- 18.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №2 (13 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әбиемнең әтисе Шәих Хаҗиев Германиянең Дахау концлагеренда булган. Ул Икенче Бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшә. Фашистлар чолгап алганда, алар ап-ачык кырда булалар. Кайда һәм кемгә атарга, кай тарафка башларын күтәрергә дә белмиләр. Атышу тукталгач, офицерлар килеп чыгалар да коралларын ташларга, әсирлеккә бирелергә фәрман бирәләр. Шуннан соң немецлар боларны бер сафка тезә, Харьков концлагерена алып китәләр. Андагы яшәеш хәлләре коточкыч була. Кияргә киемнәре булмаган әсирләр айлар буе юынмыйлар, ачлыктан иза чигәләр, бетләп бетәләр. Җитмәсә көн саен кыйныйлар, булган әйберләрен гел тикшереп торалар. Берәр әйбер тапсалар, тартып алалар яки юк итәләр. Хәлсезләрне атып торалар, яхшырак күренгәннәрен немец хуҗалыкларына эшкә озаталар.
Бакчада эшләргә тиеш булган дәү әниемнең әтисенә әле тагын мал-туарларын барлап, карап тору бурычы да өстәлә. Аның хуҗасы холыксыз булмый, үз вакытында ашата, иң мөһиме, башкалар шикелле мылтык сабы белән дөмбәсләми.
Шулай да, иреккә омтылу, йөрәкнең бер кырында яшеренеп яткан туган ил сагышы, Татарстанга омтылу бабамның күңеленә тынгылык бирми. Ул да, башка әсирләр эштән кайткан мәлдә, күпер астына качучылар янына омтыла. Тик авылдан авылга, йорттан йортка сугылып дошманнарыннан шәфкать сорап йөрүләре генә озакка бармый, тотып алып кире концлагерьларына алып кайталар, камчы һәм винтовка түтәсе белән кыйныйлар.
Бервакыт Шәих бабам, авырып яткан милләттәше өчен хуҗалардан сорамыйча гына, ике бәрәңге ала. Очраклы күреп калган сакчы моны тагын бик каты типкәли. Шуннан соң немецлар әсирләрне бер сафка тезәләр дә берничә кешене сайлап алып, стенага терәп аталар. Бәхетсезлегенә, Шәих әсир дә үлем җәзасын алучылар исемлегендә була. Әмма аны инде тукмарга өлгергән сакчы танып ала һәм кире баракларына озата. Калганнары атып үтерелгәннәр өчен кабер казырга керешә.
…Менә бер вакыт бар күкне яңгыратып самолетлар тавышы ишетелә башлый. Болар тоткыннарны азат итәргә килүчеләр – Америка һәм Англия очкычлары булып чыга. Әмма ярым сөяккә калган хәрбиләрне, туган илләрен сатуда гаепләп, тагын ике елга совет тоткынлыгына – Магнитогорск каласына мәҗбүри эшкә озаталар.
Җиде елдан соң да туган өй бусагаларын атлап керүчеләргә дәүләт җитәкчеләре йөз белән борылмый. Балаларына да «сатлык» мөһере сугып, һәрвакыт кыерсытып торалар, чакырткалап, әтисенең тоткында булганын искәртәләр.
Тоткын газапларын үткән, әмма кешелек сыйфатларын җуймаган тарихи бабам Балык Бистәсе районының Таулар авылында туган. Хатыны Сылубикә белән җиде бала үстерәләр. 76 яшендә бакыйлыкка күчә, ә хатыны 96 яшенә хәтле балалары һәм оныклары сөенечен татый. Бабам һәрчак: «Сез – сугыштан соң туган буыннар, бәхетле һәм шатлыклы гомер кичерергә тиеш!» – дип әйтә торган булган.
Венера ГАЛИМОВА.
Алабуга шәһәрендәге 10нчы мәктәпнең
9 м сыйныф укучысы.
Комментарии