Тарихларга тиң тормыш юлы

Язмышлардан узмыш булмый диләр. Әйе, бу сүзләрнең хаклыгына инану өчен, гомере буе сынауларга дучар ителгән адәм балалары белән бер күрешеп сөйләшү дә җитә. Аларның кичерешләрен тыңлый-тыңлый кайчак чәчләр үрә тора, җан әрни, йөрәк сыкрый. Әй Илаһым! Ник бәндәләреңә шулкадәр кырыс соң син? Хәтта бер гөнаһсыз сабыйларны да аямыйсың… җиргә бары сынау өчен генә җибәрелгәнбез дә авырлыклар белән көрәшеп яшәргә, аларны җиңәргә мәҗбүр ителгәнбез төсле. Язмамның бүгенге героен да язмыш якты дөньяларга яралуга ук сындырып сыный башлый.

1914нче елда Беренче Бөтендөнья сугышы башланып, әтисе сугышка киткәндә, ана карынында килеш кала Гәүһәрлеҗинан. Әтисе «Кызым туса, Гәүһәрлеҗинан дип кушарсың», – дип, хатынына әманәт әйтеп калдыра. Шәмсенисасы аның теләген тормышка ашыра. Ак биләүгә били-били, ак бәхетләр тели. Ләкин ананың теләкләрен әче язмыш никтер ишетергә теләми шул. Балага яшь ярымнар тирәсе булганда, әнисе каты авырып, вафат була. Әтисенең дә сугыштан үлгән дигән хәбәре килә. Шулай итеп, ятим сабый бабасы белән аның яшь хатыны тәрбиясендә кала. Баланың тагын бәхетсезлеге, бабай да озак яшәми, авырып дөнья куя. Үксез бала өчен михнәткә тиң көннәр башлана. Гәүһәрлеҗинанга 2 яшьләр чамасы булганда, үги әби бик зур вәхшилек кыла… Ичмасам үлмәсме дип, өстенә шаулап торган кайнар су коя. Гомере бетмәүгә бер сәбәп булгандыр, шул вакыт бабайның бертуган сеңлесе Шакирә боларга килеп керә һәм әлеге күренештән имәнеп телсез кала. Ни үле, ни тере баланы кулларына күтәреп ала да югары очка Шәмсенур исемле әбигә йөгерә. Шул әби белән бергәләп, белгән дәваларын кылып, баланың гомерен саклап калалар.

Шәмсенур әбинең туганнары – Кәкре Елга авылында гомер кичерүче Нурмөхәммәт белән Миңниса атлы кешеләр сабыйны кызлыкка алалар. Үз балалары булмаганмы, әллә кызгану хисе барыннан да өстен булганмы, бала әлеге гаиләгә килеп эләгә. Бик күп авырлыклар кичерү өстенә, пешүдән алган яралар сызлап үзәгенә үтә аның.

Яшьлек чоры килеп ишек каккан мәлләрдә язмыш аның сукмагын Җәмил исемле Уразай егете белән кисештерә. Мәхәббәт җимешләре булып кызлары дөньяга килә. Ләкин бала озак яшәми, каты авырый һәм 2 яшендә вафат була. Гәүһәрлеҗинан тагын ике кызга – Гөлфирә белән Мәмдүрәгә гомер бүләк итә. Илебездә 1939-40нчы елларда финнар белән сугыш тәмамлангач, Җәмил белән Гәүһәрлеҗинан гаиләсен Карелиягә вербовать итәләр. Поездда мең михнәтләр кичерә-кичерә, Сортавал дигән шәһәргә килеп төшәләр. Монда яшәгәндә тагын бер кызлары дөньяга килә. Фин җирендә туганга, ул балага Финира дип исем кушалар.

Әтисе Җәмил абый Бөек Ватан сугышына киткәндә, Финира 40 көнлек кенә булып кала. Җәмил абый, йөрәк сыкрауларын җиңәргә тырышып: «Минем хатыным еламас. Кулы икәү, баласы өчәү», – дип шаярткандай итә.

Иренең сугышта хәбәрсез югалу хәбәре килгәч, Гәүһәрлеҗинан яңа туган баласын кулына тота, икенчесен озын сөлге белән аркасына аса, иң олысын җитәкләп, туган ягына юл тота. Атлы-җәяүле, мең михнәтләр аша, ачка тилмерә-тилмерә, үз ягына кайтып егыла.

Нишлисең, тормыш дәвам итә. Ачлык-ялангачлык, сугыш афәте, ятимлек ачысы гына җитмәгән, икенче баласын югалту хәсрәте белән сыный язмыш Гәүһәрлеҗинанны. Балаларымны кычыткан ашы белән сыйлыйм дип йөргән ана, теле яңа гына ачылып килүче Финирасының кайнар аш казаны янына килеп басуын абайламый кала шул… Әннә, мәм-мәм дигән тавышка борылганда инде сабый ашка капланган була. Үзе дә балачакта пешү газабын татыган ананың бу минутларда ниләр кичергәнен язып тору кирәк тә түгелдер. Сабый тилмереп дөнья куя. Аңа карап үзәге өтәләнгән Гәүһәрлеҗинан ярты картая. Баласын җирләгән көнне дә эшкә барырга мәҗбүр итәләр мескен хатынны. Бер бабай белән бары бер малай җирли сабыйны.

Гәүһәрлеҗинан күп авырлыклар күрүгә карамастан сынмый, сыгылмый калырга үзендә көч тапкан батыр йөрәкле хатын. Ул бөтен гомере буена Азнакай шәһәре военкоматына рәхмәт укый. Сугыш елларында паек биреп, балаларымны ачлыктан йолып алып калдылар, ди ул. Ике кызын тәрбияләп, санлы-күзле итә. Бар гомерен балаларына, тырыш хезмәткә багышлый ул. Күп еллар Уразай авылында сарык фермасында эшли. Кайда гына эшләргә туры килсә дә, бер эштән дә тайчынмый. Соңгы көннәренә кадәр кияве Яшәр, кызы Мәмдүрә белән гомер итә. Ә кызы Гөлфирәне Бүләк авылы егете Миргасимгә кияүгә бирә. 2001нче елда Гәүһәрлеҗинан әби вафат була. 11 айдан кызы Мәмдүрә бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә кызы Гөлфирә генә исән-сау.

Урысча бер авыз сүз белмәгән килеш, дөньялар гизгән батыр йөрәкле курку белмәс кыю татар кызы Гәүһәрлеҗинанның тормыш юлы олы тарихка тиң. Иренең рухына тугры калып, балаларына үрнәк әни булып, үз исемен мәңгеләштергән чып-чын татар хатыны ул!

(Авылдашым Гөлфирә апа Шакирова сөйләгәннәргә нигезләнеп язылды.)

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА.

Азнакай шәһәре.

Комментарии