- 18.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №2 (13 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Моннан кырык ел элек язмыш мине Фәнзаман Баттал белән очраштырды.
Туган авылым Тупачта (Минзәлә районы) берничә ел укытучы булып эшләгәч, яшьләр шәһәре Түбән Камага күченеп киттем. Зур төзелеш оешмасы «Камколхозстрой»да комсомол оешмасы секретаре булып эшли башладым. Фәнзаман бу оешмада чыга торган газета редакторы иде. Башлангыч чорда да аның ярдәме һәрьяклап миңа зур булды. Аның тирән логик фикерләве, сатира, юморы, туры сүзле булуы күзгә ташланды. Бераздан шәһәрнең сәнгать оешмасы вәкилләре, «Яшьлек» ансамбле коллективы белән таныштырды. Ул шәһәр үзәк ял паркында директор булып эшләгәндә дә, гомумән, 80нче еллар азагына кадәр тыгыз элемтәдә тордык. Кайбер язучылар белән дә таныштырды. Бигрәк тә язучы Кадыйр Сибгатуллинның «Яшәү матур, матур итеп яши белсәң» дигән сүзләре гомерлеккә хәтеремә кереп калды.
Аннан язмыш мине Менделеев районының Ижау авылына алып китте. Җитәкчелек эшләрендә дә, укытучы булып та эшләдем. Табигатьнең иң гүзәл урынына урнашкан авылда гаиләм белән яшәвемә чирек гасырдан артык вакыт үтеп тә киткән. Моннан шактый еллар элек, авылда урнашкан данлыклы шифаханәгә бер төркем иҗат кешеләре белән чыгышлар ясарга килгәч, яшәгән урыныбызны күреп хәл белергә дә онытмады Фәнзаман ага. Минем үземә берничә мәртәбә мәркәзебезнең Декабристлар урамындагы тыйнак кына фатирында да булырга туры килде, хәтта бер тапкыр Татарстан радиосыннан чыгыш ясар өчен әзерләнергә дә булышты.
Фәнзаман ага туры сүзле, гадел булды. Ялган-ялагайлыкны өнәмәде. Җәмгыятебездәге җитешсезлекләрне тәнкыйтьләп, үзенең фикерен курыкмыйча әйтте һәм язды. Сатира, юмор аның хоббие иде. Турысын әйткән – туганына ярамаган кебек, республикабыз җитәкчелеге аңа карата төрле дан, шөһрәтле исемнәргә саран булды. Хәер, ул аңа кирәкми дә иде. Аны халык – үз укучысы яратты, хөрмәт итте…
Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН.
Менделеев районы, Ижау авылы.

Комментарии