади костюмына бер «Кызыл Йолдыз» орденын гына тагып йөри, калган орден-медальләренең планкаларын гына тага. «Әнәс абый, әйдә әле, барысын да үзеңнең хәрби кителеңә тагып, матур итеп йөреп әйләнеп кайтыйк», – дигәч, кул гына селки иде. Моның сәбәбе соңрак аңлашылды.

– 1943нче елны Днепр елгасына барып җиттек. Мин танк батальоны командиры идем. Барысы да Т-34 танклары. Комдив бер кичне киңәшмә җыйды. 3 көн өчендә күрше авыл өйләрен сүтеп пантон ясап, танкларны шунда беркетергә! Кемнең танкы каршы ярга беренче булып чыга – Советлар Союзы Героена тәкъдим ителәчәк! Бу мотострелковая дивизиядә бер танк полкы. Тырыштык, 3 көн өчендә ике авыл ызбаларын сүтеп бетердек. Әмма кирәк вакытка минем батальонның 30 танкын да үзебез ясаган пантоннарга кертеп суга төшердек. Һәр пантонны, танкны яхшылап тикшереп чыктык – каршы ярга кадәр бара алырмы?

– Әнәс абый, ә халык ничек, аларга йортсыз калгач ничек яшәргә? Ир-атлар юк, оккупация вакытында иза чиккән бала-чага да картлар-карчыклар…

– Аларның әрнүле елаганнарын тыңларга безнең вакыт юк иде…

Менә санаулы сәгатьләр үтте. Таң караңгылыгында хәрәкәтләр башланды. Танкистларга ярдәмгә берничә пехота солдатларын бирделәр. Иске такталардан аннан-моннан гына ясалган ишкәкләр белән каршы ярга су көрибез. Ярдан кузгалгач, өстебездән снарядлар оча башлады. Аннары каршы ярдан безгә табан дошман атарга тотынды. Мәхшәр башланды. Каршы ярга җиткәнче дистәләп танк су төбенә китте. Яралыларның, суга батучыларның ачынып кычкыруларын, суга төшеп шартлаучы снаряд, мина тавышлары, бертуктаусыз сызгырып торучы пулялар исән калганнарга тизрәк каршы ярга чыгып, анда гына котылу барын искәртә кебек иде…Үз экипажым һәм ярдәмгә бирелгән пехота солдатлары белән бик тырыштык. Бернигә дә карамый, Днепр суы белән көрәшә-көрәшә, авыл йортларының бүрәнәләреннән төзелгән пантоныбыз ниһаять ярга килеп төртелде. Шунда ук танк алга ыргылды. Алданрак ярга чыгып өлгергән пехотага ярдәм итеп дошманның ут нокталарына пушкадан атабыз.

– Әнәс абый, сез беренче булып каршы ярга чыккач, димәк, Советлар Союзы Герое? Днепр елгасын кичкәндә бик күп кеше һәлак булды, беләбез. Һәм шуңа күрә бик күп кешегә Советлар Союзы Герое исеме дә бирелде.

Әнәс абый утырган җиреннән җәһәт кенә торды да китә башлады. Мин аның белән бераз вакыт янәшә атладым. Аның йөзе үзгәргән, борчулы һәм ачулы. Бераздан үзенең подъездына җитәрәк туктады. Миңа таба борылып:

– Днепрны кичеп 3-4 көн үткәч, полк замполиты белән особистны очраттым. Икесенең дә йөзләренә туры карап: «Сез сүз бирдегез, кемнең танкы беренче булып каршы ярга чыга, герой исеме бирелә, дидегез. Ник минем фамилия ул исемлектә юк?» Шулчак особистның күзләре акайды, йөзе ерткычланып китте. «Ты что, татарин, жить надоело что ли, я устрою тебе героя!» – дип җикеренә башлады. Ә син мине Җиңү бәйрәменә чакырасың, кем янына? Мин анда баручы кеше түгел!

Әйе, әле ярый Әнәс абый кырыс, күп сөйләүчән кеше түгел. Андый особистлар күп яхшы кешеләрнең башына җиттеләр. Сугыш барган вакытта да…

Әнәс абый сугыштан исән-сау кайткан, хәрби хезмәтен полк командиры вазифасында тәмамлап пенсиягә чыккан. Минем белән бер ялгышсыз һәрвакыт татарча гына сөйләшә иде. Балаларым белән татарча сөйләшкәнгә чын күңеленнән шатланды: «Син бәхетле кеше, балаларыңны татарча сөйләшергә өйрәткән, шулай кирәк. Менә мин өйдә татарча сөйләшә алмыйм, барысы да урысча сөйләшәләр», – дип көрсенә иде. Шулай итеп, бик хөрмәт итеп яшәгән күршем яңа елны каршы аласы көннәрдә бакыйлыкка күчте.

Язмам аңа дога булып ирешсен иде.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии