Түрәләр дә алар кебек булса иде

«Безнең гәҗит»нең 49нчы санында (9 декабрь, 2020 ел) «Ватанны сатмыйбыз да, ташламыйбыз да!» дигән язмада Чирмешән районы Әмир авылында туып үскән, хәзерге вакытта Себер якларында тормыш итеп, эшмәкәр бертуган Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар турында укыгач, бар бит изге җанлы кешеләр, үз авылында яки районында гына түгел, Себердә торып та туган авылын, авыл кешеләрен кайгыртып, мохтаҗларга булышып, олыларны картлык көннәрендә шатландырып торалар, дип куйдым.

Без үзебез сайлап куйган түрәләр дә халкы өчен җан атып, кулларыннан килгәнчә авыл халкына булышып торсалар, авыллар таралмас иде, дип уйлап утырдым. Юк шул, кулларыннан килгәнне, хөкүмәт кушканны да намус белән үтәмәүчеләр бик күп.

Мәсәлән «Безнең гәҗит»нең 36нчы санында Айгөл Закированың «Актанышта күп балалы гаиләгә йорт ник салынмый?» дигән язмасында (9 сентябрь, 2020 ел) Актанышның Сәфәр авылында алты балалы Солтановлар гаиләсен инде ничә еллар яңа йорт салып бирәбез дип өметләндереп, документларын җыйдыртып, түрәләрнең ишек төбен таптаулары турында бәйнә-бәйнә ачып бирелә.

Әле күпме авылларда адәм рәтле юллар юк, юллар салынды дип югарыга җавапларын җибәреп торалар. Бер район күләмендә генә түгел, бөтен республика буенча да шундый хәлләр бар.

Миндиар, Фазыл әфәнделәр! Сез чын мөселманнар. Себер якларында 38 ел яшәп, үз бизнес компаниягезне төзеп тә, авылыгызны, андагы авылдашларыгызны кайгыртып торуыгыз изге эш. «Изгелек җирдә ятмас», ди бит халкыбыз. Шушы изге гамәлләрегез өчен Аллаһы Тәгалә сезне, бизнесыгызны усаллардан сакласын, эшегез алга барсын, исән-имин яшәгез.

Мондый кешеләр турында күбрәк язылсын иде, башка эшмәкәрләр дә укып, алардан үрнәк алсыннар, дип теләп калам. Туган авылларына булышучылар күбрәк булса, авыллар да таралмас, яшәрерләр иде.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии